Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Ришвәт бирүче дә, алучы да гаепле

Кечкенә генә «бүләк» белән башланган гаделсезлек зур ришвәткә әйләнергә мөмкин.

Ришвәтчелек — бүгенге җәмгыятьтә иң куркыныч һәм тамырлы проблемаларның берсе. Кемдер аны гадәти хәл итеп кабул итсә, дин әһелләре моңа нык каршы чыга. Ришвәт — ул гөнаһ, иман зәгыйфьлеге, нәфес коллыгына бирелүнең ачык күрсәткече, ягъни һәлакәткә илтүче юл. Бу хакта тулырак без Туеш мәчете имамы Айрат хәзрәт Шәфигуллин белән сөйләштек.

— Айрат хәзрәт, ришвәтчелек турында ислам нинди караш тота?
— Ислам дине ришвәтчелекне катгый рәвештә тыя. Бу хакта Коръәндә дә, хәдисләрдә дә ачык әйтелә. Аллаһы Тәгалә «Бәкара» сүрәсенең 188нче аятендә болай ди: «Бер-берегезнең малларын нахак юл белән ашамагыз. Белеп торып, кешеләрнең малларын гөнаһ белән ашавыгыз өчен хакимнәргә бирмәгез». Бу аять ришвәтнең асылын ача: кеше башкаларның хакын гаделсез юл белән үзләштерә. Мондый гамәл — имансызлык, намуссызлык билгесе. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с. г. в.) болай дигән: «Аллаһның ләгънәте булсын ришвәт бирүчегә дә, алучыга да, арадашчыга да». Димәк, бу эштә катнашкан һәркем җаваплы һәм гөнаһлы.

— Кайберәүләр ришвәтне «бүләк» дип акларга тырыша. Бу очракта аерма бармы?
— Исламда һәр гамәлнең кыйммәте — нияттә. Әгәр кеше бүләкне ихлас күңелдән, рәхмәт йөзеннән бирә икән — бу саваплы эш. Әмма бүләк артында максат ята — мәсьәләне тизрәк хәл итү, үз файдасына бору, гаделсез өстенлек алу — бу инде ришвәт санала. Тарихта шундый гыйбрәтле мисал бар. Гомәр бине Габделгазиз исемле хәлифәгә күршесе алма кәрзине җибәрә. Ләкин хәлифә аны кабул итми һәм болай ди: «Пәйгамбәребез бүләк кабул иткән, ләкин мин моның ришвәт булуыннан курыктым». Менә бу — тәкъвалык һәм гаделлек үрнәге. Бүген дә җитәкче дә, гади хезмәткәр дә шушы чикне тоеп яшәргә тиеш.

— Коръәндә ришвәтчелек рухи һәлакәт буларак та күрсәтелә, шулаймы?
— Әйе. Аллаһы Тәгалә «Ән-Нисә» сүрәсендә әйтә: «Тыелган булса да, риба алулары һәм ялган юл белән кешеләрнең малларын ашаулары сәбәпле, аларга тилмерткеч газап әзерләдек». Монда ришвәт, алдау, риба, урлау — барысы да бер рәттән тора. Чөнки алар кешеләр арасындагы ышанычны, гаделлекне юк итә. Кеше дөньяда төрле юллар белән җәзадан кача ала, әмма Ахирәттә Аллаһ хозурында һәркем кылган гамәле өчен җавап бирәчәк. Динле кеше моны онытмаска тиеш.

— Ришвәтчелекне кайберәүләр «заман чире» дип атый. Ә бит Коръәндә дә бу күренеш искә алына...
— Әлбәттә. Ришвәт яңа күренеш түгел. Ул элекке халыклар арасында да булган. Аллаһы Тәгалә «Маидә» сүрәсендә болай ди: «Аларның күпчелегенең гөнаһлы эшләрдә, золымда һәм хәрәм ашауда ярышканнарын күрерсең. Алар кылган нәрсәләр никадәр яман!» Бу сүзләр мең еллар элек иңдерелгән, әмма бүген дә актуаль. Димәк, ришвәтчелек — вакыт белән түгел, ә кешенең иманы, рухи хәле белән бәйле чир.

— Хәзрәт, бүген кешеләр еш кына: «Ришвәт бирмәсәң — эш бармый», — дип зарлана. Бу очракта дин нәрсә киңәш итә?
— Монда ике як та җаваплы. Әгәр кеше, акча «төртеп», үз эшен хәл итәргә омтыла икән, ул да гөнаһлы. Бирүче булмаса, алучы да булмас иде. Без, кешеләр, шушы юл белән үзебез системаны бозабыз. Мөмкин булса, гадел юл белән, сабырлык, догалар аша, Аллаһтан ярдәм сорап хәл итәргә кирәк. Аллаһы Тәгалә «Талак» сүрәсендә болай ди: «Кем Аллаһтан гөнаһтан сакланса, Аллаһ аңа чыгар юл бирер һәм көтмәгән җирдән ризыкландырыр». Димәк, иманлы кеше ришвәт юлына кермәсә дә, Раббысы аңа ярдәм итәр.

— Ришвәтчелек җәмгыятькә нинди зыян китерә дип уйлыйсыз?
— Бу — җәмгыятьнең нигезен җимерүче чир. Ришвәтчелек булган җирдә гаделлек бетә, кешеләр арасында ышаныч югала. Хезмәт урыннарында намус түгел, ә кесә калынлыгы бәяләнә башлый. Нәтиҗәдә, җәмгыятьтә икейөзлелек, кара күңеллелек, нәфес өстенлек ала. Бу хакта Пәйгамбәребез (с. г. в.) кисәткән: «Ришвәт таралган халык арасында курку чолгап алмыйча калмас». Димәк, мондый җәмгыятьтә бәрәкәт тә, тынычлык та булмый.

— Ришвәтчелек белән ничек көрәшергә соң? Моңа кагылышлы җәзалар җитәрлекме?
— Юк, җәза гына җитми. Ришвәтчелек — рухи авыру. Аны канун белән генә түгел, ә тәрбия, иман, әхлак аша дәваларга кирәк. Динсез җәмгыятьтә кеше Аллаһтан курыкмый, ә бары тик җәзага карап эш итә. Әмма хак мөселман белә: дөнья җәзасыннан качарга мөмкин, ә Ахирәт җәзасыннан — юк. Шуңа күрә тәрбия гаиләдән, мәчеттән, мәктәптән башланырга тиеш. Һәр кеше үз урынында гадел булса гына бөтен системаны үзгәртеп булачак.

— Борынгы заманнарда яки соңрак мөселман җитәкчеләр арасында бу мәсьәләгә карата нинди үрнәкләр бар?
— Бик күп гыйбрәтле мисаллар бар. Мәсәлән, хәлифә Гомәр бине Габделгазиз халык арасындагы гаделлекне саклау белән билгеле. Ул хәтта бүләк кабул итүдән дә курыккан. Яки Әнуширван патша мисалы. Аның илендә ике кеше җир сатып алган, һәм шунда хәзинә табылган. Берсе — аны икенчесенә, икенчесе беренчесенә кайтарырга теләгән. Алар бәхәскә килгәч, патша аларга балаларыгызны өйләндерегез дә хәзинәне яшьләргә бирегез, дигән. Бу — гаделлек һәм намус үрнәге. Җитәкче гадел булганда, халкы да гадел.

— Ә хәзерге чор кешесенә сез нинди киңәш бирер идегез?
— Беренчедән, үзебездән башларга кирәк. Кечкенә генә «бүләк» белән башланган гаделсезлек зур ришвәткә әйләнергә мөмкин. Икенчедән, һәр гамәлдә Аллаһы каршындагы җаваплылыкны истә тотарга кирәк. Кешене Аллаһтан башка беркем дә тулысынча күрми, әмма һәр гамәл язылып бара. Шуңа күрә хәлебез авыр булганда да, «Акча биреп кенә хәл итим әле», — дип уйламыйк. Аллаһы Тәгаләгә тәвәккәллик, гадел юл белән, сабырлык белән максатка ирешик. Һәм иң мөһиме — үзебез ришвәт бирмәсәк, аны сораучы да кыен хәлдә калыр.

— Сөйләшүебез азагында, Айрат хәзрәт, бу темага йомгак ясап, ни әйтер идегез?
— Ришвәтчелек — дөньяны да, ахирәтне дә бозучы гөнаһ. Пәйгамбәребез (с. г. в.) әйткәнчә: «Кем ришвәт аша кәсеп итсә, ул малның бәрәкәте булмас». Һәркем Аллаһы Тәгалә алдында җаваплы. Шуңа күрә ришвәт урынына дога, гаделлек һәм тырышлык кулланыйк. Аллаһы Тәгалә әйткәнчә: Кем Аллаһка ышанып, эшен Аңа тапшырса — Аллаһ аңа җитәдер". Җәмгыятьнең сафлыгы һәркемнең күңелендә башлана. Иманлы кеше булганда гына без гадел, көчле һәм бәрәкәтле илдә яшәячәкбез.

Рәсем ясалма интеллект белән ясалды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев