Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов республика халкын Конституция көне белән котлады

Бүгенге көндә Татарстан Конституциясе республиканың социаль-икътисадый, иҗтимагый-сәяси үсеше нигезен тәшкил итә.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан татарстанлыларны котлады. Бу хакта «Татар-информ» МА хәбәр итә.

«Гаять зур әһәмияткә ия бу документ халыкның күмәк фикер алышуыннан соң кабул ителде һәм бер чордан икенчесенә күчеш барган вакытта республиканың күпмилләтле халкы ихтыярын чагылдырды, төрле сәяси карашлы кешеләрне, төрле милләт һәм дин вәкилләрен берләштерде.

Татарстан Республикасы Конституциясе дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары системасын төзергә, дәүләт эшчәнлегенең җәмгыять мәнфәгатьләрен кайгыртуга юнәлтелгән булуын, төрле милләтләрнең рухи яңарышын, мәдәниятләре һәм телләре үсешен, иҗтимагый оешмаларга булышлыкны тәэмин итәргә мөмкинлек бирде.

Бүгенге көндә Татарстан Конституциясе республиканың социаль-икътисадый, иҗтимагый-сәяси үсеше нигезен тәшкил итә, гражданнарга хокукый һәм әхлакый маяк булып тора.

Хакимиятнең барлык тармаклары һәм дәрәҗәләренең үзара тыгыз хезмәттәшлеге, федераль үзәкнең һәм шәхсән Президентыбыз Владимир Путинның ярдәме илкүләм проектларны һәм республика программаларын, кыю яңа идеяләрне нәтиҗәле тормышка ашыру, бөтен Россия күләмендәге һәм халыкара зур чараларга мәйдан бирү мөмкинлеге тудыра.

Без кешеләрнең яшәү шартларын эзлекле рәвештә яхшырта киләбез, шәһәрләребезне, торак пунктларыбызны төзекләндерәбез, гореф-гадәтләребезгә тугрылык саклап, республиканың бүгенгесе һәм киләчәге турында кайгыртабыз.

Кадерле татарстанлылар!

Сезгә чын йөрәктән сәламәтлек, рухи күтәренкелек һәм иминлек телим.

Бәйрәм мөбарәк булсын! Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән!» — диелә Рәиснең котлавында.

Фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев