Россиядә быел яңа туган балалар өчен бүләк комплектларына ГОСТ барлыкка киләчәк
Күп кенә төбәкләрдә мондый җыелмаларны тапшыру практикасы бар.
2026 елда Россиядә яңа туган балалар өчен бүләк комплектларына илкүләм стандарт эшләнәчәк. Бу хакта РИА Новости агентлыгына Роскачество башлыгы Максим Протасов хәбәр иткән, дип яза «Татар-информ» МА.
Агентлыкка биргән интервьюсында ул күп кенә төбәкләрдә мондый җыелмаларны тапшыру практикасы булуын сөйләгән. Аның сүзләренчә, иң яхшы мисалларны гомумиләштерергә һәм төбәкләр өчен киңәш сыйфатында илкүләм стандарт булдырырга кирәк.
Роскачество башлыгы ана кешенең бала тудыру йортыннан нинди продуктлар һәм продукция җыелмасы белән чыгарга тиешлеген, яңа туган сабый өчен эталон тартманың нинди составта булырга тиешлеген билгеләргә кирәклеген билгеләп үтә.
Фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев