Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Россиядә хәмер сатуны кичен һәм иртәнге сәгатьләрдә сатуны тыярга мөмкиннәр

Спирты күп булган хәмер сатуга чикләүләр кертү мәсьәләсен муниципалитетлар хәл итәчәк.

Россиядә алкогольгә каршы яңа чаралар карала, шул исәптән 20.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр спирты күп күләмдә булган эчемлекләр сатуны тыю. Моннан тыш, мондый эчемлекләрне 21 яше тулган сатып алучыларга гына сату рөхсәт ителергә мөмкин. РИА Новости бу турыда Сәламәтлек саклау министрлыгы отчетына сылтама белән хәбәр итә, дип яза "Татар-информ" МА.


Ведомствода аңлатуларынча, чараларны катгыйландыру алкоголь һәм тәмәке сату буенча планлаштырылган күрсәткечләрнең артуы белән бәйле. Бу чикләү 17,5 градустан югарырак булган алкоголь продукциясенә кагылачак.

Хисапта күрсәтелгән тагын берничә пункт спирты күп булган алкоголь рекламасын, яңа клипларда, фильмнарда, сериалларда, музыкада һәм башка урыннарда мондый продукциянең товар билгеләрен күрсәтүне тыюга бәйле.

Спирты күп булган хәмер сатуга чикләүләр кертү мәсьәләсен муниципалитетлар хәл итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев