Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Социаль контракт: яңа кагыйдәләр

Бу турыда тулырак итеп, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиева сөйләде. 

Социаль контракт - ул авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә һәм ялгыз яшәүче гражданнарга дәүләт ярдәме. Бу механизм түләүләрне генә түгел, ә авырлыкларны җиңеп чыгу һәм керем дәрәҗәсен арттыру, шулай ук һәр этапта ярдәм итүне күздә тота. Эшсез калган һәм эшкә урнашуда кыенлыклар кичерүче гражданнарга ярдәм итү өчен, 2022 елда социаль контракт программасы киңәйтелде. Бу турыда безгә тулырак итеп, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиева сөйләде. 

 - Светлана Валентиновна, социаль контракт гражданнарга ничек булыша, һәм аны кемнәр төзи ала?

- Социаль контракт ярдәмендә гражданнар эш таба, үз эшен ача, шәхси ярдәмче хуҗалыгын үстерә, катлаулы тормыш хәлен җиңеп чыга ала. Аны җан башына уртача кереме төбәктә билгеләнгән яшәү минимумыннан түбәнрәк булган кешеләр төзергә хокуклы. Җан башына уртача керем соңгы 3 айныкыннан чыгып исәпләнә. Гаиләнең бер әгъзасына туры килгән керем гади формула буенча исәпләнә: гаиләнең гомуми кереме алына, башта өч айга, аннары гаилә әгъзаларының санына бүленә.
 
- Социаль контракт төзегән очракта эшсез гражданнар өчен нәрсә үзгәрәчәк?

- 1 марттан соң эшен  югалтып, эшсез дип танылган гаилә әгъзасының хезмәт керемнәре гаилә керемен исәпләгәндә игътибарга алынмаячак. Ә бу гражданнар социаль контрактны эш эзләү, шәхси эшмәкәрлек эшчәнлеге, шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен төзи ала.
 
- Бу вакытта эшсез кешеләрдә шундый сорау туарга мөмкин: социаль контрактның финанс өлеше булгач, алар мәшгульлек үзәкләре аша алына торган пособиедән мәхрүм калмасмы?

- Шуңа бәйле рәвештә аерым билгеләп үтәсем килә: социаль контракт ул эшсез гражданга мәшгульлек үзәкләре күрсәтә торган ярдәмне алыштыру түгел, ә аңа өстәмә булып тора. Социаль контракт төзү эшсезлек буенча пособие түләүне юкка чыгармый. Ул аз керемле гражданнарга эш эзләүдә өстәмә ярдәм, вакансияләр эзләгән вакытта социаль хезмәт күрсәтү комплексы һәм матди ярдәм булып тора, үз эшеңне булдырырга яки шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерергә дә мөмкинлек бирә.
 
- Ә социаль контракт төзесәң, балаларга пособие бирүдән баш тартмаслармы?

- Юк, балалар өчен түләүләр билгеләгән вакытта мохтаҗлыкны исәпләгәндә социаль контракт игътибарга алынмый.
 
- Социаль контракт төзү өчен кая мөрәҗәгать итәсе?

- Документларны Кукмара шәһәре, Ворошилов урамы, 44нче йорт адресы буенча социаль яклау бүлегенә тапшырасы була. Белешмәләр өчен телефоннар: 8(84364) 28476, 8(84364) 26465.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев