Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Сабырлык һәм хезмәт - гаилә нигезе: Кукмарадан Шәриповларның бергә гомер итүләренә алтмыш елдан артып киткән

Алар икесе дә итек фабрикасында эшләгәннәр.

Кукмарадан Әнисә һәм Шакир Шәриповларның бергә гомер итүләренә алтмыш елдан артып киткән. Әлеге пар моның сере бик гади — сабырлык һәм хезмәттә дип җавап бирә. Алар икесе дә итек фабрикасында эшләгәннәр, әниләре белән бергә гаиләнең хезмәт стажы 100 елдан артып китә. Ә туганнарыныкын да кушсаң, 200 елга җитә. 

Шакир абый — сугыш чоры баласы, ул 1940 елны дөньяга килгән. Әтисе, яу кырыннан контузия алып кайтып, малайга биш яшь чагында вафат булган. Хәзерге вакытта аның кабере дә билгеле түгел. «Әтинең алдына утырып, конфет сораганымны гына хәтерлим. Ә бала чагым Туеш бистәсендә урнашкан кечкенә генә дүрткә дүрт метрлы агач йортта үтте», — дип искә ала бу вакытларны Шакир абый.

Ул кукмаралыларга теннисчы буларак та билгеле. Гомеренең 55 елын теннис уйнаган, 54 ел чаңгыда йөгергән. Әле ул үзенең призына район күләмендә теннис ярышлары да уздыра иде. Соңгы елларда гына уйнамый башладым, хәзер дә "Барс Арена«га йөрим, уеннар вакытында хөкемдар булып торам дип сөйләде. 

— 1948 елны беренче сыйныфка укырга кердем. Ул вакытта Туешның үзендә мәктәп бар иде. Дөресрәге, манаралы мәчет иде ул. Ничәнчедер елны аның манарасын төшерделәр. Без шунда дүрт сыйныф укыдык. Чуен юлын чыкканнан соң, хәзерге янгын сүндерү часте янында өч ике катлы йорт бар, шуның берсе мәктәп иде. 5-6 сыйныфларны шунда белем алдым. Ә сигезенче сыйныфны беренче мәктәптә тәмамладым, — дип искә ала әңгәмәдәшем.

1957 елны яшүсмер егет итек фабрикасындагы ФЗУның насадка төркеменә укырга керә. Анда бер ел белем алганнан соң, фабрикада итекләрне калыплауда эшли башлый. Озак та үтми, армиягә чакыру килә. Башта егет Украинаның Станислав шәһәренә җибәрелә, ә ике елдан артык хезмәтен Ужгород шәһәрендә уза. Өч елдан ул туган якларына әйләнеп кайта.

— Армиядән 17 декабрь көнне кичке сәгать тугызынчы яртыларда кайтып җиттем. Вокзалда Ленка исемле кеше бар иде, аны кушаматы белән «Трактор» дип йөрттеләр. Чөнки ул поезддан төшүчеләрне каршы ала, чемоданнарын күтәреп, өйләренә кадәр илтә иде. Мине дә җәяүләп өйгә озатып куйды. Шуның өчен аңа шинелемне биреп калдырдым. Армиягә киткәндә урамда 13 хуҗалык булса, кайтканда 60тан артык йорт тезелеп каршы алды. Тәрәзәдән карыйм: әни кечкенә генә лампа яндырып, көнбагыш ашап утыра. Ишек шакыгач, куркып калды. «Кем бар анда?» — ди. Танымады, мине күргәч, артка таба чигенеп куйды. Чөнки армиядән 27 килограммга артып кайттым. Ике ел ипи кисүче булып хезмәт иттем. Солдатларга ипи, май, шикәр өләштем. Мин армиягә киткән елны әни лаеклы ялга чыкты, аның итек фабрикасында хезмәт стажы 30 елга җыела иде. 

Шакир абый армиядән кайткач, кабат итек фабрикасына, үз эшенә урнаша. Яшь чак бит, дүртенче номерлы тулай торакка кич утырырга кызлар янына йөри башлый. Булачак тормыш иптәше, Саба районының Мичәнбаш авылы кызы Әнисә белән дә шунда таныша. Ул шунда яши, итек фабрикасында эшли торган була.

— Алар бер бүлмәдә җиде кеше торды. Башта күзем Анфиса исемле кызга төште, очраша башладык. Аннары аларны тәҗрибә алышырга Казанга җибәрделәр, ул шунда калды. Бервакыт дүртенче номерга баргач, Әнисәнең челтәр бәйләп утырганына игътибар иттем. Таныш егетнең Әнисәгә күз ата башлавын белгәч, нишләп шундый тырыш, уңган кызны башка кешегә бирим әле дип уйладым. Миннәхмәт исемле егет иде ул, әле миңа бераз үпкәләп тә йөрде. Әни дә үзе генә өйдә, өйләнергә кирәк дип уйладым. Беркөнне Әнисәнең иптәш кызы Сәрвәр белән икенче смена эштән чыкканын көттем дә безнең якларны да карап китегез әле дип чакырдым. Ә йортыбыз турысына җиткәч, Әнисәне алып калып, Сәрвәрне кайтарып җибәрдем, — диде Шакир абый.

1963 елның икенче апреле була бу. Шуннан бирле алар килешеп, дус-тату гомер итә. Монда сайлаган ярымның хезмәте бик зур булды, ди гаилә башлыгы.

— Әнисә бик чибәр, матур, өстәвенә сабыр, акыллы, юаш, тәртипле хатын булды. Ул гомер буе итек фабрикасының түшәү цехында хезмәт куйды. Аның хезмәт стажы 33 елга җыела. Эссе цех, түшәменнән тамчылар тама... Гел бер күлмәктән эшләделәр, билгеле, авыр хезмәт сәламәтлегендә чагылмый калмады. Биш ел Татарстан Югары Советында депутат булып торды, — диде әңгәмәдәшем. — Бергәләп биш бала тәрбияләп үстердек. Яңа йорт җиткереп чыктык. Кирпеч заводыннан 10 мең кирпечне ун көн алып кайттым, аңа чират халык телендә «Беренче номер» дип йөртелүче җиргә кадәр сузыла иде. Йортның диварларын күтәрдек, ә матчага агач беркайда да юк. Кыш көне чаңгы белән Битләнгергә барып, матчалык белештем. Аның берсе 35 сум торды, безнең айлык хезмәт хакы да шундый иде. Йорт салырга участок сатып алгач, зур үлчәмдәге итекләрне калыплау буенча конвеерда эшли башладым. Аны Михаил Архипов дигән инженер уйлап чыгарган, мондый җиһаз бөтен Россиядә юк иде. Ул ике ирләр, берәр хатын-кыз һәм балалар итекләрен киптерә торган дүрт камерадан торды. 

Йорт салып чыккан елны аларның беренче кызлары Нәфисә туа. Бүгенге көндә ул Сазтамак авылында гомер итә. Әмма Әнисә апага да бала карап өйдә утырырга туры килми: бер атнадан эшкә чыга. Барлык балаларын әниләре Өммегөлсем апа үстерә, йорт-кура эшләрендә төп ярдәмчеләре була. 

Гүзәл исемле кызлары төп нигездән ерак җирләргә китмәгән: Сәрдекбашта гомер кичерә. Ә уллары Илһам Свердловскида яши. Гаиләне бала хәсрәте дә читләтеп узмый. Уллары Азатны җир куенына озата ата белән ана. Алар бу авырлыкларны бергәләп үтәләр, терәк булалар.

Хәзерге вакытта Әнисә апа белән Шакир абый кызлары Алсу тәрбиясендә тыныч картлык кичерә. Бөтен хуҗалыгыбыз, тормышыбыз аның өстендә, сау-сәламәт кенә булсын, ди алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев