Россиялеләр гыйнвар аенда 400 млрд сумга якын ипотека кредиты алган
«Скоринг бюро»да мондый кискен үсеш дәүләт ярдәме программасы шартларын үзгәртү алдыннан югары ихтыяҗ белән бәйле булырга мөмкин дип аңлаталар.
2026 елның гыйнвар аенда Россия банклары 396,5 млрд сумлык ипотека кредиты биргән — бу узган елның шул ук аена караганда 3 мәртәбә күбрәк. Бу хакта «РИА Новости»га «Скоринг бюро» компаниясендә хәбәр иткәннәр, дип яза «Татар-информ» МА.
Ел башында Россия халкы 396,5 млрд сумлык 82,3 мең ипотека рәсмиләштергән. Ә узган елның гыйнварында банклар 118,9 млрд сумлык 31,3 мең кредит биргән булган. «Скоринг бюро»да мондый кискен үсеш дәүләт ярдәме программасы шартларын үзгәртү алдыннан югары ихтыяҗ белән бәйле булырга мөмкин дип аңлаталар.
Гыйнвар аенда ипотека кредитының уртача күләме 4,8 млн сум тәшкил иткән — бер ел эчендә ул 1 млн сумга арткан.
Банкларның гомуми ипотека портфеле 23,7 трлн сумга җиткән, бер ел элек бу күрсәткеч 21,5 трлн сум тәшкил иткән.
Быелның 1 февраленнән Россиядә гаилә ипотекасы буенча яңа кагыйдәләр гамәлгә керде: хәзер ир белән хатын аерым-аерым ташламалы кредит ала алмый. Яңа шартлар буенча икесе бергә бер генә займ рәсмиләштерә ала.
Фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев