СМС-код әйтеп әҗәткә баттым: Кукмара районында яшәүче мошенникларга өч миллион сумга якын акча күчергән
Тагын бер райондашыбыз мошенниклар тозагына эләккән. Ялган юл белән акча үзләштерүчеләр аны өч миллион сумга якын кредитка батыра.
«Быелның 7 сентябрендә миңа таныш түгел номердан шалтыраттылар. Бер ир кеше үзен кәрәзле телефонның элемтә челтәре вәкиле дип таныштырды, тиздән сезнең абонент номерының гамәлдәге вакыты чыгачак, аны озынайтырга кирәк, диде. Ышандым, телефонга килгән „СМС-код“ны яңа танышка әйттем. Шуннан соң миңа „Дәүләт хезмәтләре порталы“ндагы шәхси биткә чит кешеләрнең керүе турында язылган СМС-хәбәр килде. Шул номерга шалтыраткач: "Мошенниклар булмасын өчен, сезне Россия Федерациясенең финанс мониторингы буенча федераль хезмәтенә тоташтырабыз", — диделәр. Хезмәткәрнең исеме Ирина иде. Ул миңа: "Сезнең шәхси мәгълүматлар белән кредит ала башлаганнар. Бүген җомга көн булганлыктан, хәзер генә кайсы банклар икәнен карап әйтә алмыйм, дүшәмбе җавап бирермен", — диде. Чыннан да, ике көн ялдан соң ике арада сөйләшү дәвам итте. Ирина миңа кайсы банкларда кредит рәсмиләштерелүен атады. Казанга барырга һәм, ул санаган банкларга кереп, бу эшне туктату өчен шул ук суммага кредит алырга кирәклеген әйтте, минем исемнән заявкалар да җибәрде», — дип сөйләде зыян күрүче.
Райондашыбыз берничә көн рәттән Казанда була һәм алты төрле банкка керә. Беренчесендә — 275 мең, икенчесендә — 720 мең, өченчесендә — 500 мең, дүртенчесендә — 200 мең, бишенчесендә — 400 мең, алтынчысында 450 мең сум кредит рәсмиләштерә. Алтынчы банкка баргач, кредит бирсеннәр өчен, залогка чит ил автомобилен калдыра.
«Бик зур суммалар бит. Алга таба әлеге акчалар белән нишләдегез соң?» — дим үзенә.
«Яңа танышларым белән гел элемтәдә тордым, ярдәм итәрләр дип уйладым. Күрсәтмә буенча барлык акчаларны да Казандагы сәүдә үзәкләренең берсеннән алар счетына күчердем. Соңыннан, бар да яхшы булуына инану өчен, үзләренә шалтыраттым. Миңа: „Тиздән сезнең счеттагы мәгълүматларны үзгәртәбез, шуннан соң кредитларыгыз ябылып бетәчәк“, — диделәр. Счет яңартылгач, проблемалар хәл ителер дип өметләндем. Шулай да: „Кредитлар түләнеп беттеме?“ — дип СМС-хәбәр юлладым. „Системада аңлашылмаучанлыклар килеп чыкты, бераздан тәртипкә китерәбез“, — диделәр. Бу юлы да аларга ышандым», — ди ул.
Мошенникларга эләккән ир-ат тормыш иптәшенең телефоны аша да кредит рәсмиләштерергә өлгерә.
«18 сентябрьдә алар миңа: „Сезнең хатыныгыз исеменә дә кредит алу өчен заявка җибәрелгән“, — дип әйттеләр, 200 мең сум акча сорадылар. Мин иптәшемнең телефонын сорап алдым да, бер банктан 191 мең сум кредит рәсмиләштереп, ул акчаларны башта үземә, аннары кредитны каплау өчен, Владимир исемле кеше счетына күчердем. Берникадәр вакыттан соң „ярдәмчеләрем“ минем белән элемтәгә чыкмый башлады. Интернеттан эзләп табып, Россия Федерациясенең финанс мониторингы буенча федераль хезмәтенә шалтыраттым. Алар үзләре тарафыннан бернинди операцияләр башкарылмавын, мошенникларга эләгүемне әйттеләр, полициягә мөрәҗәгать итәргә куштылар. Хатын исеменә алган кредитны да кушып, 2 миллион 736 мең сумлык зыян килде. Хокук сагында торучылар мошенникларның эзенә төшә алырлар дип өметләнәм», — ди чарасызлыктан нишләргә белмәүче ир.
«Кырыгалдарлар турында һәрдаим язып һәм сөйләп торалар. Бер дә ишеткәнегез юк идеме әллә ул турыда?» — дип сорамый кала алмадым.
«Беләм инде, нишләп белмәскә?! Элегрәк таныш түгел телефон номерларын бөтенләй алмый идем. Бу юлы ничек сөйләшеп киткәнемне үзем дә сизми калдым. Алар бик үтемле, ышандырырлык итеп аралашалар, чын психологлар, диярсең. Райондашлар игътибарлы булсыннар, минем хәлгә төшмәсеннәр, ниндидер гамәлләр кылганчы, я банкка, я телефонның икенче очындагы кешеләр әйткән оешмага шалтыратып, хәбәрнең дөреслеген тикшерсеннәр иде. Беркатлылыгым өчен мин хәзер бик үкенәм», — диде ул.
фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев