“Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә әниләргә бүләкләр ясадылар
Һәрбер эш үзенчәлекле hәм кабатланмас үрнәктә иде
Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан “Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә социаль проект нигезендә тернәкләнү курсы узучы балалар белән тегү остаханәсендә әниләргә бүләкләр әзерләнде.
Балалар алъяпкыч, чәйнек каплавычы hәм көнкүреш сумкалары тектеләр.
Әниләргә иң кадерлесе – балаларының үз куллары белән эшләгән бүләкләре.
Бүләкләрдән кала төрле кул эшләнмәләреннән күргәзмә дә оештырылды. Һәрбер эш үзенчәлекле hәм кабатланмас үрнәктә иде.
Асия Борковских, тернәкләндерү үзәгенең хезмәт инструкторы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев