Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Солдат тормышы: армиядә булган райондашларыбыз хатирәләре белән уртаклашты

Сүзебез – армиядә булган, хәтергә сеңеп калган вакыйгалар турында.

Ильяс (фамилиясен әйтергә теләмәде):​

- Армиягә алынгач та, Ростов өлкәсендә плацта басып торабыз. Командирлар арагызда комбайнда эшләүчеләр бармы, булса, бер адым алга, диделәр. Авыл малайлары күп иде, чыктылар. Ә мин комбайн йөртә белсәм дә, монда ниндидер “этлек” бар, солдатларны кем ноябрь аенда басуга эшкә җибәрә инде дип, тукталып калдым. Нәтиҗәдә егетләрнең кулларына капчык тоттырдылар да плацтан, тәмәке тарту урыныннан тәмәке төпчекләрен җыярга куштылар. Германиядә хезмәт иткәндә сержант буларак солдатларны ату урынына алып бара идем. Гранатометчы молдаван егете кайтыр вакытым җитә, бер тапкыр булса да автоматтан атып карыйм әле дип үтенде. Үзбәк малаеның автоматын алып бирдем. Коралны кире тапшырганда карыйбыз, гранатометның төнге прицелы юк. Рота командиры иртәнгә прицел урынында булсын, диде. Сәгать 4тә торып, җиде чакрым ераклыктагы ату урынына киттем. Маршрутны беләм, үзебезнең барган сукмактан атлыйм. Бер бардым - юк. Кире килгәндә карыйм, окоп кырыенда ята. Берничек тә төшеп калырга тиешле әйбер түгел, бармак белән генә ычкындырып була аны. Үзбәк егетенең үчләнүе булып чыкты. Германиядә болай да дымлы һава, иртәнге чык белән бөтен җирем юешләнеп кайтып кердем ротага, әмма тиешле сәгатьтә өлгердем.

Илдар ГАБДРАХМАНОВ, Кукмара:

- Владивосток шәһәрендәге һава көчләре гаскәрләрендә 2010-2011 елларда хезмәт иттем. “Урал” машинасын йөртә идем. Бервакыт частька тикшерү килде. Хәрби машиналарны территориядән чыгарырга тиеш идек без. Батальон командиры миннән башка чыкма, диде, ә икенчесе, часть командиры, машина белән чыгарга кушты. Анысы югарырак чинда бит, тыңладым. Тиешле җиргә барып җиткәндә, арттан берәү йөгерә, батальон командиры булып чыкты ул. Килеп тә җитте: “Кем синең командирың, минме – улмы?!” - дип ачуланып, кабинадан йолкып алып, берне ямап, ​ җиргә тотып та атты. Сузылып яттым. Менә шулай да булгалый ул хезмәт иткәндә.​

Валериан ВУКОЛОВ, Янил:

- Германиядә авиация полкында элемтәче булып ​ ике ел ярым хезмәт иткәндә 1968 елда берничә ай Чехословакия урманнарында булырга туры килде. Юынырга урын юк. Сугыш вакытыннан калган бомба чокырлары бар иде, Саба районының Чәбия Чүрчи авылыннан Юрий Дәүләтшин исемле бер солдат белән, шушы чокырга мич чыгарып, мунча ясадык. Чехлар башта бит юарга да 10 көнләп су бирмәделәр, ә аннан соң канистрларны мич кырыена тезеп куеп, җылы су белән юындык. Бер яхшы күңелле капитан бар иде, өстенә зур палатка корыгыз, диде. Офицерлар үзләре дә килеп юындылар, мичне дә зуррак итеп чыгардык. Урманнар бик чиста, гөмбә күп иде. Бервакыт шуларны кыздырыр өчен ​ чистартып утырганда, яныма техник киемдәге өлкәнрәк яшьтәге бер абый, килеп: “Гөмбә ашап агулана күрмәгез”, - диде. Ә мин аңа погоннары булмагач, кирәк булса да ​ “честь” биреп тә тормадым. ​ Икенче көнне волейбол мәйданчыгына барсам, бу кеше Советлар Союзы Герое, генерал-майор булып чыкты.​

Сәлим НӘКЫЙПОВ, Зур Кукмара:

- Балыклыдан Газинур Шәмсетдинов белән икебез дә бер елны, бер үк көнне Кукмарада туганбыз һәм бер ротада хезмәт иттек. Новосибирск шәһәрендә яшь сугышчы курслары үткәндә төрле роталарга бүлделәр. Спортчылар иң текәсенә – янгын сүндерү ротасына алына иде. Бүлү алдыннан мичман: “Футбол уйный белүчеләр бармы?” - дип сорады. Шәһәр малайлары мин, мин дип, үзләрен күрсәткәндә спорт мәктәпләрендә укыганнардыр, болар көчле егетләр инде дип, мин чыкмадым. Озак та үтмәде 23 февраль уңаеннан кар өстендә футбол турниры булды. Без әлеге ротаны җиңдек, мин дә шактый гол керттем. Әлеге мичман үз ротасына килмәвенә канәгатьсезлеген дә белдерде. Шуннан соң ике ел дәвамында эстафетада да гел минем белән рәттән басып, ярышып йөгерде ул. Урманда каравылда торганда урман бете күп иде. Гел бер-беребезне кепкадан башлап тикшердек. Берсендә миннән 17 урман бете алдылар. Хәтерлисезме: Нократ Аланында бер ир-ат, гаражда баз казып, икеме-өчме хатын-кызны ябылуда тоткан иде. Бервакыт телевизордан шуны күрсәттеләр. Күңелсез тапшыру булса да, туган якларны, үзебез ​ Нократ Аланына төшкәндә үтеп йөргән гаражларны күргәч, күңелгә барыбер рәхәт булып китте. ​

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев