Сугыш ветераны Чишмәбаш авылыннан Габделвахит Шәмсетдинов: 8 майда Германиянең Штральзунд шәһәренә барып җиттек
Габделвахит абый 1950 елда демобилизацияләнә һәм туган авылына кайта.
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы якынлаша. Безнең белән әлеге олы бәйрәмне районыбызда исән-сау калган бердәнбер сугыш ветераны, Чишмәбаш авылыннан Габделвахит Шәмсетдинов каршылый.
Ел артыннан еллар уза, тарихи вакыйгалар артта кала, аларның шаһитлары булганнарның да сафлары көннән-көн сирәгәя бара. Бүгенге көндә исән-сау булган бердәнбер сугыш ветераны Габделвахит Шәмсетдинов кызы Заһидә апа янында Түбән Камада яши, балалары, оныкларының яхшы тәрбиясендә тыныч картлык кичерә.
Истәлекле дата уңаеннан район башлыгы Сергей Димитриев, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина, район ветераннар Советы җитәкчесе Валентин Ивановлар, Түбән Кама шәһәренә барып, Габделвахит Шәмсетдиновның хәлен белделәр, аңа изге теләкләрен ирештерделәр. Ветеранга «Бөек Җиңүнең 80 еллыгы» юбилей медале, истәлек бүләге тапшырылды һәм «Кукмара районының мактаулы гражданины» исеме бирелде.
Габделвахит Шәмсетдин улы 1926 елның 8 гыйнварында Чишмәбаш авылында дөньяга килә. 1941 елда җидееллык Зур Сәрдек мәктәбен тәмамлый. Бөек Ватан сугышының беренче елларында колхозда эшли.
1943 елның ноябрь аенда Кызыл Армиягә алына. Икенче Белоруссия фронтының 65нче армиясе артиллеристы булып хезмәт итә. Аңа элемтәче булырга да туры килә. Белоруссияне, Польшаны, Германияне немецлардан азат итүдә катнаша. Җиңү көнен Германиядә каршылый.
99 яшен тутырган ветеран бүген дә көр, ачык күңелле, хәтере дә яхшы. Бөек Җиңүгә илткән юлда күргәннәре турында менә ниләр сөйли ветеран:
«1943 елның ноябрь аена кадәр мин колхозда эшләдем. Без авылда 1926 елгы 11 малай идек. 6 ноябрь көнне кич чыксам, яшьтәшләремә повестка килгән, ә миңа юк. Кайтып яткан идем, ишек шакыйлар. Чыксам, укытучы Закирә, Әнвәр апалар килгән. «Сиңа повестка бар, 7се көнне китәргә кирәк», — диләр. Абый артельдә эшли иде, икенче көнне иртүк тордым да аның янына йөгердем. Мәҗлесләр булмады, абый мине туры вокзалга илтте, без Кукмарадан 5 малай киттек. Поезд Казанга да туктап тормады, Бөгелмә станциясендә ашатканнары хәтердә, кайда барганны да белмәдек. Ульяновск өлкәсенең «Барыш» станциясендә төшерделәр. Кич иде бу. Капчыкларыбызны күтәреп, Измайловка дигән поселокка 20 чакрым җәяүләп кердек. Клубта җыелыш булды, ул тәмамланганда, таң атып килә иде инде. Шуннан соң баракка карантинга урнаштырдылар. Бер атна торган идек, безне бет басты. Бер малай 40 бет үтердем, диде, ул күлмәген яндырды. Аннары мунча керендерделәр, киемнәр бирделәр. Авылдан әни биргән гимнастерканы киеп киткән идем, шуны базарга алып чыгып, 30 сумга саттым. Шуңа 3 бәрәңге коймагы алып ашадым. Караватлар юк иде, катлы-катлы нарларда йокладык. Иртән шуннан әзерләнеп төшеп җитәргә 5 минут вакыт бирәләр, соңга калсаң, идән юдыралар. Аякларда исә икешәр метрлы чолгаулар белән ботинка иде. Юынырга кулъюгыч юк, иртә белән майкадан гына урамга чыгып, физкультура ясыйсы, аннан елгада юынасы. Бер малай, юынган вакытта өянәге булып, суга капланды, шуннан соң гаражга юынгыч куйдылар. Кыш көне иде бу. Ашханәгә эшкә барган көнне тамак туя, калган вакытта ашау вакыты җиткәнен түземсезлек белән көтә идек. Савыт-саба юган суларны урамдагы бер мичкәгә тутыралар иде, бер яшь кенә хатынның шуны сөзеп ашаганы истә, ачлык менә нишләтә иде... Без анда 6 ай укыдык, аңа кадәр хатын-кызлар укыган булган. Шуннан соң Тамбов өлкәсенә җибәрделәр. Мин 7 сыйныфны яңа тәмамлаган малай бит. Һади Такташның Тамбов урманнары турындагы шигыре искә төште, әйтерсең, ул аны шушында язган. Мәскәүне машиналарда уздык, ут яндырырга ярамый иде. Аннан тагын поезд белән киттек. Гомельне алган көнне фронтның алгы сызыгына барып җиттек. Бер үзәндә 3 сәгать тирәсе йоклагач, без — өч малайны снарядлар төяргә алдылар һәм алгы сызыкка керергә, диделәр. Белоруссиядә сазлыклы җирләр иде. Аны үтү өчен киртәләр тезгәннәр, машина шуның өстеннән бара. Кырыйларда ат, кеше үләксәләре... андагы искә чыдарлык түгел.
Урман эчендә солдатлар белән очраштык, каян килдең дип сораштылар. Кукмарадан, дигәч, Купкадан бер кеше белән таныштык, мин аның икетуганы Дәүләтшин фамилияле белән бергә укыган идем. Исән-сау кайткан ул, Кукмарада яшәгән, аны күргәнем булмады, бәлки күреп тә танымаганмындыр. Төнлә барабыз, көндез ял итәбез. Минскига җитәргә 50 чакрым кала фонарьлар аскан немец самолеты килеп чыгып, пулеметтан ут яңгыры яудырды, шуннан да исән калдык бит. Үлүчеләр турында әйтүче булмады, без урман кырыена кереп яттык. Аннары тагын юлны дәвам иттек. Слуцк шәһәре булганмы, бик хәтердә калмаган, шул тирәдә урман эчендә торганда, безне бер лейтенант килеп алды. 60 егетне тезеп бастырдылар, ул җиде кешене сайлады да үзе белән алып китте.
Күпмедер баргач, безне бер машина янында калдырып китте. Старшина каршыбызга бер савыт ипи чыгарып куйды да «ашагыз», диде. Без бит коры паек ашап килгән малайлар! Ул бер савыт ипи әле дә күз алдында. Мине ашыгыч хезмәт машинасына ярдәмче итеп билгеләделәр. Анда бер ай йөргәч, алгы сызыкка снаряд ташырга куйдылар. Ул снаряд 60 килограмм булса, мин — 50 килограммлы. Аны ничек күтәргәнмендер?! Польшаның Нарев елгасы янында безнекеләр бик нык һөҗүмгә әзерләнделәр, әмма немецлар беренчерәк ташланды. Ул көнне безнекеләр 5-6 чакрым алга күчә алдылар. Шунда беренче тапкыр немецны күрдем, минем кебек бер яшь малай әсирлеккә төшкән иде. Елганың икенче ягына чыккач, мине элемтәче итеп күчерделәр. 1945 елның 14 гыйнварында бик көчле һөҗүм булды. Без, элемтә өзелмәсен өчен, линияне сакладык. Нәкъ кичке сәгать алтыда "Катюша«дан сигнал килде. Бөтен артиллерия минометтан ата: бар җир төтен, томан эчендә. Монда үлеп калсаң, кем белә инде мине дип уйладым, чөнки медальоннарыбыз да юк иде. Бервакыт линиябез өзелде, ярты чакрым тирәсе йөгереп барып эзләп таптым. Чыбыклар үрмәкүч оясы шикелле иде, әле үземнекен табып ялгарга да кирәк бит, ә әйләнә-тирәдә снарядлар шартлый, әмма әҗәл җитмәгән. Ул көнне әллә ни алга китмәдек, икенче көнне яңадан бүген генә сугыш башланган шикелле көчле бәрелеш булды. 17 гыйнварда Варшаваны азат иттеләр. Сугыша-сугыша, Одер елгасына килеп җиттек. Ул бик киң иде, чыга башлагач, немец самолеты килеп бомбага тотты. Аннан да исән калдык. Шулай итеп, 8 майда Штральзунд шәһәренә барып җиттек. Бер сарайга кереп йокладык, иртә белән торып чыксак, сугыш беткән, диделәр. И-и, андагы сөенеч, әмма аннары да үлүчеләр булды. Шуннан соң безне Штральзундтан 20 чакрым читтә, урман эченә лагерь төзергә билгеләделәр. Анда 1-2 ай хезмәт иттек. Шунда бүләкләүләр дә булды, бригада командиры «Варшаваны азат иткән өчен», «Германияне җиңгән өчен» медальләре, Кызыл Йолдыз ордены тапшырды. Алга таба безне Польшадагы Кутузов һәлак булган Болеславец шәһәренә күчерделәр. Анда аның музее да бар иде. Өлкәннәрне туган йортларына кайтардылар, ә безне яңадан Германиягә җибәрделәр. Шунда шофер булып хезмәт иттем«, — дип сөйләде ветеран.
Габделвахит абый 1950 елда демобилизацияләнә һәм туган авылына кайта. 37 ел буена «Коммунизмга» колхозында комбайнчы булып эшли. Шулай ук ул «Хезмәт даны» газетасының актив хәбәрчесе була.
— Армиягә алынгач, шоферлыкка укыдым, 4нче танк армиясендә полковникны йөрттем. Ул миңа: «Сиңа киңәшем: партиягә кер, хезмәт үтәп кайткач кирәге чыгар», — диде. «Юк, миңа партиягә керергә әти рөхсәт итмәде, аның сүзеннән чыкмыйм», — дип җавап бирдем. Туган якка кайткач, эш эзләп, район Башкарма комитетына кергән идем, мине "Артель Сталь«га җибәрделәр. Ә анда Казаннан килгән кеше бар иде. Ул син комсомолмы, партиялеме дип сорады. Мин юк, дигәч, безгә андый кеше кирәк түгел дип чыгарып җибәрде. Шул вакытта полковникның сүзе искә төште. Шуннан соң Шәмәрдәндәге авточастька эшкә кердем, әмма кайтып йөрергә ерак иде. Очраша торган кызым да бар, өйләнергә кирәк. МТСка кайтыйм әле дип уйладым. Ул вакытта директор Вәлиев иде. Комбайннар кайтырга тиеш, диде. Әмма юк та юк. Шул вакыт күрше Олыяз авылыннан трактор бригадиры Нургали Тимергалиев үзе янына чакырды. Бер ай тракторда эшләдем, аннары комбайннар кайткач, шунда киттем. 37 ел комбайнчы булып хезмәт куйдым, шул елда күпме ярдәмчем булгандыр! Шунысы хәтердә: Купка басуында эшләгәндә колхоз рәисе Камил Шакиров килде, бер гектардан күпме центнер ашлык чыга, ди. Мин бункерга карап чамаладым да гектарыннан 36 центнер чыга дип җавап бирдем. Нәкъ шулай булды бит! Хәзер шуларның барысын искә алам, — диде ветеран, хатирәләрен яңартып.
Күпьеллык намуслы хезмәте өчен 1985 елда «Татарстан Республикасының атказанган механизаторы» дигән мактаулы исем бирелә. 2018 елда республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов Габделвахит Шәмсетдиновка «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медален тапшыра.
Габделвахит абый тормыш иптәше Шакирә апа белән 50 елдан артык бергә гомер итәләр. Шакирә апа Чишмәбаш башлангыч мәктәбендә укытучы булып эшли, 2006 елда вафат була. Алар 2 малай һәм 1 кыз тәрбияләп үстерәләр. Олы уллары Заһит Зур Сәрдек гимназиясендә география укытучысы булып хезмәт куя, бүгенге көндә ул мәрхүм инде. Икенче уллары Замил — табиб. Кызлары Заһидә Түбән Кама шәһәрендә тәрбияче булып эшләп лаеклы ялга чыга.
— Мине онытмыйча, ерак араларны якын итеп килгәнегез өчен рәхмәтемне белдерәм, Аллаһы Тәгалә үзегезне олыласын. Ялгыз калганыма 19 ел, алай яшәргә язмасын, Ходай сезгә тигез, матур гомер бирсен, — диде якташыбыз, изге теләкләрен ирештереп.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев