Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Россиядә «больничный»ны МАХ аша ябарга мөмкин булачак

МАХ ярдәмендә табиблар пациентның сәламәтлеген бәяләү һәм, әгәр ул инде терелгән икән, больничныйны ябу өчен онлайн-консультацияләр үткәрә алачак.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы дәвалаучы табибларга больничныйларны читтән торып ябу өчен МАХ мессенджерын кулланырга рөхсәт итте. Бу хакта РБК Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының сәламәтлек саклауны оештыру һәм мәгълүматлаштыру үзәк институты директоры Ольга Кобякова сүзләренә һәм ведомство документларына сылтама белән хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.

МАХ ярдәмендә табиблар пациентның сәламәтлеген бәяләү һәм, әгәр ул инде терелгән икән, больничныйны ябу өчен онлайн-консультацияләр үткәрә алачак. Кабул итүгә шәхсән килергә кирәкме дигән карарны табиб үзе кабул итә.

Мондый технологияләр башка очракларда да файдалы булырга мөмкин: авыру гаилә әгъзасын караганда, шулай ук карантин яки йогышлы авырулар чыгу куркынычы булганда.

Фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев