Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Софья Филиппова - Яниль авылының олы йөрәкле фельдшеры

Лаеклы ялга чыккач та, Соня апа өендә бер генә көн дә ял итмәде.

Янил авылында гомер иткән Софья апа Филиппованы белүчеләр, якын-тирә авылларда яшәүчеләр алдаларга юл куймас, ул, чынлап та, профессор гыйлеменә ия булган фельдшер, үзебезнең кадерле Соня апабыз иде. 

Әти сөйли: “Берсендә, бала чагыңда, син нык кына авырып киттең дә, Соня апаны чакырдык. Төнгә каршы вакыт иде ул, Соня апа сиңа укол ясады, бер минут та яныңнан кузгалмыйча, иртәнге сәгать 4кә кадәр утырды. Валера, сез ятыгыз, йоклагыз, баланың температурасы төшмичә, мин барыбер китмим. Син аннары мине су буе тирәсеннән генә озатып куярсың, анда этләр чыгудан куркам, диде. Соня апаны өенә кадәр илтеп куйдым”. 

Әнә шулай минем генә түгел, һәр баланың, олы кешенең “кризис” вакыты үтмичә, үз “пост”ын калдырып китми иде Соня апа. Ә инде кичтән авырып калучының иртә белән медпунктына барганчы кереп хәлен белешеп чыгу, авыручыларның өйләренә йөреп, иртәнге уколны ясау аның өчен гадәти иде. 
 
Чыгышы белән кенәз нәселеннән булган, нәзакәтле, зыялы, игътибарлы, кешелекле Софья Верхорубова 1928 елны Свердловск өлкәсенең Кушва шәһәрендә унынчы бала булып туа, унберенче балаларын әти-әнисе уллыкка ала. Сугыш башлангач, 13 яшьлек Соня госпитальдә эшләүче әнисе янына булышырга килә: яралыларны караша, канлы марляларны юып, киптереп, солдатлар өчен әзерли. Ни кызганыч, бозылган консерва ашап, озак та үтми әниләре үлеп китә, әтиләре дә сугыштан кайткач вафат була. Ятим калган Соня Казандагы бер дәваханәдә гинекология буенча бүлек мөдире булып эшләүче Зинаида апасы янына китә. Ике атна буе товар поездында Казанга килгән, юлда бетләп беткән, 17 яшьлек ач сеңлесен табибә үз канаты астына ала, укырга керергә ярдәм итә. Һәм медицина техникумын кызыл дипломга тәмамлаган, балачактан ук бу өлкәне яраткан Софьяны 1948 елда районыбызның Ядегәр участок дәваханәсенә юллама белән эшкә җибәрәләр. (Ире сугышта вафат булган Зинаида апасын, олыгайгач, сеңлесе Янилгә алып кайтып тәрбияли, Урал якларында яшәгән Зоя апалары да Янил зиратына җирләнгән. Язмыш, диген, өч бертуган кызның мәңгелек йортлары хәзер бу авылда.) 
 
Ядегәр дәваханәсенең көчле кадрлар белән гөрләп эшләп торган чагы: күрше-тирәдә нинди авыл бар – Сабанчино, Пчеловод, Янил, Түбән һәм Югары Шәмәрдән, Лельвиж, Вахит якларында яшәүчеләрнең барысы да бирегә дәваланырга йөри. 20 яшьлек Софья исә бала тудыру бүлегенә фельдшер-акушер булып урнаша. Ачык, ярдәмчел рус кызын биредә шунда ук үз итәләр. Әмма татар телен аңламау гына сөйләшкәндә беренче мәлдә бераз кыенлыклар тудыра. 

– Минем әтием Герман да бабай ягыннан рус милләтеннән иде. Бөек Ватан сугышында катнашып, японнарга каршы көрәшеп, 1947 елда гына авылга кайта ул, – ди кызлары Юлия, әти-әнисе белән таныштыруны дәвам итеп. – Әти сугышта радист булганлыктан, кайтуга аны Янилдәге почтага җитәкче итеп куялар. Бер сүз татарча аңламаган әнинең әти белән үз итеп аралаша башлавы мәхәббәткә әверелә, берәр елдан гаилә коралар, 1949 елда уллары – абыем Юрий туа. 
 
Хәтерлим: без үскәндә дә бар иде әле: Янил почтасында озак еллар дәвамында элемтә узелы эшләде. Хатыны авырлы дип тормыйлар, элемтәне тоташтырганда мөһим сөйләшүне тыңладың дип, 1948 елда Герман Филипповны халык дошманы буларак кулга алалар. Үзен күпме генә акларга тырышып, әлеге гәепләүне кире какса да, 1953 елга кадәр сак астында була фронтовик. Соңыннан репрессияләнә. Ә бу вакытта Софья Филиппова улын үстерә, шул арада юлсызлыктан интегә-интегә, Ядегәргә эшкә йөри, өйләрендә, юлда, дәваханәдә әниләргә балаларын тудырырга ярдәм итә. “Әнинең хәтере искиткеч: үзе эшләгән чорда кайсы көнне бу бала ничек туган, ничек итеп әнисенә бәбәйләргә ярдәм иткән, барысын да хәтерли иде, – ди Юлия апа. – Әни фельдшер булып эшләгән чорда бер генә тапкыр да бала үлү очрагы булмады. Хәер, булган ул, әмма аның гаебе белән түгел, гәрчә, моның өчен шелтә аңа белдерелсә дә, әни акланып йөрмәде. Тик әлеге сабыйның үлемен бик авыр кичерде, шуны гомере буе әйтте”.
Көне-төне халык сәламәтлеге сагында тору, Ядегәрдән Янил медпунктына күчкәч, анда, өйдә дә, авыруның үзе янына барып та медицина ярдәме күрсәтү, моннан тыш, мәктәптә, училищеда атнага бер тапкыр укучыларны медицина фәненнән укыту, ындыр табакларында, механизаторлар янына басу-кырларга чыгып, лекцияләр уку, һәр пәнҗешәмбе саен колхоз буенча авыручылар турында хисап җыеп, картотеканы тутыру, Кукмарага җыелышларга йөрү, кыскасы, үз хезмәтеннән тыш бетмәс-төкәнмәс башка төрле эшләрнең барысын да чын күңелен биреп, ял да күрмичә башкару эзсез калмый: Софья Федоровнада көннәрдән беркөнне яман чир табыла. 
 
Апрель ае, 1977 ел, инде 30 ел дәвамында никадәр кешене дәвалаган, үлемнән алып калган, дөньяга килергә ярдәм иткән, беркайчан беркемне дә ишек бусагасыннан кире бормаган Соняның үзенә хәзер ярдәм кирәк. Дүртенче стадия! Алты ай Казан дәваханәсендә булганнан соң, профессор аны: “Сездән, коллега буларак, мин берни дә яшермим, хәзер барысы да үзегездән тора. Үз-үзегезгә ышаныгыз, хәрәкәтләнегез, йөри алмасагыз – үрмәләгез, ит түгел, ә эремчек, кәбестә еш ашагыз, гомумән, баш миегездән әлеге мәгълүматны чыгарып атыгыз, аны “сүндереп куегыз”, – ди. Икенче төркем инвалид исеме алып, авылдашым Янилгә кайтып китә. Нәкъ менә шул вакытларда, ул Казанда дәвалану алган чорда, алда әйтеп үткән сабый югары температурадан вафат була да инде. 

– Әниегез бик авыр хәлдә, үлә дип, Казаннан телеграмма килгән көнне 10 сыйныфта химия фәненнән имтиханым иде, – ди Юлия апа Мусаева. – Үләргә дип, өенә кайтарылган, шушы айлар эчендә чәче ап-ак булган, эчке органнары таш кебек катыланган әни профессорның сүзен тыңлады. Оптимист иде бит ул, мин нәрсәгә әле бу якты дөньяны ташлап китәргә тиеш, яшим мин дип, үзенә сүз биреп, әле тагын 28 ел гомер итте. 77 яше тулгач вафат булды. Иртә китте әни, 70 яшенә кадәр эшләде бит әле ул! Әле яши иде: оча сөяген сындыргач, Кукмара табибларына үзе үк бу диагнозны әйтсә дә ышанмадылар, Казанга да юллама бирмәделәр, нәтиҗәдә урын өстенә калды. Бер елдан китәсен белеп яшәде.
 

Лаеклы ялга чыккач та, Соня апа өендә бер генә көн дә ял итмәде. Каршы урамда гына яшәүче күршесе Альфред абый Абаев аңа: “Софья Федоровна, лаеклы ялга китсәгез дә, барыбер сезгә киләләр, хәтта төнлә дә капкагыз ябылмый бит, әйдәгез, эшкә чыгыгыз әле”, – дигән фикер әйтә. Шуннан соң Соня апа, тиешле урынга барып, инвалидлыгыннан баш тарта, кире медпунктка эшкә килә. Шулай итеп, 1948 елдан алып 2002 елга кадәр эшләп, барлыгы 55 ел дәвамында фельдшер Соня апабыз иңеннән ак халатын төшермәде. Тормыш иптәше Герман абыйга инсульт булгач кына хезмәтен башкаларга тапшырды.

Безнең төбәктә кем белән генә сөйләшсәң дә, аны белгән һәркем Соня апаны бары тик хөрмәт белән генә искә ала. 30 ел дәвамында донор булган, “Сәламәтлек саклау отличнигы” исемен лаеклы алган (ул вакытта районда ике генә кешедә була бу мактаулы, дәрәҗәле исем), рәсеме һәрвакытта районның Мактау тактасында торган фельдшерыбыз аяклы “УЗИ” иде. Кулы белән генә тотып, авыртуны билгели, әби-бабайларны сызлап интектергән тешләрен ала, колагы белән генә үпкәне, йөрәк тибешен тыңлап диагноз куя иде ул. Кыскасы, үзе үк гинеколог,  күз, колак-борын табибы, үзе хирург, терапевт, травматолог һәм психолог та. Элек авыл халкы, тар белгечләргә бармыйча, безнең бөтен нәрсәне дә белә торган Сонябыз бар дип кенә әйтә иде.  Авыруларны дәваханәгә диагноз куеп җибәргәннән соң, аларны кире борып кайтарулары, әмма яңадан баргач та, Соня апа куйган диагнозның раслануы турында күп кенә мисаллар китерергә мөмкин.

– Әни гомере буе антибиотикларга каршы булды, организм үзе көрәшергә тиеш, иммунитет төшә дип, температуралы балаларны, өлкәннәрне үзе белгән ысуллар белән дәвалый иде, – ди Юлия апа. – Өйдәге өч баласын – Юрий, Юлий абыйларны, мине үстерүдән тыш, әтиебезне карап-тәрбияләп торырга да, тәмле һәм күп итеп төрле ризыклар әзерләргә дә өлгерә иде ул. Хәтерлим әле: элек сәгать кичке 10 тулгач, электр утын өзеп куялар иде. Әни керосин лампасы уты яктысында пилмәннәр ясый. Кыш көне чиләк-чиләк катырылган пилмәннәр, табак-табак холодецлар өйалдында торыр иде. Өстәлдән винегрет салаты өзелмәде. Без йокыдан уянганчы, зур-зур кайнар коймаклар өстәлдә иде инде. Күрше Тәскирә апаның: “Соня пешергән кишер, кәбестә пирогларының тәме әле хәзер дә онытылмый”, – дигәне бар. Хәзер шуларны уйлыйм да гаҗәпләнәм, шаккатам. Әле бит сәгать 8 тулганчы эш урынында булырга кирәк! 
 

Безнең хөрмәтле Соня апабыз, ире Герман вафат булганнан соң, 8 ай яшәп, 2005 елда, 77 яшендә бакыйлыкка күчте. “Әни үләр алдыннан бер генә атнага гаиләмне, балаларыбызны калдырып, Нерюнгридан кайткан идем. Китәр алдыннан әни: “Кызым, китмә, китмә”, – дип, бик өзгәләнсә дә, гаилә хәлем буенча кала алмадым. Гәрчә, өйдән чыкканда ук поездга соңга калам, димәк, бик яхшы, китмим инде дип уйласам да, поезд үзе тиешле вакыттан соңга калып килде. Китмичә булдыра алмадым. Бер атнадан соң минем кадерле әниемнең үлгәнен хәбәр иттеләр”, – ди кызы Юлия Мусаева. 
 
Күңеленең һәр ноктасы белән кешеләрнең сәламәтлеге өчен тырышкан, үз эшенең чын остасы булган, хезмәтенә һәйкәл куярлык Соня апабызның исеме үзенең гамәл дәфтәренә дә алтын хәрефләр белән язылгандыр ул. Нәкъ тә шулайдыр!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев