Район үзәк дәваханәсендә эшләүче Венера Сафина: Эштән курыкмыйм
Хезмәт юлын башлаганына быел 30 ел тулган.
Район үзәк дәваханәсендә эшләүче Венера Сафина – балачак хыялына тугры калучыларның берсе. Аның хезмәт юлын башлаганына быел 30 ел тулган.
– Сабый чактан мин табибә дә, кибетче, тегүче, укытучы да түгел, ә шәфкать туташы булу турында хыялландым. Мәктәпне тәмамлагач, тормышка чыктым, балалар алып кайттым һәм 1994 елда район үзәк дәваханәсендә “сестра-хозяйка” вазыйфасына алындым. Өстемә ак халат кидем, үземә йөкләнгән бурычларны тиешенчә башкарам, эшлә инде тыныч кына шул урыныңда. Юк, күңел һаман каядыр ашкынды, шәфкать туташы образы күз алдымнан китмәде. Казан медицина көллиятенә укырга кердем, йөрәк түрендә йөрткән һөнәрне үзләштереп, дипломлы белгеч буларак, кабат дәваханәгә эшкә кайттым, – ди Венера Габтелфәрт кызы. – Дәваханәнең баш табиб урынбасары Римма Гафиятуллина аеруча зур теләктәшлек күрсәтте, үзенең төпле киңәшләре белән һәрчак ярдәм итте. Эпидемиолог табибы ярдәмчесе бала белән декрет ялында иде. Мине аның урынына билгеләделәр. Ә инде 2003 елдан хезмәт юлымны участок табибының шәфкать туташы буларак дәвам иттем. Балачактагы теләкнең тормышка ашуына сөенә-сөенә, ике дистә елга якын әлеге вазыйфада хезмәт куйдым.
Дәваханәнең өлкән шәфкать туташы Гүзәлия Гыйззәтуллина язмам герое турында: “Нинди генә эш йөкләсәң дә, җиренә җиткереп үти торган хезмәткәрләрнең берсе ул. Компьютерны яхшы белә, яңалыкларны тиз үзләштерә, белемен башкалар белән дә теләп уртаклаша. Авыручыларга хөрмәт белән карый, проблемалар килеп чыкканда, төбенә төшеп, аннан чыгу юлын эзли. Без аның хезмәтеннән канәгать”, – диде.
Венера Сафина диспансерлаштыру кабинетында, ә инде системага яңа төр программалар керә башлагач, мәгълүмати технологияләр белгече ярдәмчесе булып та эшли. Быелдан сәламәтлек саклау колл-үзәгендә медицина регистраторы вазыйфасына да бернидән курыкмый алына.
– Минем төп бурыч – пациентлар белән эшләү, – ди ул. – Ике елдан артык дәваханәгә килмәүчеләргә, диспансерлаштыру, һөнәри тикшерү узмаучыларның һәрберсенә шалтыратып, үзебезгә чакырам, кайсы кабинетка, нинди табиб янына керергә кирәклеген аңлатам, телефоннан элемтәгә чыгучыларны да тыңлыйм, ярдәм итәргә тырышам, система аша кергән сорауларга да җаваплар әзерлим. Бүгенге көндә исемлектә табибка шактый озак мөрәҗәгать итмәгән төрле яшьтәге 3,5 мең кеше бар. Кукмарада теркәлеп, башка шәһәрләрдә яшәүчеләр шактый. Вахта ысулы белән хезмәт куючылар да үзвакытында табиблар янына килә алмый. Алар белән аралашып, уртак бер нәтиҗәгә киләбез. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга, аларның гаиләләренә дә психологик ярдәм күрсәтәбез.
Эштән арып-талчыккан вакытларда кешегә сыенырга нык терәк, җылы оя кирәк. Язмам герое ул яктан бик бәхетле. Тормыш иптәшенә – кадерле хатын, өч баласына – газиз әни, дүрт оныгына – яраткан әби ул. “Йортыбыз бусагасын атлап керүгә, барлык борчу-мәшәкатьләр онытыла, – ди Венера ханым. – Гаилә тынычлыгында, саулыкта яшәүгә ни җитә?!”
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев