Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Райнур Нотфуллин: Үзара салым программасы күп кенә социаль проблемаларны хәл итәргә мөмкинлек бирә

Кукмара шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе узган ел җыелган үзара салым акчаларының нинди максатларга тотылуы, киләчәккә планнар, республика программасы буенча биш ел эчендә башкарылган эшләр турында сөйләде.

Республикада юллар салу, социаль объектларга, күпкатлы йортларга капиталь ремонт ясау, газлаштыру, торак белән тәэмин итү, спорт мәйданчыклары төзү һәм башка бик күп юнәлешләрне үз эченә алган дистәләгән программа гамәлгә ашырыла. Алар арасында «Үзара салым» программасы үзгә бер урынны алып тора. Аның асылы халыктан җыелган акчаның бер сумына дүрт сум исәбеннән дәүләттән субсидия бирелүдән гыйбарәт. Димәк, 500 сум бирәсең, ике мең сум аласың...

«Үзара салым республика һәм федераль программаларны тулыландыручы да булып тора. Узган ел шәһәр халкыннан 4 миллион 200 мең сум акча тупланган иде. Республика бюджетыннан өстәлгәннән соң әлеге сумма 21 миллион сумны тәшкил итте. Акчалар халык җыеннарында кабул ителгән карарлар буенча файдаланылды. Болар: күпкатлы йорт ишегалларын тәртипкә китерү, керү-чыгу юллары, тукталышлар, парк-скверлар, балалар һәм спорт мәйданчыклары ясау, юлларга вак таш түшәү, асфальт җәю, тротуарлар булдыру, урам утлары реконструкциясе, яшелләндерү, зират территорияләрен (шәһәрдә биш зират бар: икесе – яңа, өчесе – иске) төзекләндерү, яшелләндерү һәм башкалар. Бүгенге көндә Кукмарага 100дән артык янгын гидранты кирәк. Аның бер данәсенең бәясе – 60-70 мең сум. Без гидрантларны ел саен әкренләп алабыз һәм урнаштырабыз», - ди шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Райнур Нотфуллин.

Райнур Фәрит улы белән алга таба планлаштырылучы эшләр хакында да сөйләштек.

«Шәһәрдә үз хуҗалыклары белән яшәүчеләр дә шактый. Аларның күбесе “Олимп” Боз сарае, “Зилант” кебек спорт сарайларыннан, уен мәйданчыкларыннан читтә. Шуның өчен киләчәктә, билгеле бер урын билгеләп, шәхси йортлар янына тренажерлар, эскәмияләр, кече архитектура формалары белән махсус җиһазландырылган балалар һәм спорт мәйданчыклары төзергә, ял зоналары булдырырга телибез, - ди ул. - Шулай ук урам юлларын төзекләндерү, җәяүлеләр өчен тротуарлар ясау, ут баганаларын яңарту, лампочкаларны электрны саклап тота торганга алыштыру буенча да эшләячәкбез. Шәһәр халкының иминлеген тәэмин итү өчен видеокүзәтү җайланмалары да бик кирәк. “Имин шәһәр” аппарат-программа комплексын дәвам итеп, күпфатирлы йорт ишегалларына, паркларга, халык аеруча күп йөри торган урыннарга видеокүзәтү җайланмалары урнаштыру нияте дә бар. Әмма барлык эшләрне дә тормышка ашыру өчен финанс мөмкинлекләре кирәк. Шуның өчен мин кукмаралыларны үзара салым программасында актив рәвештә катнашырга чакырам. Үзара салым акчаларын вакытында түләсәк, яшәгән төбәгебез тагын да төзек һәм матур булыр. Әгәр һәркем үз өлешен кертсә, ягъни 500әр сум акча түләсә, без барлыгы 5 миллион сум тирәсе акча җыячакбыз, ә республика исә 20 миллион сумга якын акча өстәячәк. Тик халыктан кертемнәр 25 мартка кадәр җыелган очракта гына без быелга  республиканың финанс ярдәменә өметләнә алачакбыз», - диде ул.


2015 елдан башлап Кукмарада 96 миллион 300 мең сум үзара салым акчасы тупланган. Биш ел эчендә шәһәрдә нинди эшләр башкарылган һәм алар өчен күпме акча тотылган?

- 12 урамда яктыртуны реконструкцияләү, 1700 данә лампа, 20 идарә щитын алыштыру – 21 миллион сум;
- 21 мең квадрат метр мәйданда тротуарлар ясау һәм төзекләндерү – 18,5 миллион сум;
- балалар өчен кече архитектура формалары (МАФ), урам тренажерлары урнаштыру, ике спорт мәйданчыгы төзү – 5 миллион сумга якын;
- 10 данә янгын гидранты урнаштыру – 710 мең сум;
- юл, күперләр ремонты, автомобиль тукталышларын төзекләндерү – 13 миллион сум;
- шәһәрне яшелләндерү өчен ел саен 1000гә якын агач һәм 1500 куак үсентесе утырту - 4 миллион сум;
- зират территорияләрен төзекләндерү, коймаларын алыштыру – якынча 2,5 миллион сум;
- видеокүзәтү җайланмалары, куркынычсызлык коймалары, шлагбаум урнаштыру – 1,5 миллион сум;
- парк һәм ял зоналары ясау – 7 миллион сум;
- яңгыр сулары агу өчен ливневкалар ясау – 3 миллион сумнан артык.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев