Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Сергей Димитриев район халкын бәйрәмнәр белән котлады

Ноябрь аенда билгеләп үтелүче истәлекле көннәр тормышыбызның нигезен тәшкил итүче, җәмгыятебезнең яшәү рәвешен чагылдыручы сәяси, социаль һәм әхлакый сыйфатларның әһәмиятен тагын бер кат ассызыклый. Халыкның чын бердәмлеге һәрвакыт җәмгыятьтәге теләктәшлеккә нигезләнгән.

Район башлыгы Сергей Димитриев Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Конституциясе көннәре уңаеннан район халкын бәйрәм белән котлады.

«Ноябрь аенда билгеләп үтелүче истәлекле көннәр тормышыбызның нигезен тәшкил итүче, җәмгыятебезнең яшәү рәвешен чагылдыручы сәяси, социаль һәм әхлакый сыйфатларның әһәмиятен тагын бер кат ассызыклый. Халыкның чын бердәмлеге һәрвакыт җәмгыятьтәге теләктәшлеккә нигезләнгән. 

Хәзерге болгавыр заманда халыклар дуслыгы, бердәмлеге аеруча мөһим. Тормыш сыйфатын яхшырту, авыр чакта бер-береңә кул сузу, төрле дин, милләт халкына, аларның гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карау, шәхес хокукларын һәм иреген саклау, гражданлык институтларын үстерү — республикабызны үстерү, татарстанлыларның бердәмлеген ныгыту юнәлешләрен без шунда күрәбез. Күпмилләтле районыбыз халкы да моңа үзенең тырыш хезмәте, матур традицияләре белән зур өлеш кертә. 

Киләчәктә дә башкарган эшләребез уң, җәмгыятебез өчен файдалы булсын. Һәрберебезгә нык сәламәтлек, күңел көрлеге, тыныч күк йөзе телим», — диелә котлауда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев