Кукмара яңалыклары

"Хезмәт даны" газетасы - Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Райондашыбызның йөрәк түреннән: Кайбер сүзләр йөрәктә мәңге кала

Менә шулай: кеше елмайса да, эчендә балачактан калган яралар булырга мөмкин.

Вакыт узган саен, кешеләр әйткән сүзләр онытыла кебек, ләкин кайберләре йөрәктә еллар буена кала икән. 
Минем дә кечкенәдән истә калган сүзләр бар. Бәлки аны әйткән кеше үзе күптән оныткандыр да, әмма мин ул сүзләрне һаман хәтерлим. 

Бала чакта һәр сүзгә ышанасың да бит. Кечкенә генә начар сүз дә күңелгә тирән кереп утырырга мөмкин икән. Мәктәптә укыганда кайбер кырыс укытучыларның: “Синнән берни чыкмас”, “Син булдыра алмыйсың”, – кебек сүзләрен ишеткәч, елыйсы килгән чак­лар күп булды. Хәзер мин үсеп җиттем, тормышым җитеш: үз эшем, менә дигән гаиләм бар. Ләкин кайчак шул сүзләр яңадан искә төшә. Әлеге кешеләр янына барып, күзләренә туры карыйсы килә. 

Менә шулай: кеше елмайса да, эчендә балачактан калган яралар булырга мөмкин. Шуңа күрә хәзер мин кешеләргә сүз белән бәрелмәскә тырышам. Чөнки кайбер сүзләр йөрәктә бик озак яши икән.

Алмаз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев