Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Район Мәдәният йортында мәктәп укучылары өчен «Батырлык дәресе» узды

Чара патриотик тәрбиягә багышланган иде.

Укучылар иң элек Нократ Аланыннан килгән «Эдельвейс» хәрби-спорт патриотик үзәгендә шөгыльләнүчеләрнең тактик-махсус хәзерлек һәм армия кул сугышы буенча күрсәтмә чыгышын карады.

Чарада район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина, район хәрби комиссары Альберт Гомәров, махсус хәрби операциядән вакытлыча ялга кайткан Руслан исемле райондашыбыз да чыгыш ясады. Укучылар хәрби юнәлештә белем бирүче уку йортлары турында белә алды. Гиннесс рекордлар китабына кертелгән якташыбыз, офицер Эльмир Хаҗиевның тормыш юлы, хәрби булу өчен аңа кемнең юнәлеш бирүе һәм хәзерге вакыттагы шөгыльләре хакында да сөйләве мавыктыргыч булды.

Укучылар "Батырлык дәресе"ннән кызыклы һәм бай мәгълүмат алып таралышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев