Россиянең алтын запасы бер ел эчендә рекордлы 130 миллиард долларга арткан
2025 елның 1 гыйнварена Россия саклагычларындагы алтын 195,7 миллиард долларга бәяләнгән.
Алтынга бәяләрнең шактый артуы нәтиҗәсендә, Россиянең алтын запасы бер ел эчендә рекордлы 130 миллиард долларга арткан. Бу хакта Үзәк банк мәгълүматларына таянып, РИА Новости хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.
2025 елның 1 гыйнварена Россия саклагычларындагы алтын 195,7 миллиард долларга бәяләнгән. Агымдагы ел башына күрсәткеч 326,5 миллиард долларга җиткән.
Бәянең үсүе кыйммәтле металлга бәя артуга бәйле: бу вакыт эчендә алтын бәясе 1,7 тапкырга артты.
Шул ук вакытта Россиянең алтын запасы күләме бер ел эчендә бераз кимегән — 0,2 миллион тройск унциясенә яки 6,2 тоннага.
Гыйнвар башына ил резервларында алтын өлеше 43,3 процент тәшкил иткән. Чагыштыру өчен, резервларның валюта өлеше шул ук чорда 3,6 процентка гына арткан һәм 428,3 миллиард долларга җиткән.
Фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев