Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Редакция кызлары Гайнановларда кунакта булды

«Тәрәзә юа кызлар» акциясенә нәтиҗә ясау көнен бигрәк түземсезләнеп көтеп алдык. Чөнки җиңүченең кем булуын белү үзебезгә дә аеруча кызык иде.

Районыбызның төрле почмакларыннан, хәтта Лубяннан да газетабызга язылу турында квитанцияләрне алдык. Лубянга да барырга әзер идек.

Әмма бу юлы ниндидер илаһи, сихри көчләр безгә хәерхаһлы булып чыкты: компьютердагы махсус программа  җиңүчебезнең Кукмараның Вахит урамында яшәүче Минзилә апа Гайнанова икәнен күрсәтте.

Йортның капка төбенә килеп туктауга ук хезмәттәшем Алсу Гатауллина белән  кулыбызга перчаткаларыбызны киеп куйдык. Кулда бүләккә алып килгән өр-яңа кызыл пластмасс чиләк, эчендә 3-4 төрле тәрәзә юа торган чүпрәкләр, сиптерә торган сыеклык... Күрсеннәр әле: без уйнап йөрмибез, ә эшләргә дип килдек! 

«Эш качмас, иң элек чәйләп алабыз», - дип, Минзилә апа, безнең ай-ваебызга карамыйча, өйләренә алып кереп китте.

Өстәл уртасында пыш-пыш итеп ямь-яшел, чәчәкле самавыр кайнап утыра. Ә табында ниләр генә юк. Мичтә пешкән каз коймагы гына ни тора! Кадерле кунагын көткән кебек каршы алды бит әле безне Минзилә апа. Тәрәзә юганда сынатмасак кына ярар иде инде.  

«Кемнәргә чыга икән ул шикәр комы, чеби, катнаш азык, дип уйлый идем. Бу юлы квитанцияне җибәргәндә нәкъ менә монысы безгә чыгар да әле ул дип, өйдәгеләргә дә әйттем. Кызлар-йолдызлар, әйдәгез, тартынып утырмагыз. Чит кешеләр түгел бит сез, үз кешеләр булгач рәхәт тә әле», - дип сүзен дәвам итә чәй ясаган арада Минзилә апа.

Чит кешеләр түгел дип, шуннан чыгып әйтүе Минзилә апаның. Мин аны – Зур Кукмара кызын  шәхсән инде күптәннән, «Росгосстрах»та эшләгән елларыннан ук беләм. Хәтерендә дә яңартты һәм төсмерләде дә: Алсуыбызның әнисе Асия апа белән дә берничә ел элек тау читендә җиләк җыйганда танышкан булганнар икән. 

Чәйләдек, көч тупладык. Әмма бит инде хәзер эшкә дә тотынырга кирәк. Хатын-кызның сүзе бетәмени соң, шул арада җайлап кына әңгәмәбез, Минзилә апа идеясеннән чыгып, өйдәге ир-атлар көче белән төзелгән ишегалдындагы кечкенә генә җәйге өйдә дәвам итте. 

Гайнановлар нигезендә дүрт кеше яши икән: Наил абый 42 ел буе шофер булып эшләп лаеклы ялга чыккан, олы уллары Руслан – шәһәребезнең күппрофильле лицеенда укытучы, кечкенәсе, футбол уены остасы Нияз Нократ Аланындагы «Нур» ширкәтендә хезмәт куя. Шуңа игътибар иттек: гаиләдә өч ир-ат булса да, бар җирләре ялт иткән, чиста-пөхтә.  Хуҗабикәнең матурлык яратканы күренеп тора, зәвык белән эленгән картиналар, матур гөлләр... Сөйләшкән арада  Минзилә апабыз кулына финик җимеше төшләреннән ясалган дисбеләр, әзер төшләр алды. Соңгы вакытта шуларны ясау белән мавыга башлаган. 

«Нәнә гомер-гомергә ташламый, җыеп бара иде аларны. Шуңа күрә тотып атарга ярамый, дигән уй күңелгә сеңеп калган. Иң элек кайнар суга салып җебетеп алам, эшли башлагач та дүрт бармакка лейкопластырь ябыштырам. Кич утырып, карасы чыкканчы, дүртәр сәгать пычак белән кырам аларны. Наил нечкә борау белән тишеп бирә», - дип аңлатты ул эш барышын.  

...Шулай итеп, тәрәзәләрне юмыйча кайтып киттек без Гайнановлардан. Юдырмадылар. Беренчедән, тәрәзә төпләрендәге калын сабаклы, нык булып үскән помидор кәлшәләрен Минзилә апа май бәйрәмнәрендә генә теплицасына күчерә, ә аңарчы һич кенә дә тәрәзә пыялаларына тияргә ярамый икән. Икенчедән, тәрәзәләре болай да чип-чиста, ялтырап тора иде. Әллә без килер алдыннан дүртәүләп тиз генә юып чыкканнармы соң?! Юктыр, күңелләре чиста булгач (ә анысы шулай икәненә бер дә шикләнмибез), тәрәзәләре дә чистадыр аларның...

Фото: Руслан Гайнанов


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk