Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Шәһәрнең Тимер юл урамында «Социаль ипотека» программасы буенча 24 фатирлы йорт төзелә

24 фатирлы бу йорт — быел районда әле беренчесе.

Районыбызда төзелеш һәм төзекләндерү эшләре туктап тормый. Кукмараның Тимер юл урамында салынучы яңа йортны гына алыйк. Әле кайчан гына объектка беренче казык кагылган иде, бүгенге көндә исә төзүчеләр өченче катка кирпеч салуны төгәлләп килә. 

— Дүрт катлы, бер подъездлы, 24 фатирлы әлеге йортның төзелешен быелның апрель аенда башлап җибәрдек, декабрьдә төгәлләргә планлаштырабыз. Хәзерге вакытта егетләр диварның тышкы һәм эчке ягына кирпеч салу белән мәшгуль. Шушы көннәрдә параллель рәвештә ут, су кертү, штукатурлау эшләрен дә башкарачакбыз, — ди төзелеш оешмасы прорабы Илнур Абзалов. — Биредә бер бүлмәле фатирлар саны — 16, ике һәм өч бүлмәлеләр — 4әр. Аларның гомуми мәйданы — 1,2 мең квадрат метр. Фатирларның һәммәсе дә хуҗаларына тулысынча эшләнеп, ягъни диварларга обой ябыштырылып, линолеум җәелеп, бүлмәара ишекләр куелып, шулай ук ике контурлы җылылык мичләре, газ плитәсе, сантехника, су, газ һәм электр энергиясен исәпләү өчен счетчиклар куеп тапшырылачак.

Илнур Абзаловның сүзләренә караганда, йортның тирә-юне төзекләндерелеп, ишегалды да тәртипкә китереләчәк.

— Октябрь аеннан балалар уен мәйданчыгы, 24 автомобильгә исәпләнгән тукталыш ясау, кече архитектура формалары (МАФ) кую эшләренә дә тотынырга исәп. Шулай ук җәяүлеләр өчен тротуарлар да тиешле таләпләргә туры киләчәк, — ди ул. 

Төзелеш мәйданчыгында эш гөрли. Кемдер измә ясый, кирпеч ташый, ә кемдер тимер плитәләр урнаштыра... Биредә хезмәткә барлыгы 25 кеше җәлеп ителгән. Бер кат якынча 15-20 көн эчендә күтәрелә икән. 

— Минем төзелеш өлкәсенә килүемә дә 20 елга якын вакыт үтте. Әлеге эшнең асылына Кукмарадагы һөнәри техник училищеда укып өйрәнгән идем. Армиядән соң бераз киез итек-киез комбинатында эшләп алдым да, алга таба төзелеш өлкәсе үз эченә бөтереп алып кереп китте. Иң элек түбә ябу бригадасы белән йөрдем, райондагы шактый гына балалар бакчасы, мәдәният йортларының яңартылган түбәләре дә — безнең хезмәт. Соңгы елларда инде кирпеч салам, — ди Кукмара районыннан Тәлгать Хәсәнҗанов. — Бу йортның һәр кирпеченә безнең кул җылысы керә, шуның өчен дә күңелгә бик якын ул. Сыйфаты да яхшы килеп чыга. 

«Социаль ипотека» программасы Татарстан Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла. 

— Хәзерге вакытта салынучы 24 фатирлы йорт — быел районда әле беренчесе. Анда Дәүләт торак фонды программасында катнашучылар үзләренең торак шартларын яхшырта алачак. Исәпкә басу өчен программада катнашучының даими рәвештә Татарстанда тору урыны буенча теркәлүе, яшәве һәм эшләве мөһим. Элегрәк бу мөмкинлектән бюджет өлкәсендә эшләүчеләр генә файдалана алса, хәзер оешманың хокукый-оештыру формасы каралмый. Торакка мохтаҗ дип расланган шәхси эшмәкәр һәм үзмәшгуль дә гариза яза ала. Һәр гаилә әгъзасы өчен торак мәйдан белән тәэмин ителеш 18 квадрат метрдан артмаска, айлык керем күләме исә минималь яшәү минимумыннан югарырак булырга тиеш. Социаль ипотека буенча торак бирү торакның норматив бәясенең 10 проценты күләмендә (калган сумманың еллык процент ставкасы — 7 %) беренчел взнос түләгәннән соң башкарыла. Кредитлауны 28,5 елга кадәр рәсмиләштерергә мөмкин, — дип сөйләде район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Нияз Ризванов. 

Нияз Расим улының сүзләре буенча, быел шәһәрнең Ворошилов урамында да сигезәр фатирлы ике йорт төзү планлаштырыла икән. Әлеге йортлардан фатирлар ятим балаларга биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев