Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Рамилә Хәсәнова: Элек-электән Кукмара төбәгендә бик һөнәрле халык яшәгән

Музейда һөнәрчелек темасына аерым урын бирелгән. Ул район халкының ярдәме белән даими яңарып, яңа экспонатлар белән тулыланып тора

Үз тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк, диләр. Ә ата-бабаларыбызның үткәнен аларның көнкүрешеннән башка күзаллау мөмкин түгел. Районыбызның тарихы турында сөйләшкәндә дә иң элек сүзне эшчән, һөнәрле халкыннан башлыйбыз. 

Билгеле, борынгы заманнарда һөнәргә ия булу иң элек исән калу өчен кирәк булса, тора-бара әлеге шөгыльләрен тормыш шартларын яхшырту максатыннан файдалана башлаганнар. Чөнки иген үстерү, терлек асрау гына бөтен салымнарны, түләүләрне башкару өчен җитмәгән. Хатын-кызлар туку, кул эшләрен үзләштерсә, ашарга әзерләсә, ир-атлар тимерчелек, төзелеш, агач эшкәртү һәм башкаларга өйрәнгән.

«Әйе, элек-электән Кукмара төбәгендә бик һөнәрле халык яшәгән. Аркан һәм бау ишкәннәр, мунчала һәм юкә кабыгы сукканнар, чабата үргәннәр... Шулай ук мичкәләр җитештерү кәсебе дә үсеш алган: чиләк, кисмәк, май язгычлары ясаганнар. Бакыр самавырлары, комган, поднос, чәйнекләр, игенчелек кораллары җитештергәннәр. Хатын-кызлар мамык шәл бәйләгәннәр. Күкшел волостенда итек остаханәләрендә кәҗә, сарык тиресеннән читекләр теккәннәр», - дип сөйләде Кукмара туган төбәкне өйрәнү музее директоры Рамилә Хәсәнова.  

Тарихи чыганакларга караганда, алпавыт Лебедев крестьяннары Лубянда (ике хуҗалык), Гурьевка һәм Плаксихада (10га якын хуҗалык) бал кортлары үрчетү һәм кәрзин үрү белән шөгыльләнгән. Хәзерге вакытта умартачылык эше бөтен район буенча киң таралган, ә менә кәрзин үрү Лубян якларында гына сакланып калган. Ул яклар элек-электән урманнарга бай булган, шуңа күрә агач эшкәрткәннәр, сулыкларда балык тотканнар. 

Райондагы һөнәрчелек турында сөйләгәндә  итекчелек тармагы аерым урын алып торган. XIX гасырда ул аеруча тугыз авылда киң үсеш алган.  Аның белән 240 ир-ат, 103 хатын-кыз, 50 бала шөгыльләнгән, дип сөйләделәр музейда. Иң күп итекчеләр Адай, Купка авылларында яшәгән. 1880 елларда итекчелек Түбән Казаклар, аннан соң Күкшелдә киң үсеш ала. Күкшел крестьяннарының даны ерак Себергә һәм Түбән Новгород ярминкәләренә кадәр барып җитә. 
Тик итекчелек эше шактый акча таләп иткән. Йон сатып алу, аны эшкәртү кыйммәткә төшкән. Бер кешегә итекне түшәткәннәр, икенчесе баскан, буявын сатып алырга туры килгән. 

«Бау, аркан ишүчелек турында да  искә алырга кирәк. Ул 1880 елларда Купка, Янсыбы авылларында үсеш ала. Бу эшкә күбрәк хатын-кызлар, балалар җәлеп ителә. Ул иртә яздан кара көзгә кадәр дәвам итә, ә кыр эшләре вакытында туктап торыла. Шулай ук кукмаралылар арасында балта осталары, миччеләр, сәүдәгәрләр дә була», - диде Рамилә Хәсәнова.
Музей җитәкчесе читкә китеп эшләүчеләр турында да телгә алды. Бу шөгыльнең барлыкка килү тарихы 1860 елларга туры килә. Эш эзләп,  Казан, Пермь, Себергә чыгып китәләр. Шулай ук төрле авылларга барып итек басучылар да булган. Бу турыда үземнең дә өлкәннәрдән күп тапкыр ишеткән бар иде. Башкарылган эш күләменә карап, хезмәт хакы алганнар. 

Югары Шәмәрдән якларында исә толып, тун, перчатка, бияләй, бүрекләр теккәннәр. Хәтта читтән килгән сәүдәгәрләр, авылда өйләр алып торып, сарык, бәрән тиресе эшкәртү өчен, аларны кечкенә генә завод буларак кулланганнар. Бераз соңрак әлеге эш Тарлау авылында да үсеш ала. Бу вакытта Кече Кенәдә күн эшкәртү заводы эшли торган була. 

«XIX гасыр ахырында Кукмара территориясендә киез аяк киемнәре җитештерү буенча зур булмаган заводлар барлыкка килә. Мәсәлән, Түбән Казаклар авылында мондый завод 1877 елда крестьян Ситдыйк Габделгафаров тарафыннан ачыла. Биредә сезон вакытында 7000 сумлык 3000 пар аяк киеме җитештерелә. Бу өстәмә эш урыннары да дигән сүз бит. Мәсәлән, анда 20 кеше җәлеп ителә. Әзер продукция Минзәлә, Бөгелмә, Алабуга һәм Чистай ярминкәләрендә сатыла. Ә Олыязда киез аяк киемнәре җитештерү буенча өч завод була. Гомумән, Кукмарада халык һөнәрләре турында бик күп сөйләргә була. Безнең музейда һөнәрчелек темасына аерым урын бирелгән. Ул район халкының ярдәме белән даими яңарып, яңа экспонатлар белән тулыланып тора», - диде музей директоры.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев