Кукмара районы тарихын яңартучы Ләбүдә Дәүләтшинаның якты истәлегенә багышлана
Аның вафатына бер ел тулды. Шул уңайдан истәлек язма тәкъдим ителә.
Дәүләтшина Ләбүдә Әхмәтфида кызы (1949-2023) — Кукмара туган якны өйрәнү музеен оештыручыларның берсе һәм 25 ел эшләгән музей директоры, татар дөньясы тарихына Мәчкәрә авылы белән бәйле Ишмән шәҗәрәсен дөньяга таныткан, мәшһүр Чыңгыз Айтматовның нәсел тамыры әнисе ягыннан шушы авылга тоташканын ачыклаган шәхес.
Эзләгән кеше тапмый калмый
Ләбүдә апа белән танышуыма туган авылым — Түбән Үрәснең ислам тарихын өйрәнә башлавым сәбәп булды. Кайчандыр мөшрик булган, табигать көчләренә табынган удмурт бабаларыбызны исламга Мөслим исемле кеше өндәгән, чыгышы белән Мөслим якларыннан булгандыр, дигән риваятьне ишеткәч, дәгъвәтче бабай турында мәгълүмат эзләргә алындым.
Ният изгеләрдән булса, Аллаһы Тәгалә бер могҗизасын юлыңа чыгармый калмый икән. Мөслим бабай турындагы эзләнүләремне ничегрәк башларга, серле йомгакны кай җиреннән сүтәргә икән соң дип уйланып йөргән көннәремнең берсендә ватсап номерыма «Татарлар. Кукмара. 21/07/2020» исеме астында видеоязма килеп төште. Мөслим авылына нигез салучы Мөслим бабайның оныкчыгы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ләбүдә апа Дәүләтшина белән булган очрашу турында бик матур язма иде ул. Районыбызның туган якны өйрәнү музеен җитәкләгән, күп кенә тарихи мәкаләләр, китаплар авторы Ләбүдә апа турында беренче тапкыр шунда ишеттем.
«1710 елларда 4 гаилә хәзерге Мөслим бистәсе урынына килеп яши башлый. Мөслим бабай авылга үзенең исемен бирә. Аның улы Мөэмин старшина була. Ә оныгы Габделрашит мәдрәсә тота», — дип сөйләде ул.
Балаларына, оныкларына күркәм ислам тәрбиясе биргән тәкъва Мөслим бабайның, безнең авыл якларына да килеп чыгып, авыл халкын ислам диненә өндәве бик мөмкин бит. Бәлки ул нәкъ мин эзләгән дәгъвәтче Мөслим бабайдыр. Тиз арада район музееның сайтында күрсәтелгән почта тартмасына Ләбүдә апа исеменә хат язып салдым. Берничә көн көтеп тә җавап булмагач, аның телефон номерын табып, өенә шалтыраттым. Баксаң, шул көннәрдә генә Ләбүдә апаны зурлап лаеклы ялга озатканнар икән. Ләбүдә ханым мине беренче сүземнән үк аңлап алды.
«Әйе, сеңлем, 10 буын бабамны беләм. Тик Мөслим бабам син эзләгән кеше түгел. Ул Мөслимнән беркая да китмәгән. Син эзләгән дәгъвәтче Мөслим бабай үз авылыгыз кешесе түгелме икән? Кирәкле мәгълүматны табу өчен, архив документларына мөрәҗәгать итәргә кирәк дип уйлыйм. Эзләгән кеше тапмый калмый. Авырлыклардан курыкма, алга бар, туктама. Ишектән кусалар, тәрәзәдән кер. Бер ханым, авыл тарихын язам дип, яныма килде. Вакытым юк дип борам да чыгарам, борам да чыгарам. Ә ул кабат-кабат яныма килә. Тәки менә дигән итеп язып чыкты бит китабын. Тарих белән кызыксынган кешене Аллаһы Тәгалә дә ташламый», — дип, алтын киңәшләрен биреп, мине район тарихчысы Фәрит Вәлиевка юллады.
Шул ук көнне Фәрит әфәнденең телефонына шалтыратып гозеремне җиткердем. «Авылыгыз тарихын өйрәнүегезне хуплыйм. Үземдә булган барлык мәгълүмат белән дә рәхәтләнеп бүлешәм», — диде ул. Күп вакыт үтмәде, электрон почтама авылыбыз тарихына кагылышлы бер кочак архив документларының күчермәсе килеп төште.
...Ләбүдә апа дөрес фикерләгән икән. Архивта сакланып калган документлар белән чагыштырып карап, Мөслим бабайның Мөслим якларыннан килгән кеше түгел, бәлки үз авылыбыз кешесе булуын дәлилләргә, риваятьтә килгән мәгълүматларга тирән анализ ясарга насыйп булды.
Әйдәгез, без дә оештырабыз
Авыл тарихын тирәнрәк өйрәнгән саен, туган төбәктә — районның Мәчкәрә авылында үткәрелеп килүче "Мәчкәрә укулары«на бару хыялы белән яна башладым. Мәчкәрәгә барасы килүемнең сәбәбе бик гади. Шиһабетдин Мәрҗани «Мөстафадел-Әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» исемле хезмәтендә Мәчкәрә авылында арлардан бер төркем яшәвен, аларның ислам диненә күчүләре һәм алар өчен авыл бае Мусаның агачтан мәчет салуы турында язып калдырган. Димәк, чыгышыбыз белән без бер тамырдан. Удмурт (ар) бабаларыбыз да ислам динен кабул иткәннән соң, туган авылыбыз уртасында зур таш мәчет салып куйганнар. 117 еллык тарихы булган борынгы мәчетебез төзелешенә Казан байлары белән бергә Мәчкәрә байлары да акча биргән дип фаразлана.
Бүгенге көндә Мәчкәрә авылында ике борынгы мәчет сакланып калган. Ләбүдә ападан Мәчкәрә укулары, авылның борынгы мәчетләре турында сораштырам. Сөйләгән сүзләрен күңелемә сала барам: «Мәчкәрә укуларына охшаш укулар башка төбәкләрдә үткәрелеп килә иде инде. Бервакыт район мөхтәсибе шундый очрашуларның берсеннән кайткач, әлеге укулар турында бик сокланып сөйләп утырды. Уфылдап утырмагыз, әйдәгез, без дә оештырабыз. Безнең бай тарихлы Мәчкәрәбез бар. Документларны үзем әзерләп бирәм, дидем. Беренче укуларны 2018 елны оештырдык».
Мәчкәрә урамнарында Ләбүдә апа аяк басмаган җир калдымы икән?! Әле күптән түгел генә түбәсендә агач үсеп утырган, ташландык хәлдәге борынгы Мәчкәрә мәчетенең тарихи кыйммәте ачыкланган, төзекләндерү эшләре башланган, Мәчкәрәнең атаклы мәдрәсәсендә укыган, укыткан могтәбәр затларның исемнәре ачыкланган. Авыл халкының исламга килүенә зур өлеш керткән, үз авылларында ике зур мәчет, яшәгән төбәкләрендә йөзләрчә мәчетләр салдырган Үтәмешевларның, Мәчкәрәдә тамырлары булган, бөтендөньякүләм билгеле шәхес Чыңгыз Айтматовның шәҗәрәләре төзелгән, кабер ташлары төзекләндерелгән. Бу эшләрнең башлап йөрүчесе Ләбүдә апа булуын без, кешеләр, беркайчан да онытырга тиеш түгел!
Догаларым бик тиз барып ирешә
Ниндидер тылсымлы көчкә ия иде Ләбүдә апа. «Кемнең кем икәнен бик тиз күреп алам, хикмәтле төшләр дә еш керә, кылган догаларым исә бик тиз кабул була», — дип әйтә торган иде. Бервакыт Ләбүдә апа кылган догасы белән бәйле могҗиза турында сөйләде. «Кукмара читендә яңа йорт салдык. Тирә-ягында урман. Кайта торган юлы бик начар, өстәвенә тар иде. Юлның ике ягында да агачлык. Беркөнне эштән кайтып баручы кызым каршына агачлар арасыннан бер ир килеп чыга. Кызым, теге ир килә башлагач, туфлиләрен салып, кулына тота да: “Кагылып кына кара, шушы очлы үкчәләр белән башыңны төеп, миләреңне чәчрәтермен”, — ди. Кызымның тәвәккәллеген күргән ир, әкрен генә чигенеп, агачлар арасына кереп югала. Шушы хәлдән соң мин бу юлны киңәйтергә булдым. Зур-зур агачларны кисеп төпләдек. Эш беткәч, өелгән агачларга ут төрттем. Тиз арада утның ялкыны 4 кат биеклеге күтәрелде. Якында гына урман. Бик курыктым шунда. Җиргә тезләндем дә, кулларымны догага күтәреп: “Әй Раббым, миңа ярдәм ит. Бу утны кимет. Мин бу гамәлемне юл чиста булсын дигән изге ният белән эшләдем, кызым гомере өчен дә бик курыктым”, — дип ялвардым. Ышанасыңмы, ут нәкъ яртылаш кимеде. Мин бит чиста киемнән түгел, тәһарәтле дә түгел, намазга да басмаган идем әле. Шуңа карамастан, Аллаһы Тәгалә догамны шул минутта ук кабул кылды. Авырлык килгәндә, нинди генә халәттә булсаң да, догага кул күтәрү кирәк икән. Бер Аллаһтан гына сорарга. Мин шуңа инандым».
2017 елда Ләбүдә ханым Хаҗ сәфәренә бара. Изге җирләрдә кылган догаларының да бик тиз кабул булуына игътибар итә.
«Кукмара итек фабрикасының элеккеге директоры Шамил Әхмәтшин мин Хаҗ сәфәренә китәр алдыннан гына, нибары 63 яшендә кинәт вафат булды, — дип сөйләде Ләбүдә апа. — Шамил — үзе җитәкләгән оешманың гына түгел, Кукмараның данын да бөтен дөньяга таныткан билгеле шәхес. Кукмара тарихы турында беренче китапны чыгару өчен 800 мең сум акча кирәк булгач, бу сумманы райондагы оешмалардан җыярга куштылар. Кул сузып сорап йөрмим, Әхмәтшин бирсә бирә, бирмәсә юк дип, Шамил янына бардым. Аның искиткеч олы йөрәкле, ярдәмчел кеше икәнен, тарихны яратуын белә идем. Шамил Әхмәтшин бөтен чыгымны берсүзсез үз өстенә алды. Басылачак китапны минем белән үзе дә ике тапкыр укып чыкты, киңәшләрен бирде. Кәгъбәтуллаһка баргач, Михәйдәр улы Шамил рухына дога кылдым. Икенче көнне үк үзен төштә күрдем. Коштабак күтәреп, янына кергәнмен икән, дим. Шундый шат, урынында балкып утыра. Мине күргәч, сикереп торып, табакны алды. Догаларым барып ирешкән икән үзенә дип уйладым».
Намазга басарга төшем ярдәм итте
«Намазга басуым төшем белән бәйле булды, — дип сөйләде Ләбүдә апа. — Бервакыт төш күрәм: ирләр гәүдәмне зиратка күтәреп бара. Алар арасында Әхтәм хәзрәт тә бар. Мин, уйный-уйный, аның янында сикерәм. Тукта, Ләбүдә, сикермә, син кая барасың, кеше янында матур гына бар, дим икән үземә. Шуннан соң сикермичә генә атладым. Мине күмүчеләрне кабер эченә утырып, артларыннан карап, озатып калдым. Алар ерагая, ә мин борылырга да куркып утырам. Һәм сорау ишетәм. “Дөнья гамәле белән идарә итеп була ул. Менә мондагысына җавап биреп кара!” — диделәр. Чәчрәп уяндым, бөтен җиремә салкын тир бәреп чыккан иде».
Ләбүдә ападан: «Бу төшне ничек юрарга инде?» — дип сораганым хәтеремдә. «Намазга басарга вакыт җиткән. Аллаһы Тәгаләнең шуны белдерүе. Менә, сеңлем, кеше тормышы...» — дип, бик уйланып җавап биргән иде ул.
Әлеге төшне ике ел эчендә 4 тапкыр күрә Ләбүдә апа. Төше турында туган ягына кунакка баргач, апаларына да сөйли. Апалары: «Син шундый хикмәтле төшләр күреп тә, намазга басмадыңмени әле?» — дип шелтәлиләр. Шуннан соң озак та үтми, Ләбүдә апа район мәдрәсәсенә бара. Дини гыйлем ала, намаз тәртипләрен өйрәнеп, намазга баса.
Башкарган эшне рәхәтләнеп сөйләп була
2022 елның 28 сентябрендә авылыбызда борынгы мәчет белән бәйле чара үткәрергә ниятләдек. Ләбүдә апага шалтыраттым. «Килергә насыйп булсын», — диде. «Миңа кунаклар алдында мәчетебез турында сөйләргә туры килер, киңәшләреңне дә бир инде, Ләбүдә апа», — дидем. Чөнки беләм: Ләбүдә апа — тәҗрибәле оратор, аның киңәшләре — үзе бер мәктәп.
«Чыгышымны кәгазьгә язганым булмады минем. Син дә язма, — дип башлады Ләбүдә апа киңәшләрен. — Иң беренче план төзе. Бу пунктта нәрсә әйтергә телисең, икенчесендә нәрсә сөйлисең. Чыгыш башында ук нәрсә турында сөйләргә теләвеңне әйт. Шуннан план буенча су аккан кебек үзеннән-үзе бара, үзе башка килә ул. Әкрен-әкрен тарихка кереп китәсең. Халык тарихны тыңлый. Синең материалларың күп, сөбханалла. Эшләгән эшне рәхәтләнеп сөйләп була ул. Иң мөһиме: чыгыш башында тыңлаучыларны чын мөселманча сәламләргә онытма.
Бервакыт Чыңгыз Айтматов эзләре буенча (әнисенең тамырлары Кукмара төбәгендә) Казахстанның Алма-Ата шәһәренә бардык. Самолетта очканда шагыйрь Илфак Ибраһимов (Мирза), яныма килеп: “Чыгышыңны карап алыйм әле”, — диде. Сизеп торам, кирәк түгел сүз әйтеп ташламасын дип борчылуы. “Юк бит ул, — дим. — Күңелдә минем чыгыш”. “Залда сиңа ярдәмгә ике журналист була”, — диде дә китеп барды.
...Очрашуга халык искиткеч күп җыелган иде. Миңа сүз бирелгәч чыгып бастым да, залга күз салдым. Алгы рәттә үк бер бабай йокымсырап утыра. Әссәләмәгәләйкүм вә рахмәтүллаһи вә бәрәкәтүһ дип әйтүем булды, теге бабай, йокысыннан уянып, башын күтәрде. Әгәр Чыңгыз Айтматовның әнисе Нәгыймә апа исән булса, ул сезне шушы сүзләр белән сәламләр иде, дидем дә русчага күчтем. Сез Айтматовны үзләренеке итәргә уйлыйлар дип уйламагыз. Аның таланты ике милләткә генә түгел, бөтен милләткә дә җитә, дидем. Чыгыштан соң Илфак белән кабат очраштык. Сөйли алдыңмы, Ләбүдә апа, ди. Мин, шаяртып: “Үз-үземне мактап утыра алмыйм бит инде, журналистларыңнан сора”, — дидем. Тегеләре исә Ләбүдә апа чыгышын нәкъ журналистларча башлады, алар кебек үк тәмамлады дип, бик канәгать булып калуларын белдергәннәр».
Ләбүдә апаның һәр чыгышын тирән анализлавы күренеп тора. Аның чыгышларына тәвәккәллек, күзәтүчәнлек, ниндидер бер сөйкемле сөяге белән халыкны җәлеп итә белү хас иде. Ләбүдә апаның Казахстанга икенче баруында Татарстаннан килгән кешеләрнең чыгышларын кыскарталар. Барысы да Ләбүдә апага без әйтергә тиеш нәрсәләрне сиңа әйтергә туры килә дип борчылалар. Шул вакытта халык шагыйре Разил Вәлиев: «Кагылмагыз аңа. Аның һәр адымы үлчәнгән», — дип әйтеп куя. Соңыннан ул чорда Язучылар берлеге рәисе булып эшләгән Данил Салихов Ләбүдә апага: «Менә нәрсә турында сөйләргә кирәк иде. Чын дәрес бирдең син безгә», — дип, соклануын белдерә.
Инде авылыбызда булган очрашу турында. Берничә көннән дәвалануга ятарга тиеш иде Ләбүдә апа. Шуңа карамастан, мәчетебезне зурлап, тарихын хөрмәт итеп, авылыбызга килде ул. Остазыма бик рәхмәтле идем. Борынгы мәчетебез эчендә Ләбүдә апаны фотога да төшердем. Чын күңелдән мәчет язмышы өчен борчылып: «Нишләп алданрак белмәдек икән авылыгызда гасыр яшендәге мәчет барлыгын. Әле мәчетегезнең матчалары да шыгырдап тора икән», — дип сөенеп карап йөрде.
Авылыбызның агач мәчетендә намазлар укып, чәйләп алгач, зиратка барып, авыл халкын исламга дәгъвәт кылган Мөслим бабай кабере янында дога кылдык. Чара беткәч, бар халык дәррәү чыгу юлына борылды. Араларында Ләбүдә апа гына күренми. Эзләп киттем. Һәм... борынгы кабер ташы янында таптым. Ул таштагы язуларны бик тырышып сурәткә төшерә иде. Ләбүдә апаның ихласлыгына, тарихны яратуына сокланып карап тордым. Бу минутларда аның белән очрашу, аралашу мизгелләренең, истәлек фотоларының бик тиздән тарихта гына каласын мин әле белми идем...
Янымда бары тик чын дуслар гына
4 октябрьдә Ләбүдә апа янына хастаханәгә Зәм-зәм суы алып бардым. Авырулар янына керү катгый тыела, диделәр. Аллаһы Тәгаләнең могҗизасы белән миңа, бу киртәне җиңеллек белән үтеп, Ләбүдә апа белән очрашу насыйп булды. Рәхәтләнеп аралашып утырдык. Күбрәк Ләбүдә апа сөйләде. Музейда эшләгән вакытлары турында: «Эшем балам кебек иде, мин башлаганны җимермәсеннәр генә инде», — дип борчылуын да яшермәде. Кешеләргә кылган яхшылык, игелек турында сөйләштек. «АТП шоферларына бер игелек эшләргә насыйп булган иде. Берсе генә дә янымнан туктамыйча узып китмиләр», — дип, бик күңеле булуын әйтте. Мин кешеләрне күрә беләм, янымда бары тик чын дуслар гына дип, Җәлил, Рәдиф хәзрәтләр белән Камышлыга баруларын, Өркеш авылыннан Фәниябикә абыстайны искә алды. Бу җәйдә Удмуртиянең Татар Туймабаш авылына кайтып, бабалары каберенә таш куюлары турында шатланып сөйләде. Утыра торгач, сәгатьтән артык вакыт үтеп киткән.
«Аргансыңдыр инде, Ләбүдә апа, кузгалыйм», — дим.
«Юк, бер дә армадым, — ди Ләбүдә апа. — Беренче тапкыр гына түгел бит. Әлхәмдүлилләһ, монысын да кичерербез дип уйлыйм. Бер елны 21 көн реанимациядә ятып чыктым. 7нче шәһәр хастаханәсендә Кукмара кызлары күп эшли. Берсе соңыннан: “Хәлегез шулкадәр авыр иде, эшкә килгәч, сез яткан палатага керергә курка идем”, — дип әйтте. Хастаханәдән чыкканда палата табибы да: “Гомер буе шушында эшләдем. Сезнең кебек сабыр кешене күрмәдем”, — диде».
...«Беркемгә дә үпкәләмә, кеше сине үпкәләтерлек гамәл эшләгән икән, димәк, сәбәбе бар», — дип нәсыйхәт биргән иде Ләбүдә апа соңгы очрашуларның берсендә. Димәк, кылган гамәлләребез кешеләрне үпкәләтерлек булырга тиеш түгел.
Әлхәмдүлилләһ. Бүген дә Ләбүдә апаның мәгънәле, зирәк киңәшләрен тотып яшим. Киңәш, ярдәм сорап барган җиремдә колак салмасалар, күңелемне төшермим, үпкәләмим, юлымнан да кире борылмыйм. Ишектән чыгам да... ипләп кенә «тәрәзәдән» кире керәм.
Халык өчен, хаклык өчен, тарих өчен йөргәндә үҗәтлек күрсәтү дә бик кирәк. Тарих бер кешенеке генә була алмый. Аны өйрәнү өчен дә бик күпләрнең катнашуы мөһим. 25 елдан артык гомерен Кукмара төбәге тарихын өйрәнүгә багышлаган, районыбызның горурлыгы булып танылган Ләбүдә апам уйламыйча гына бирмәгәндер әлеге күркәм нәсыйхәтләрен.
Кояшны яктысыннан, яфракны агачыннан, утны ялкыныннан аерып булмаган кебек, җанга якын кешем, остазым, киңәшчем Ләбүдә апа турындагы матур хатирәләр дә онытылмас, күңел киңлекләремдә үз урынын алыр, иншалла.
Гүзәлия СӘЙФУЛЛИНА,
Түбән Үрәс-Казан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев