Сазтамактан Нәзирә Закирова: Шөкер итә белергә кирәк
Нәзирә әби - Сазтамактагы иң өлкән кешеләрнең берсе.
Өлкәннәрнең хәер-фатыйхасын алган кеше бәхетле һәм озын гомерле була, ди 87 яшьлек тыл ветераны.
«...Миңа ул чагында җиде-сигез яшьләр тирәсе булгандыр. Әни тегеп биргән кечкенә сумкага салып, көн саен күрше урамда яшәүче әбиемнән сөт алып кайта идем. Берсендә як-якка болгый торгач, ташка тиеп китте дә, банкам урталай ярылды, сөт исә тамчысына кадәр агып бетте. Инде нишлим икән дип, елар дәрәҗәгә җитеп, куркуымнан калтырый-калтырый, киредән борылдым. Әбинең мине ничек итеп ачуланганын күз алдына китереп, әкрен генә капкадан керүем бүгенгедәй хәтердә. Бәхеткә каршы, борчылуым юкка булды. Иелгән башымны, яшь белән мөлдерәп тулган күзләремне күргән әби: “Бер дә кайгырма, кызым, банка бетмәгән ул”, - дип, мине кочагына алды. Әбием һәрвакыт минем яклы булды, хәзер дә барлык серләремне аның белән бүлешәм, төпле киңәшләре авыр вакытларымда дөрес юл сайларга ярдәм итә», - дип, Сазтамак авылында яшәүче әбисе турында шулкадәр «тәмле» итеп сөйләгән иде бервакыт Кукмарада яшәүче танышым Эльвира Закирова. Шушы көннәрдә үзебезгә дә «мировой» әби – Нәзирә Әхмәтһадый кызы белән якыннанрак танышырга туры килде. Тугызынчы дистәне түгәрәкләп килүенә карамастан, сөбханалла ул, безне ишек янына йөгерепләр диярлек килеп каршы алды.
Нәзирә әби - Сазтамактагы иң өлкән кешеләрнең берсе. Балачагы, үсмер вакытлары бик авыр чорларга туры килгән аның.
«Әти сугышка киткәндә, миңа биш яшь иде. Безнең, дүрт баланың, башлардан сыйпады, кара кайгыга баткан әниебезне кочагына кысты да өй турыннан узып баручы башка ирләргә кушылды. Әни соңгы сулышына кадәр аның исән-сау әйләнеп кайтуын көтте. Әмма юкка булды шул... Без гомер буе әти сүзен әйтергә тилмереп, әтиле балаларга кызыгып яшәдек», - ди ул.
Мәктәптә укыганда колхоз басуында башак җыюларын, кеше күрмәгәндә генә яшереп кесәсенә салып, өйгә алып кайткан бер уч арышны уып, шуннан аш пешергәннәрен дә күз яшьләрсез искә төшерә алмый Нәзирә апа. Болынлыктан торф ташу, сыер тизәген, кирпеч сыман итеп катырып, мичкә ягулар, чалгы белән колхоз басуында печән, борчак чабулары, бригадир булып эшләгән вакытлары да онытырлыкмы соң?!
20 яшендә авылның иң чибәр, булдыклы Рафаэль исемле егетенә кияүгә чыкканын искә төшергәндә күзләре аеруча ялкынланып янды әбинең. Өч малай, бер кызга гомер бирә бәхетле пар.
« Авыл фермасы янганнан соң, болында тораклар ясап, мал-туарларны шунда күчерделәр. Мин анда иң элек атлар карадым, соңыннан дуңгыз балалатуда эшләдем һәм шуннан пенсиягә чыктым. Иптәшем колхозда төрле эшләрдә хезмәт куйды. Безнең беркайчан өйдә утырырга вакыт булмады, эш тә эш... Фермадан кайтуга үзебезнең хуҗалыктагыларын карарга керешә идек. Сыерларыбыз да өчтән ким булмады. Бозаулар, сарык маллары, тавык-чебешнең исәбе юк. Ирем үлгәч тә, малларны бетермәдем, кешедән ким-хур булмыйм дип тырыша идем. Балалар да ярдәм итте. Шөкер, улларым да, кызым да акыллы, тәүфыйклы булдылар, йөзгә кызыллык китермәделәр. Миннерахман – Венгриядә, Рәшит – Латвиядә, ә инде Азат Германиядә хезмәт иттеләр. Бердәнберем Кадрия дә нәрсәгә тотынса, шуны башкарып чыга иде. Хәзер дә бер үзгәрмәде ул, җиңен сызганып куя да кирәк икән – бакчасын казып чыга, кирәк икән – сыерын сава...» - ди ул.
«Безне эшкә дә, олыны - олы, кечене кече итәргә дә өйрәтте ул. Тиздән миңа 60 тула. Бу яшькә кадәр әниле булуым белән бик бәхетлемен. Авырып китсә, йокым йокы түгел. Яши генә күрсен иде әле», - ди Кадрия ханым.
48 ел кайнана белән яшәгән Нәзирә ападан озын гомерлелекнең серен дә сорамый кала алмадык. «Әни белән беркайчан сүзгә килгәнем булмады, бар эшне бергәләп башкардык.
Оныкларыма, оныкчыкларыма да: «Шөкер итә белергә өйрәнегез. Гаилә коргач, ирегезнең әти-әнисен рәнҗетмәгез, кыерсытмагыз”, - дип әйтә киләм. Чөнки өлкәннәрнең хәер-фатыйхасын алган кеше бик бәхетле һәм озын гомерле булла», - ди җиде онык, унбер оныкчык әбисе.
Әңгәмәдәшем бүгенге көндә төпчек улы Азат абый гаиләсендә яши. Колаклары ишетә, күзлексез күрә, зиһене яхшы, биш вакыт намазын калдырмый, ил-көн яңалыкларыннан хәбәрдар ул. «Газетаның, дини китапларның бер җөмләсен дә калдырмый укыйм, телевизор да карыйм. Тик менә соңгы вакытта Украина белән Россия арасындагы чуалышлар гына күңелемә тынгылык бирми. Онык-оныкчыкларның киләчәге өчен борчылам. Ил башлыклары дөрес карарлар кабул итә күрсеннәр, ачлык, сугыш афәтләрен күрергә язмасын», - ди ул.
Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев