Рәзилә Мөхлисуллина: Үз юлымны табарга тырышам
Якташыбыз, Мәмәшир авылы кызы Рәзилә Мөхлисуллина – Габдулла Тукай исемендәге Әтнә Татар дәүләт драма театрының яшь артисткасы. Ул Әтнә театрында икенче сезонын эшли. Рәзилә яшь кенә булса да, тамашачы күңелендә үз урынын алды. Бүгенге әңгәмәбез нәкъ менә шул хакта.
- Рәзилә, иң элек театр сөючеләрне үзең белән таныштырып үтсәң иде.
- Мин Мәмәшир авылында туып-үстем, шунда укыдым. 11 сыйныфтан соң Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында Фәрит Бикчәнтәев белән Илгиз Зәйниев курсын тәмамладым. Аннан бер ел Буа театрында хезмәт куйдым. Ләкин барып-кайтырга Буа бик ерак булгач, минем Кукмарага якынаясым килде. Шуңа да Әтнә театры белән элемтәгә чыгып, биредә эшли башладым.
- Гаиләгездә артист кешеләр бармы?
- Әнием әйтүе буенча, мин күбрәк әти ягына охшаган. Әти ягыннан апа-абыйларның күбесе – сәнгать кешеләре, мәдәният йортында эшләгәннәр. Әтием һәм аның абыйсы бик матур итеп рәсем, открытка, конверт, шәмаиллар ясый иде. “Әни ягыннан бабамның абыйсы бар иде, ул булган җирдә бервакытта да күңелсез түгел иде”, - дип сөйли әнием. Әни белән өйдә икәү генә булганда, без бергәләп ике җыр – “Сарман”, “Керим әле урманнарга”ны көйлибез. Ул беркайчан кеше янында җырламаса да, миңа кушылып моңланырга ярата.
- Ни өчен артист һөнәрен сайладың, ә җырчы булып китәргә уйламадың?
- Бик кызык сорау бу. Мин 7 сыйныфтан 11гә кадәр Кукмара сәнгать мәктәбенә йөрдем, вокал сыйныфында укыдым. Остазым Алия Курочкина иде. Вокал юнәлеше буенча укырга керермен дип, аның белән ничә еллар әзерләндек. Тик һөнәр сайлау вакыты җиткәч, уйландыра башлады. Укытучым җырларга өйрәтсә дә, хәзерге эстрадада шоу, матур-матур костюмнар кирәк бит. Уйлап-уйлап карадым да: “Ә кем миңа булышыр, кем мине ул дәрәҗәгә күтәрер?” - дидем. Аннары укытучым: “Быел менә шундый приказ чыккан: Фәрит Бикчәнтәев курс җыя. Тормышыңны сәнгать белән бәйлисең килсә, театрга бар әле. Анда сине бар яктан да үстерерләр”, - дип күндергәч, мин шунда укырга керергә ниятләдем. Баштарак театр дөньясының нәрсә икәнен аңлап бетермисең икән. Сүз ятлыйм да сөйләп йөрим дип уйлыйсың. Тик бүгенге көндә әлеге юлдан китүемә һич кенә дә үкенмим.
- Рәзилә, син Анна Батуринаның “Фронтовичка” спектаклендә төп рольне башкардың. Ул – бик авыр спектакль. Шуңа да рольгә кереп китүе кыен булмадымы?
- Дөресен генә әйткәндә, режиссер әлеге рольне тәкъдим иткәч, куркып калдым, нишләп мин, дигән сорау да туды. Ә ул курыкма, бергәләп эшләп чыгарбыз, дип тынычландырды. Шунысы авыр булды: кыска гына вакыт эчендә спектакльне яхшы итеп куярга кирәк иде. Көн-төн эшләгәнлектән, ашарга да пешмәде, идән дә юылмады, дигәндәй. “Тамашачыга, миннән ниндидер нәтиҗә көткән режиссерга менә шушы образны тудырып бетерә алырмынмы?” - дигән курку бар иде күңелдә. Без, Аллага шөкер, сугыш күргән буын булмасак та, үзебезчә тырыштык. Бу рольне уйнар өчен миңа ябыгырга да туры килде, чөнки сугыштан кайткан кеше ябык булырга тиеш иде. Моның өчен режиссерга рәхмәтлемен. “Фронтовичка” спектаклендә мин генә түгел, гомумән, труппабыз бөтен җанын-тәнен биреп көч куйды. Безгә бербөтен булып эшләү кирәк иде.
- Син үзеңнең беренче ролеңне хәтерлисеңме?
- Мин бирегә эшкә килгәч, күбесенчә “ввод” (күптән түгел куелган яки инде күптән барган спектакльгә теге яки бу рольгә башка артистны билгеләү) булды. Режиссерыбыз Рамил абый Фазлыев “Гүзәлем Әсәл” спектаклендә Хәдичә роленә керткәч, бик курыккан идем. Август аенда килсәм дә, сентябрьдә Кыргызстанга китәргә кирәк иде. Сәхнәгә чыгып эшлибез дә, соңыннан Рамил абый: “Мин синең күзләреңдә бары тик курку гына күрәм, әйдә, ул уйларыңны башыңнан җибәр”, - диде.
- Айгөл Әхмәтгалиеваның “Күз нурларым” спектаклендә Ана ролен башкардың. Тамашачы буларак әйтәсем килә: син әниләр күңеленә барып җитә алдың. Ә үзеңә роль ничек бирелде?
- Без бу хакта Рамил абый белән дә фикер алыштык. Әлеге рольне Рәзилә Заһидуллина белән икебез башкарабыз. Үзара сөйләшкәндә ул болай дип әйтә: “Кайбер өлештә, балалар турында сөйләгәндә үз балаларым искә төшә дә түзеп калып булмый, елыйсыларым килә”. Ә минем балаларым да юк бит әле, шуңа да бу хисләрне аңлап булмый, димен. Рамил абый: “Син эчкә кереп казынма, үзеңнән эзләмә. Шушы хатын буларак, спектакльгә шул күзлектән кара”, - ди. Спектакльне куеп, премьера беткәч тә, барыбер нәрсәдер җиткермәдем дип уйландым. Тамашачы аңлый алган икән, мин бик шат. Аннары артист кеше үзеннән канәгать булырга тиеш тә түгелдер инде.
- Гаилә хәлең белән дә таныштырсаң иде.
- Тормыш иптәшем – Мамадыш егете Илфат Шәрифуллин. Ул да минем кебек үк – артист. Икебез дә Әтнә театрында эшлибез.
- Рәзилә, әңгәмәң өчен рәхмәт. Киләчәктә дә үзеңне яңа спектакльләрдә күрергә насыйп булсын.
Әңгәмәне Гөлнар МӨХӘМӘДҖАНОВА алып барды
фото: гаилә архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев