Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Сергей Димитриев мөэмин-мөселманнарны изге Ураза гаете белән котлады

Дин тотучылар рухи-әхлакый нигезләргә һәрвакыт тугрылыклы, алар традицияләрне кадерләп саклый, шул ук вакытта заман таләпләренә дә җавап бирә, диелә котлауда.

Район башлыгы Сергей Димитриев мөэмин-мөселманнарны изге Ураза гаете белән котлады. 

«Хөрмәтле райондашлар, кайткан кунаклар! Барлык кешеләрне берләштереп, аларның рухи тормышында гаять зур роль тоткан, һәркем өчен газиз һәм кадерле булган бәйрәмнәр күңелләрегезне җылытып, һәр йортка бәхет һәм уңыш алып килсен, яхшы гамәлләр кылырга көч һәм дәрт өстәсен. Шунысы куанычлы: дин тотучылар рухи-әхлакый нигезләргә һәрвакыт тугрылыклы, алар традицияләрне кадерләп саклый, шул ук вакытта заман таләпләренә дә җавап бирә. Мул табын артында әлеге бәйрәмнәрне үткәреп җибәрү дә безнең тормышыбызның җитеш, имин булуын күрсәтә. Без бердәмлек яклы, бергә булсак, теләсә нинди эшләрне башкарып чыгарга сәләтле. Уртак тырышлык белән киләчәктә дә районыбыз чәчәк атар, һөнәрле, тырыш халкыбыз мул тормышта яшәр дип өметләнәм. Һәркемгә сәламәтлек, хәерле гомер, тыныч имин тормыш телим», - диелә котлауда.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk