Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Райондашларыбыз бәрәңге уңышлары ничек булуы турында сөйләделәр

Сораштыруыбыз шул хакта.

Җәй буе сулар сибеп, чүпләрен утап, тәрбияләп үстергән байлыкны да җыяр чак җитте. Суган-сарымсаклар инде үз урынын тапты, җиләк-җимеш, кыяр-помидорлар, ташкабактан да ниләр генә әзерләнмәде?! Ә менә бу көннәрдә күпләр бәрәңге казу белән мәшгуль. Икенче икмәкнең уңышы ничегрәк соң? Һава температурасының шактый кызу булуы, корылык бүлбеләргә зыян салмаганмы? Сораштыруыбыз шул хакта. 

Люция САБИРОВА, Зур Кукмара:

— Яшь бара бит, шуның өчен хәзер бакча тирәсендә җир җимертеп эшли алмыйбыз. Дилбегәне яшьләр кулына тапшырдык. Шөкер, яшелчәләр дә, җиләк-җимешләр дә быел мул булды. Чияне җыеп бетерерлек түгел иде, киленем карлыган, җиләкләрдән дә шактый кайнатма, компот ясады. Ә менә ел саен җимешләрдән сыгылып утыра торган алмагачларыбыз бу юлы ял итте, ахры, ник бер алмалары булсын! Бәрәңгегә килгәндә, икенче икмәк бакчаның якынча 3-4 сутый мәйданын алып тора. Яшел булгач, әле сабакларын да урмадык. Балалар ашарга казып алып керәләр дә: «Уңышы ул кадәр мактанырлык түгел», — диләр. Сәбәбе яңгырлар булмаудыр инде, һәрнәрсәгә дым кирәк бит. Башка елларда бакча башындагы елгадан су сиптерә идек тә, быел кул җитмәде. Ярар, булганын исән-сау җыеп алырга язсын. Бәрәңгенең сөяге юк, вагы да әрчелер. Җитмәгәнен сатып алырга мөмкин. Иң мөһиме — дөньялар тынычлансын да, Ходай сәламәтлектән, тигезлектән аермасын. 

Миләүшә ӘКБИРОВА, Каенсар:

— Бакчабызның мәйданы 10 сутыйлап бардыр. Бәрәңгене 9 майдан соң утырткан идек, шушы көннәрдә җыеп алдык. Балалар ялга кайтканчы сабакларын чабып, урынны әзерләп куйгач, эшләргә бик уңайлы булды. Аннары күмәк хезмәт ардырмый да бит ул. Берәүләр казый, икенчеләр чүпли, ә кемдер капчык тотып тора, дигәндәй... Күбрәк «Гала» дигән сортлы һәм кызыл күзәнәкле алсу төстәге бүлбеләргә игътибар бирәбез. Быел да шуларны утырткан идек, елның коры килүенә, яңгырлар ялындырып кына явуга карамастан, бик күп уңыш җыеп алдык, бер-бер артлы тезелеп киткән капчыкларны күреп күңел сөенде. Сары эчле, череми, саклау өчен уңайлы «Гала» сортлылары бер төптән берничә генә чыкса да, эре булды. Кайбер кеше: «Йомшаганнары бар, ара-тирә черекләре дә күренгәли», — ди. Без бер дә андыйларны очратмадык үзе, кышны ничек чыгарлар тагын. Бәрәңгенең эреләрен һәм утырту өчен булганнарын базга төшерәбез, ә инде ашарга кала, балалар алып китә торганнары өй астына салына. 

Светлана БИКБОВА, Танькино:

— Хәзер рәхәткә чыктык: инде берничә ел бәрәңге бакчасын кул белән эшкәртмибез. Авылдашыбыз Валерий Петров үзенең тракторы белән яз көне утырта, ә көзен казыта. Безгә җыярга гына кала. Күбрәк «Розари» һәм «Гала» сортларына өстенлек бирәбез. Икенче икмәкнең уңышы быел да яхшы, бәрәңге эре. Ашарга казып алып кергән саен сөенәбез. Бәрәнгенең сабакларын урдык инде, шушы көннәрдә Валерийның килгәнен көтәбез. Һава торышы гына үзгәреп, яңгырларга китә күрмәсен. Корыны җыю бик рәхәт. 

Фирдания ХИСАМЕТДИНОВА, Манзарас:

— Бәрәңгене 9 Май — Җиңү бәйрәме көнне утырткан идек, җыеп алмадык әле. Чөнки сабаклары ямь-яшел. Әбиләр чуагы булмый калмас, шунда казырбыз дип уйладык. Кызыл бәрәңге бик эре чыга, ә менә ак тәнлесе бераз ваграк. Август аенда 35 градуслы эсселәр булды бит әле, артык кызулыкның барыбер бәрәңгеләргә зыяны тими калмаган, арада пешкән сыман йомшап киткәннәре дә очрый. Безнең гаиләдә иремнән башка һәркем бәрәңге ризыкларын ярата. Кыстыбый, бәлеш, өчпочмак, мантыйдан өзелгән юк. Иптәшем — Казахстаннан. Ул бәрәңге ашап үсмәгән, шуңа исе китми. Ә менә мин үзем көн саен бәрәңге булса да каршы килмим. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев