Райондашыбыз Юрий Гагарин белән хезмәт иткән
Дөньяда беренче очучы-космонавт, ватандашыбыз Юрий Гагаринның, “Восток-1” кораблендә галәмгә күтәрелеп, Җир шары тирәли әйләнеп чыккан көн – 1961 елның 12 апреле бездән елдан-ел ераклаша бара. Шунысы сөенечле: бу бөек шәхесне якыннан күргән, аралашкан кешеләр исән әле.
Шуларның берсе – якташыбыз, Байлангар авылында туып-үскән Мәкъсүт Насыйбуллин. Детектив әсәрләре белән танылган язучы Мәгъсүм Насыйбуллинның энесе буларак та беләләр аны.
Мәкъсүт абый Свердловск өлкәсендә гомер итә. Аның үзе белән элемтәгә кергәч, бик җылы итеп сөйләште, райондашларыбызга сәламнәрен җиткерде. Әлбәттә, телефоннан гына барысын сораштырып бетереп булмый, шуңа күрә язмамны әзерләгәндә хезмәт ветераны Рафаэль Ярмиев туплаган материалларга да таянырга туры килде.
Мәкъсүт абый – сугыш чоры баласы, 1933 елда туган. Яу кырыннан исән-сау кайткан абыйсы Мәгъсүм юллама буенча эшкә Свердловск өлкәсенә билгеләнеп, энесен дә үзе белән алып китә. Егет шунда урта мәктәпне тәмамлап, хәрби диңгез-авиация техник училищеда белем алганнан соң, 1954 елда Төньяк хәрби диңгез флотының 769нчы хәрби һава көчләре авиаполкына җибәрелә.Техник буларак, ул хәрби реактив самолетларны бик җентекләп очышка әзерли, аларның төзеклеген, сугышчан әзерлеген тәэмин итә. Аңлашыла ки: гаять зур җаваплылык сорый торган хезмәт була бу. Аны җиренә җиткереп башкаруы, осталыгы өчен райондашыбыз өлкән техник дәрәҗәсенә күтәрелә.
1957 елда әлеге полкка яшь очучылар белән бергә Оренбург очучылар училищесын тәмамлаган Юрий Гагарин да килә.
“Шат, ачык күңелле булуы, елмаюлы йөзе белән ул тиз арада коллективның үз кешесенә әверелде. Безнең отрядның комсоргы итеп сайланды, - дип сөйләде Мәкъсүт абый. - Башкалар кебек үк ул иң элек очышларны тәҗрибәле инструкторлар белән бергә УТИ МИГ-15 өйрәнү очкычында үтәде. Төнлә дә, көндез дә, төньякның кырыс һава шартларында очып, чыныгу үтте. Аннары инде күкләрне үзе мөстәкыйль рәвештә иңли башлап, югары бәя белән 3 класслы хәрби очучы булып җитлекте. Озак та үтмәстән, аның фотосурәте офицерлар йортындагы Мактау тактасында урын алды.
Юрий Гагаринны да, очкычына техник тикшерү үткәреп, озатып кала идем. Кызганыч, бергә төшкән фотолар сакланмаган. Иртән без барыбыз бергәләп ашханәгә, аннары аэродромга бара идек, кичләрен тагын бергә булдык. Гагаринның хатыны Валентина да шунда килде, алар барак тибындагы йортта яшәделәр. Юрий белән бергә чаңгыда да шудык, мин аны узып китә идем. Дус команда булып яшәдек без, командирларыбыз Бөек Ватан сугышында көрәшеп, Советлар Союзы Герое исемен алган кыю, таләпчән шәхесләр иде.
1959 елда гарнизон таратылды, бу Юрийның язмышына зур йогынты ясады. Берничә иптәше белән бергә ул Мәскәүгә, очучы-сынаучы һөнәренә укырга китте. Сайлап алу бик кырыс булган, шуңа күрә аларга өч тапкыр барырга туры килде. Ниһаять, кабул ителеп, 1959 елның маенда Гагарин башкалага бөтенләйгә күченде”.
1960 елда Мәкъсүт абый үзе дә Свердловск шәһәренә әйләнеп кайта. Турбомотор заводына эшкә урнаша. Анда конструкторлар бюросы җитәкчесе дәрәҗәсенә күтәрелеп, лаеклы ялга чыкканчы эшли.
1961 елның 12 апрелендә ул радиодан космоска совет кешесе очканын ишетеп, бик дулкынланып тыңлаган. Мин белгән Гагарин микән соң ул, дип аптыраган әле башта. 1968 елда аның һәлак булуы турында ишеткәч, бу хәбәргә һич ышанасы килмәгән. Аңламыйм, ничек шулай булырга мөмкин, очкычны яхшы белә иде бит ул, дип борчыла әле дә.
Онытылмаслык якты шәхес – Юрий Гагарин белән өч ел дәвамында янәшә хезмәт итү, аралашу насыйп булган өчен язмышыма бик рәхмәтле мин, ди 85 яшьлек ветеран. Очкычлар белән бәйле яшьлеген онытмый, күккә карап, бүгенге самолетларның очышын күзәтергә ярата икән.
Фото гаилә архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев