Россиядә 2026 ел ахырына кадәр өч кыска эш атнасы көтелә
Якындагы кыска эш атнасы июньдә булачак.
Россиялеләрне 2026 ел ахырына кадәр тагын өч кыскартылган эш атнасы көтә, дип хәбәр итә «РИА Новости». Бу хакта «Татар-информ» МА яза.
Якындагы кыска эш атнасы июньдә булачак. Эш көннәре 8 июньнән 11 июньгә кадәр генә, аннары ил халкы 12 июньдә Россия көнен билгеләп үтәчәк. Гомумән алганда, россиялеләр өч көн рәттән ял итә алачак.
Аннан соңгы кыскартылган эш атнасы ноябрьгә туры килә. 4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү сәбәпле, 2, 3, 5 һәм 6 ноябрь эш көннәре булачак.
Тагын бер кыска эш атнасы ел ахырында көтелә. Россиялеләр 28-30 декабрьдә эшләячәк. Пәнҗешәмбе, 31 декабрь, ял көне булачак, аннары Яңа ел каникуллары башланачак.
Фото: Владимир Васильев/ «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев