Рухи мирасыбызны барлаучы хезмәт: «Кукмара районы мәчетләре» дип исемләнгән тарихи энциклопедия дөнья күрде
800 битлек китапта район территориясендә урнашкан мәчетләрнең тарихы, аларның төзелү еллары, эшчәнлекләре, имамнар һәм дин әһелләре турында бай мәгълүмат тупланган.
Районыбыз тарихында әһәмиятле вакыйга булды — «Кукмара районы мәчетләре» дип исемләнгән саллы китап, тарихи энциклопедия дөнья күрде.
Әлеге басма районның рухи тормышын, ислам диненең үсеш юлын һәм гасырлар дәвамында сакланып калган дини мирасны чагылдыручы әһәмиятле хезмәт булып тора.
800 битлек китапта район территориясендә урнашкан мәчетләрнең тарихы, аларның төзелү еллары, эшчәнлекләре, имамнар һәм дин әһелләре турында бай мәгълүмат тупланган. Архив чыганаклары, тарихи документлар, фотоматериаллар белән баетылган хезмәтнең авторлары — тарихчы Фәрит Вәлиев, ветеран укытучы, Иске Пенәгәр авылы имам-хатыйбы, иске имля язмаларын тәрҗемә итү өстендә зур хезмәт куючы Зыятдин Нәҗметдинов.
Район имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев, китап авторлары белән очрашып, әлеге кыйммәтле ядкәр, анда урын алган язмалар турында фикер алыштык.
«Районыбыз авыллары, мәчетләре саллы тарихка ия. Шуларны бергә туплау өчен бик күп хезмәт куярга кирәк. Моны үзең генә башкарып чыгу мөмкин түгел. Алты ел элек районыбыз хәзрәтләре белән киңәшләшеп, тарихчы Фәрит абый Вәлиев, метрикәләр тәрҗемә итүче Зыятдин хәзрәт Нәҗметдинов белән сөйләшеп, зур эшкә керешкән идек. Аллаһы Тәгаләнең йортларын салдыручы, аларны эшләтүче һәм хезмәт куючы хәзрәтләребез, абыстайларыбыз, иганәчеләр — һәрберсенең тырышлыгын тарихка язып калдыруны ниятләдек һәм уртак тырышлык белән узган ел «Кукмара районы мәчетләре» дигән китап дөнья күрде. Авторлар алты ел дәвамында материаллар җыеп, мөселман авыллары тарихын, хәзрәтләрнең, өлкән буын вәкилләренең истәлекләрен барлап, мәчетләрнең язмышын тергезде. Китапта бүгенге көндә эшләп килүче мәчетләр белән беррәттән, халык хәтерендә сакланган гыйбадәт йортлары турында да мәгълүматлар бирелде. Әлеге басма район халкы, дин әһелләре, тарих белән кызыксынучылар, укучылар һәм яшь буын өчен аеруча кыйммәтле, — ди Рәдиф хәзрәт Тимергалиев. — Китап мең данәдә нәшер ителде. Киләчәктә электрон вариантын да эшләү планы бар».
Китап авторларының сүзләре буенча, райондагы 120 авылның 70е әлеге басмага кертелгән, 1600 еллар ахырыннан башлап бүгенге көнгә кадәр кыскача тарихлары бирелгән.
«1700 елларда авылларда кемнәр яшәгән, алар ни белән шөгыльләнгән? Архив документларында безнең районның иң беренче муллалары кайчан искә алынган, тарихи документларда мәчетләр кайчан күренә башлаган? Без әлеге хезмәттә боларның һәммәсен күрсәтергә теләдек. 1830 елдан башлап сакланып калган метрикә кенәгәләре аша сорауларга җаваплар табылды. Китапта Совет чорына кадәр булган бик күп тарихи мәгълүматлар урын алды. 1930 елларда ябыла башлаган дин йортлары 1940 елларга үз эшчәнлекләрен рәсми рәвештә туктаткан. Шунлыктан ул чордагы дин әһелләре, мәчетләр турында мәгълүматлар бик аз. Архивтагы «Дини эшләр буенча мәсьәләләр» дигән папкада нибары 5-6 авыл турында гына материал сакланган», — ди районыбыз тарихчысы Фәрит Вәлиев.
«Кукмара районы мәчетләре» дигән китапка язмалар туплый башлаганчы мөхтәсибәт тарафыннан һәр авылның имамына мәгълүматлар әзерләү турында йөкләмә бирелгән.
«Бу эшкә һәркем бердәм булып кушылды, — дип сүзен дәвам итә тарихчы. — Билгеле булганча, күп авылларның мәчетендә мәдрәсәләр эшли. Китапта дингә хезмәт итүче абыстайларны да күрсәтәсе килде. Шулай ук авыл тарихларын туплап, китаплар чыгаруга үз өлешләрен кертүче тарихчыларны да игътибардан читтә калдырмадык. Авылларга бер генә түгел, 3-4 мәртәбә бардык, имамнар, авыл халкы белән аралаштык, фотоларга төшердек».
Архив материалларының күбесе Уфа, Киров һәм Казаннан алына.
«Архивларда 1830 елдан 1915 елга кадәрге метрикәләр сакланып калган. Шуларны соратып алып, танышып, өйрәнеп, иске татар язуыннан тәрҗемә итеп, материалларны Фәрит Хашим улына тапшырып бардым. Метрикәләр тәрҗемәсе белән шөгыльләнгәч, миңа бу эш бер дә авыр булмады. Шулай ук район газетасында мәчетләр турында басылып чыккан язмалар да файдаланылды. «Таҗлы вирус» башлангач, күбрәк архив эшләре белән шөгыльләндек. Соңыннан кабат авыллар буйлап йөрдек. Алты ел эчендә бик күп үзгәрешләр булган иде: яңа мәчетләр дә салынган, төзекләндерү эшләре дә башкарылган. Хәзрәтләрнең дә кайберләре алышынган. Шуның өчен китапны бастырганчы, бик күп яңалыклар кертергә, дөреслеген кат-кат тикшерергә туры килде, — ди Зыятдин хәзрәт Нәҗметдинов. — Метрикәләрдә имамнарның нәсел чылбырын өзмәүләрен күрәбез. Аларның хезмәтен уллары, оныклары дәвам иткән. Боларның һәммәсе турында мәгълүматлар китапта урын алган».
Бу — дини китап кына түгел, ә чын мәгънәсендә универсаль энциклопедия. Әлеге басма озак еллар дәвамында кулланылышта булыр дип ышанабыз.
Фото: шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев