Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Сазтамак авылыннан Илһамия Шаһиәхмәтова үзенең 90 яшен билгеләп үтте

Балачактан ук тормышның ачысын-төчесен күреп үскән буын вәкиле ул.

Сазтамак авылында яшәүче Шаһиәхмәтова Илһамия Баһаутдин кызына бүген 90 яшь тулды. Аны гомер бәйрәме белән район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Регина Мусина, Байлангар авыл җирлеге башлыгы Илнар Кәримуллин, район ветераннар Советы җитәкчесе Валентин Ивановлар котлады.

Илһамия апа үзе Зур Кукмара авылында туып-үсә. Балачактан ук тормышның ачысын-төчесен күреп үскән буын вәкиле ул. Хезмәт юлын Кукмара киез итек фабрикасында башлап җибәрә.

Сазтамак егете Мансур Шаһиәхмәтов белән тормыш коргач, озак еллар «Маяк» хуҗалыгында эшли. Лаеклы ялга чыкканчы район үзәк дәваханәсенең бала тудыру йортында буфетчица хезмәтен башкара.

Ул өч кызына — Фәния, Миннегөл, Рәмзиясенә гомер бүләк итеп, бүгенге көндә аларның , оныкларының яхшы тәрбиясендә тыныч картлыгын кичерә. Дөрес, ул Каенсар, Зур Кукмара авылларында яшәүче кызларына кунакка гына килеп китә.

 — Әниебез безнең сөбханалла, үз аягында йөри, камил акыллы, күзлексез китап укый. Бик тәмле итеп ашарга пешерә, юмарт, оныклары өчен өзелеп яши. Моңа кадәр автомат кер юу машинасын да «өнәмәде», керләрен куллары белән агартып юып куя, — ди кызы Рәмзия. — Исән генә була күрсен, тормышыбызның нуры ул.

Фото: Лилия Нургалиева/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев