Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Сораштыру: Кукмаралылар Гашыйклар көнен билгеләп үтәме?

Бу көнне мәктәпләрдә укучылар арасында матур открыткалар «йөри», гашыйк парлар бер-берсенә мәхәббәтләрен белдереп бүләкләр бирә. Райондашларыбыз әлеге бәйрәмне билгеләп үтәме, нинди истәлек бүләкләре бирешәләр икән? Сораштыруыбыз шул хакта.

Бүген 14 февраль – «Гашыйклар көне». Интернеттан алынган мәгълүматларга караганда, ул мәхәббәттән газапланучы изге Валентин хөрмәтенә шулай аталган. Күп еллар элек Валентин исемендәге христиан рухание тыелган никахлашу йоласын башкарган һәм 14 февральдә җәзаланган, шуннан бирле ул гашыйкларның яклаучысы булып кереп калган. Әлеге бәйрәм безнең якларга да килеп җиткән. Бу көнне мәктәпләрдә укучылар арасында матур открыткалар «йөри», гашыйк парлар бер-берсенә мәхәббәтләрен белдереп бүләкләр бирә. Райондашларыбыз әлеге бәйрәмне билгеләп үтәме, нинди истәлек бүләкләре бирешәләр икән? Сораштыруыбыз шул хакта.

Эльмир ХАҖИЕВ, Кукмара:

- Мәхәббәт ул – тормышта иң мөһим, иң матур хисләрнең берседер, дип уйлыйм. Ә гашыйк булу - бик серле, рәхәт халәт. Бу тормышта һәр кеше бәхетле булырга лаек, моның өчен, әлбәттә, яныңда ышанычлы, сине аңлый торган кеше булырга тиеш. Әлеге бәйрәм яшьләргә чынбарлыктагы хисләрен ныгытыр һәм аңлар өчен кирәк булса, өлкәннәргә ул элеккегеләрен сагынып искә алырга бер сәбәп булып тора.
 


Илзирә ГАЛИМБИКОВА, Адай-Казан:

- Төрле истәлекле даталар, бәйрәмнәр яшәешебезне бераз матурландырып җибәрү өчен бик кирәк. Аеруча, очрашып йөрүче егет-кызларга Гашыйклар көнендә күңелледер, дип уйлыйм. Танышларыбыз арасында әлеге бәйрәмне билгеләп үтә, бүләкләр бирешә торган гаиләләр бар. Ирем Рәдиф белән  без дә очрашып йөргән вакытта бер бәйрәмне дә игътибарсыз калдырмадык, бигрәк тә үзем мондый даталарны күз уңыннан ычкындырмый идем, Гашыйклар көнен дә бәйрәм иттек, бүләкләр дә бирештек. Өйләнешеп, тормыш көтә башлагач, бу бәйрәмгә игътибар кимеде. Әлеге дата тормыш иптәшемнең ял көненә туры килгән очракта, суши-роллы кебек тәм-томнарга заказ биреп, үзебезгә күңелле ял ясап алабыз.
 


Зөлфия МӨХӘММӘТДИНОВА, Чуллы:

- Бу бәйрәм бигрәк тә яшьләр, мәктәп укучылары арасында популяр. Мин хәзерге вакытта декрет ялында, ә мәктәптә сыйныф җитәкчесе булып эшләгәндә укучыларым белән 14 февральне күңелле итеп үткәрергә тырыша идек. Бәйрәмгә кадәр бер атна тирәсе алдан коридорга махсус тартма элеп куеп, укучылар анда, бер-берсенә атап, матур открыткалар сала иде. 14 февраль көнне исә бу серле тартманы ачып, сәлам хатларын өләшәләр. Әлеге бәйрәм яшьләр арасында бер-берсенә карата игътибарны арттыру, самими хисләр уяту өчен кирәк. Үзебезнең гаиләдә аны зурлап билгеләп үтмәсәк тә, искә алабыз, истәлек бүләкләре дә бирешәбез, тормыш иптәшем тере чәчәкләр белән сөендерә.
 


Илназ ГАБИДУЛЛИН, Вахит-Казан:

- Мин Гашыйклар көнен зур бәйрәм дип атарга да, аны календарьдан сызып атырга да теләмим. Бер-береңә карата сөюне, мәхәббәтне тагын да аерып күрсәтү, яраткан кешеңә игътибар белдерү өчен бер сәбәп барлыкка килгән икән, нишләп әле аннан файдаланмаска?! Гашыйклар көнен аеруча мәктәп елларында билгеләп үтә идек. Ялгышмасам, ул вакытта төрле чаралар да оештырыла, «валентинка»лар бирешә идек. Хәзерге вакытта да тормыш иптәшем белән бер-беребезгә бүләкләр бирешәбез. Улыбыз туганчы романтик киноларга йөри идек. Хәзер исә Гашыйклар көне гаилә бәйрәме кебек, аны барыбыз бергә уздырабыз.

Фото: шәхси архивтан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев