Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Сабырлыкның да, мәхәббәтнең дә чиге юк: Тормыш сынаулары белән көрәшүче ана һәм бала язмышы

Рәмзия апаның гомере — кеше ихтыярының, әни йөрәгенең, сабырлык һәм мәрхәмәтлелекнең нинди зур көчкә ия булуын күрсәтүче ачык мисал.

Кеше гомере — сынаулар чылбыры. Кемдер кыенлыклар алдында тез чүгә, ә кемдер, нинди авырлыклар килмәсен, елмаюын югалтмыйча, тормыш юлын дәвам итә. 
Кукмарада яшәүче Рәмзия апа Миннемуллина — нәкъ менә шундый көчле рухлы, сабыр йөрәкле, бар сынауларны да горурлык белән күтәргән шәхес. Аның гомере — әни йөрәгенең чиксез сабырлыгын, кешелеклелек һәм мәхәббәтнең чын көченә ышаныч бирә торган иң күркәм үрнәкләрнең берсе. 

Рәмзия апа Миннемуллина Камышлы авылында дөньяга килә. Җиденче сыйныфны тәмамлаганнан соң, пишмаш комбинатына бәрәңге киптерергә эшкә урнаша. Бер смена вакытында уникешәр сәгать хезмәт куялар. Алты елдан киез итек фабрикасына күчә. Тик анда бер ел гына эшләп кала. 1957 елның сентябрендә Хәйдәр абыйга тормышка чыгып, Донбасс якларында бәхет эзләп кайталар. 

«Чит җирләрдә озак йөрмәдек. Шушында кайтып төпләндек, йорт җиткердек. Тормыш иптәшем белән дүрт бала тәрбияләп үстердек. Барысын да укытырга, тормышка ныклап әзерләргә тырыштык», — диде Рәмзия апа, яшьлек елларын искә алып. 

Кызганычка каршы, Рәмзия апага бала югалту ачысын да татырга туры килә: сабыр ана бер генә түгел, ике йөрәк парәсен җир куенына иңдерә. Тәлгать исемле олы улы Якутиягә китеп, 37 яшендә вафат була. Ә икенче кызы Вәсилә тормышын медицина белән бәйли, Яшел Үзән егетенә кияүгә чыгып, шунда табибә булып эшли. Ике балага гомер биреп, зур йортлар салып, тыныч кына яшәгән көннәрнең берсендә яман чир аны аяктан ега. Бакыйлыкка күчкәндә Вәсиләсенә бары тик 49 яшь була. Бүгенге көндә төпчек улы Илшат Казан шәһәрендә гомер итсә, 1964 елда ДЦП диагнозы белән туган Рәсүләсе үзе янында.

«Без аның белән гел бергә булдык», — дип елмая әнисе. Әмма Рәмзия апа авыру бала белән өйдә генә утырмаган, гомере буе тегү фабрикасында хезмәт куйган. «Төшке аш турыларында өйгә йөгереп кайтып килә, балаларны да, малларны да карарга өлгерә идем», — дип хәтерен яңарта ул. Ә пенсиягә чыккач, бар гомерен балаларына багышлый.

«Рәсүләгә туганда ук яшәү белән үлем арасында көрәшергә туры килә. Күрәсең, шул вакытта аның сәламәтлегенә зыян килгән. Рәсүлә миңа гына түгел, барыбызга — якыннарга, туганнарга да җитте, аны җыелышып караган чаклар да булды. Бик кызыксынучан, таләпчән иде, бар әйбернең иң матуры, иң әйбәте кирәк булды. Бөтен җиргә барырга, бар нәрсәне күрергә теләде. Аның белән йөрмәгән җир калмады. Тегү фабрикасы, пишмашның чыршы бәйрәмнәрендә дә булдык. Укытучылар чакырса, мәктәпләрнекенә дә йөрдек. Үзе сигез сыйныф тәмамлады. Икенче мәктәптә безне якын итүче укытучылар бар иде, рәхмәт аларга. Рәсүлә бервакытта да, беркемнән дә оялмады, төрле чараларның гел уртасында «кайнады», кешеләр янында булырга яратты», — диде Рәмзия апа, елмаеп.

Рәсүлә җиде айлык булып туа. Бер ай дәваханәдә дәваланганнан соң, сабыйны өйгә чыгаралар. Әмма кызга алты ай булганчы, әти-әнисе аның сәламәтлегендә тайпылышлар бар икәнен күз алдына да китерми. Вакытыннан иртә туган бала булгач, үсеше генә тоткарлангандыр, дип уйлыйлар. Башын тота алмагач, шик туганмы, табиблар әйткәннәрме — хәтерләми Рәмзия апа. Әмма шул көннән башлап, баланың сәламәтлеге өчен көрәш башлана. Йөрәк парәләре өчен ут йотып торган әти-әнисе, якыннарына сабыйның газапларын күреп түзәргә бик күп сабырлыклар кирәк була. 

«Кукмара табиблары безне Казанга җибәрде, шунда ДЦП диагнозы куйдылар. «Кайда гына алып барсагыз да, дәвалап булмаячак», — диделәр. Безнең исә бу авыру турында ишеткәнебез дә юк иде, шуңа күрә алда ни көтәсен белмәдек тә. Ул вакытта тормышлар бик авыр, юклык заманы иде, башка балаларны да кеше итәргә кирәк, табиблар файдасы булмаячак дигәч, барысын да ничек бар — шулай кабул иттек. Элек кешеләрдән ярдәм сорап, акчалар җыю дигән әйбер юк иде бит. Һәркемнең үз тормышы авыр булды. Шуңа күрә читтән ярдәм сорап йөрмәдек. Бәлки күбрәк тә эшли алган булыр идек, чөнки әтисе бик үткен, булдыра, сүзе үтә торган кеше иде. Ул төзелешләрдә прораб булып эшләде, йортлар салды. Аның тырышлыгы белән берничә тапкыр табибларга күрендек, ике тапкыр балалар шифаханәсендә дәвалану уздык. Дөресен генә әйткәндә, Хәйдәр каршы килгәч, башка әллә кайларга йөрмәдек тә: эш күп, бакчасын, йорт-кура тирәсен карыйсы, балаларны тәрбиялисе. Әле хөкүмәт эше дә бар бит. Вәсилә табибә булгач, сигез тапкыр Яшел Үзәндәге тернәкләндерү үзәгендә булдык. Рәсүлә аны бик яратты, барырга ашкынып торды. Аннары инде үзем дә олыгаеп киттем. Шифаханәләргә бару да зур эш, чөнки Рәсүлә бик таләпчән, аңа барысы да яңа, әйбәт кирәк, өс-башы «челт» иткән булырга тиеш. Биш-алты сумка белән төялеп бара идек. Бизәнмичә йөрмәде, гел үзен карады», — дип сөйли Рәмзия апа.

Кукмарада оештырылган бәйрәмнәрне әле дә калдырмаска тырыша Рәсүлә апа: алып баручы һәм алып кайтучы гына булсын. Чөнки үзен генә җибәрергә куркалар. «Ә мин картайдым инде», — ди Рәмзия апа. Рәсүлә апа ялгыз гына да йөрергә ярата, шул тирәдә генә яшәгәч, Комсомол мәйданына да чыгып китә. «Мине бәйләп куйсалар да тота алмаслар иде. Урамны, кешеләрне яратам», — ди ул, елмаеп. 

«Интернетта утырам, мәхәббәт турындагы кинолар ошый, әни белән татарча концертлар карыйбыз. Төрле әшәке, чит ил кинолары күңелгә ятмый. Безгә шул татарча кирәк инде. Планшеттан төрле әйберләр укыйм. Туганнар бөтенесе яраттылар мине, гел булышып тордылар. Күршеләребез дә әйбәт булды. Мин үземнең авыру икәнемне сизмәдем дә. Бик бәхетле булып үстем», — диде Рәсүлә апа. 

«Интернетта вакыты уза. Син миңа игътибар да итмисең дип үпкә белдерәм үзенә. Кайсы яулыгым килешә: агымы, көрәнеме — элек гел әйтә иде, ә хәзер күрми дә», — дип шелтәләп алды Рәмзия апа. 

Әйе, Рәсүлә апа кечкенә вакыттан мөстәкыйльлеккә омтыла. Кулым эшләми, аякларым йөрми, дип зарланып тормый. 

«Кер юу машиналары юк чагында, мунчадан соң барлык киемнәрне үзе юды, миңа чайкыйсы гына кала иде. Гомер буе идәнне үзе чистартты. Эшкә киткәндә ризык әзерләп калдырам, шуны чәнечке белән ашый иде. Миннән гел тегү машинасы сорады, әле дә кызыга, әмма анысына көч җитми», — диде әнисе. 

Рәмзия апаның гомере — кеше ихтыярының, әни йөрәгенең, сабырлык һәм мәрхәмәтлелекнең нинди зур көчкә ия булуын күрсәтүче ачык мисал. Яман чир белән көрәшүенә карамастан, ул үзенең 90 яшендә дә елмаюын югалтмый, тормышка мәхәббәтен саклап яши. Аның янәшәсендә — үзенчәлекле, киң күңелле Рәсүләсе, ярдәмчел туганнары һәм һәр көнне терәк булып торучы социаль хезмәткәр. Бу гаиләгә карап, бер гап-гади хакыйкатьне аңлыйсың: бәхет — байлыкта түгел, ә бер-береңә булган игътибарда, җылылыкта, таяныч булуда. Рәмзия апа һәм аның гаиләсе — барыбыз өчен дә үрнәк.

Наталья Мостафина, социаль хезмәткәр:
— Бу эшкә 2021 елда урнаштым. Шул вакытта әлеге гаилә белән таныштым. Билгеле, башта авыр иде, хәтта куркып калдым. Өлкәннәрне тәрбияләү — бер хәл булса, физик мөмкинлеге чикле кешеләрне карау — бөтенләй икенче төрле эш. Тора-бара бөтенесе дә җайланды, алар белән бик күңелле: көләбез дә, елыйбыз да. Рәмзия апаларга иртүк килеп, төш турыларына кадәр аларда булам. Иң элек гигиена белән бәйле процедураларны башкарабыз, киенәбез, иртәнге ашны ашыйбыз. Һава торышы әйбәт булганда урамга чыгабыз. Аннары кич белән сәгать өчтән соң киләм. Вакыт йорт-хуҗалык эшләре белән уза: җыештыру, кибеткә, даруханәгә бару…

Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев