Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Райондашыбыз әнисе турындагы хатирәләре белән уртаклашты

Кадерле истәлекләр.

Әнием Мөршидә 1939 елның 10 февралендә Пычак авылында гади крестьян гаиләсендә туа. Аңа алты ай булганда, бабамны хәрби әзерлеккә алып китәләр. Ул башта Фин, аннан Бөек Ватан сугышында катнаша. 1941 елдан бабам хәбәрсез югалган булып санала. Шулай итеп, әнием әтисез кала. Аны әбием Әминә берүзе үстерә, кабат кияүгә чыкмый. Ул елларда хатын-кызга болай да авырга туры килә, ә яшәргә, кызны кеше итәргә кирәк. Бик тырыш һәм сабыр әбием колхозда да эшли, хуҗалыкны да алып бара.

Әнием 8 айлык кына булып дөньяга килә. Шунлыктан тугач та бераз хәлсезрәк була, әле ничек исән кала. Тәпи китеп, бераз үскәч, әнинең аяклары йөрүдән туктый. Әби аны халык медицинасы чаралары белән дәвалый. Озакламый ул кабат йөри башлый. Әбиемнең әйткәне хәтеремдә: «Ник шул вакытта кызымны дәваханәгә алып бармадым икән? Аның заманы андый түгел иде шул». Әйе, бик авыр сугыш чоры булган бит.

Әбием бердәнбер кызын барлык көчен биреп, яхшылап тәрбияләп үстерә. Баласы кабат авырмасын өчен, үзе булдыра алганча барысын да эшли. Әнием Мөршидә яхшы күңелле, тыйнак, тырыш була. Ул әдәби китаплар укырга ярата, матур итеп рәсем ясый, чигә. Аның чиккән әйберләре бик күп иде: кулъяулыклар, карават, тумбочка, өстәл япмалары һәм башкалар. Әлеге матур эшләрнең кайберләре әле дә саклана. Мин аларны якты истәлек итеп кадерлим. 

Әнием искиткеч матур, зифа сынлы иде. Куе, озын толымнары хәзер дә күз алдымда тора. Йөзе дә бик күркәм: куе кара кашлар, озын керфекләр... Кинодагы актрисалар кебек гүзәл иде ул. Ләкин шул сәламәтлеге генә үзен вакыт-вакыт сиздереп алды. Ул яшь вакытта да, сәламәтлеген яхшырту максатыннан, санаторий-профилакторийларга йөргән. 

Әти, туганнарына кунакка кайткан җирендә әнине очратып, аңа гашыйк була. Алар танышып, бераз очрашып йөргәннән соң, әти өйләнешергә тәкъдим ясый. Озакка сузып булмый, чөнки аның вакытлыча ялы ахырына якынлаша. Ул тумышы белән Красноярск якларыннан. Никах укытып, әнине үзе белән алып китә. Апам тугач, әти Кукмара ягында төпләник дип әйтә. Шулай итеп, әнинең туган ягына кайталар. Кукмарада йорт салып, мин тугач, шунда күчәләр. Әбием дә алар белән яши башлый. Әбинең авылдагы йортына җәйгә кайтып йөриләр. Әни белән җәй көннәрендә кыска юлдан бара идек. Күңелле чаклар иде ул! Сөйләшә-сөйләшә, көлешә-көлешә, юлның озынлыгын сизми дә калабыз.

Әнием нечкә күңелле булса да, кырыс күренә иде. Ул безне бик тәртипле итеп үстерде. Минем китапка мәхәббәт һәм рәсемгә сәләтем аннан күчкәндер, мөгаен. Фикерен үтемле итеп әйтә белде, һәрвакыт ярдәмчел, мәрхәмәтле, юмарт булды. Аңа киңәш сорап та килделәр, кешенең күңелен күтәрә иде ул. 
Әни сәламәтлеккә туенмаса да, гел хәрәкәттә булды, өйдә дә бер тик тора белмәде, үзен аямыйча, Халыкка көнкүреш хезмәт күрсәтү оешмасында химикатлар белән материал, киемнәрне буяучы булып эшләде. Тырышлыгы өчен күп кенә Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Ахыргы елларны хәтта вакытлыча ялга да чыкмады. Сәламәтлекне сакламасаң, авыру озак көттерми шул. 50 яшьтә аңа инсульт булды. Дәваханәгә салган җиреннән, анда ятмыйча, өйгә кайтты. Дүрт елдан соң янә инсульт кичереп, шуннан үлеп китте әниебез... Ул вакытта миңа унҗиде яшь иде. Аның үлеменнән соң томан эчендә йөргән кебек булдым. Ул көннәрне искә төшерүе бик авыр. Газизләре иртә киткән кешеләр мине аңлар, әлбәттә. 

Әниемә бик рәхмәтлемен. Ул безгә йөрәк җылысын бирде, тормышның кануннарын, язылмаган законнарын аңлатып, мирас итеп күңел байлыгын калдырды. Аның белән сөйләшеп утырулар һаман да хәтердә. Матурлыкны күрергә, яхшылыкны начарлыктан аера белергә, гадел, намуслы булырга өйрәтте. Син — минем йөрәгемдә якты маяк. Урының җәннәтнең түрендә булсын, әнием!

Фәридә Саматова, Кукмара 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев