Россия халкын март башында озын ял көннәре көтә
Бу хакта Президент академиясе эксперты Татьяна Подольская хәбәр итте.
Март башында Россия халкы өч көн рәттән ял итәчәк. Бу Халыкара хатын-кызлар көненең якшәмбегә туры килүе белән бәйле, ә ял көне дүшәмбегә, 9 мартка күчерелә. «РИА Новости» билгеләп үткәнчә, бу хакта Президент академиясе эксперты Татьяна Подольская хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» МА.
Биш көнлек график буенча эшләүчеләр өчен ял көннәре 7 марттан 9 мартка кадәр дәвам итәчәк.
Татьяна Подольская айның икенче эш атнасы кыскартылачак — ул дүрт көн дәвам итәчәк һәм 10 мартта башланачак дип ачыклык кертте.
Фото: «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев