Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов православие динендәгеләрне Пасха бәйрәме белән котлады

«Бөтен дөнья христианнары өчен Пасха –аеруча тантаналы күтәренкелек вакыты, аларның һәрберсенең тормышында һәм тулаем кешелек тарихында гаять зур вакыйга», - диелә котлауда.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Пасха бәйрәме белән котлады.

«Православие динендәгехөрмәтле ватандашлар! Сезне Бөек пост тәмамлану һәм Христосның яңадан туу бәйрәме уңаеннан чын йөрәктән тәбрик итәм. 

Бөтен дөнья христианнары өчен Пасха –аеруча тантаналы күтәренкелек вакыты, аларның һәрберсенең тормышында һәм тулаем кешелек тарихында гаять зур вакыйга. Христосның яңадан тууы мәңгелеккә әверелгән, гөнаһлардан арындырылган яңа тормыш башлану турында могҗизалы хәбәрбилгесе буларак кабул ителә. Пасха кешеләргә өмет, явыз көчләр алдында куркып, каушап калмаска көч бирә, камиллек үрләренә юл ача.

Без яшәгән четерекле заманда уртак җиребездә барлык милләт һәм дин вәкилләре тарафыннан тупланган мәңгелек рухи хәзинәләрне – төрле халыкларның диненә, мәдәниятенә һәм теленә ихтирамлы мөнәсәбәтне, үзара аңлашунысаклау һәм көчәйтүбигрәк тә зур әһәмият ала. Бөек язучы Николай Васильевич Гоголь бу бәйрәмнең асылыәлеге тантаналы көндәкешене олылауда, аны иң-иң газизеңдәй кочагыңа алуда, иң кадерле туганың итепкүкрәгеңә кысуда, очратканда, иң якын дустыңны күргәндәйсөенүдә чагыла дип аңлата. 

Пасха ул – тынычлыкка, рухи яңарышка, миһербанлыкка, тәүбә итүгә, үпкә-ачусакламаска Илаһтан иңдерелгән  өндәү. Православие, ислам һәм башка традицион диннәр арасында элек-электән нык дуслык-татулык урнашкан Татарстанда Христосның яңадан тууын бәйрәм итү һәрчак кешеләрнең бер-беренә хәерхаһлыгы һәм  бердәмлегерухында уза. Православие динендәге ватандашларгаилә-җәмәгатьләре, кардәшләре, күршеләре һәм бүгенге көндә аеруча ярдәмгә мохтаҗ, йорт-җирләрен ташлап, күченеп килергә мәҗбүр булган кешеләр белән  үз йөрәк җылысынһәм бүләк-күчтәнәчләренбик теләп бүлешер дип ышанам. 

Нурлы Пасха бәйрәме дин тотучыларны иң мөкатдәс хакыйкатькә, хөрлеккә һәм әхлакый камиллеккә  ирешү ниятләрендә  ныгытсын! Сезгә бәхет, сүрелмәс яшәү дәрте, сәламәтлек һәм иминлек телим!» - диелә котлауда.

фото: president.tatarstan.ru
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев