Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Республика ифтары 13 март көнне Казан Экспода үтәчәк

Ифтарда 10 мең кеше катнашыр дип көтелә.

Республика ифтары 13 мартта Казан Экспо Халыкара күргәзмәләр үзәгендә узачак. Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә узган матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр, дип яза «Татар-информ» МА.

Ифтарда 10 мең кеше катнашыр дип көтелә. Казанда ифтарларны 49 мәчеттә үткәрәчәкләр. Ифтарда катнашырга теләүчеләргә алдан язылырга мөмкин.

2026 елда мөселманнар өчен изге Рамазан ае 18 февральдә кояш баегач башлана, уразаның беренче көне 19 февральгә туры килә. Ураза 29 көн дәвам итә һәм 19 мартта тәмамлана. Шуннан соң 20 мартта Татарстанда Ураза гаетен билгеләп үтәчәкләр, бу көн республикада ял көне булачак.

Фото: Салават Камалетдинов/ «Татар-информ» 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев