Район газетасы журналисты Әстерханда Бөтенроссия авыл Сабан туенда күргәннәре турында сөйләде
Сабантуй – бәйрәмнәрнең бәйрәме.
Барысы да чагыштыруда күренә
Заманча, уңайлы автобуста барганда нишлисең инде. Әлбәттә, тирә-яктагы табигатьне күзәтәсең, юлдашларың белән гәпләшәсең, черем итеп тә алгалыйсың. Әнә автобусның “Камчатка”сына урнашкан Зур Сәрдекнең “Чәчкә” бию ансамбле егетләре-кызлары ягыннан Салаватның “Салкын чәе” яңгырый. Аларга Поч.Кучукның “Кна вел” ансамбленә йөрүче яшьләр кушыла. Сокландым: сүзләрен дә беләләр, хәтта аңлыйбыз да, диләр. Ә “Карендәшләр” һәм өлкән буын – “Баламишкин”чыларыбыз әлегә ял итә, чөнки аларны да Әстерханның эссе кояшы астында чыгыш ясау көтә. Кукмара көрәшчеләре, “Инвожо”, “Сердәш”, “Сәйлән” һәм башка үзешчән коллективларыбыз шулай ук юлда – башка автобусларда бара.
...Яшеллеккә бай булган, юл читләре ялт итеп чистартылган Татарстан территориясен артта калдырып, Ульян, Сызрань, Саратов якларын узабыз. Бу төбәкләрдә бездәге кебек тәртип тә юк, чисталык ягы да аксый кебек күренде. Герой-шәһәр Волгоградны барганда да, кайтканда да төнлә үтеп киттек. Юлыбыз Калмыкия Республикасының да бер читенә эләгә икән. Монда инде бөтенләй башка тормыш башлана: табигать тә соры, берән-сәрән очраган каралты-куралары да инде күптәннән ремонт күрмәгән. Биредә ничектер төссез тормыш бара кебек тоела. Яшеллек юк, агачлар сирәк кенә үсә. Бик күп йорт-кураларның түбәләре шифердан ябылган, һәм алар да саргылт төс белән капланган. Бу инде – биредәге ком барханнарының “эше”дер. Тирә-якта – горизонтка кадәр сузылган буш җирләр. Тәбәнәк кенә куаклар, бик үк яшел булмаган үләннәр арасында йөргән сарык көтүе күзгә ташлана. Их, безнең “Урал”, Вахитов исемендәге, “Восток” хуҗалыклары бу тирәне “гөл” итәрләр иде дә... Биредә хәтта авыллардагы өйләр дә бер-берсеннән шактый читтә урнашкан. Күршеңә тоз алырга кергәнче, кем әйтмешли, плитә өстендәге бәрәңгең көеп бетәргә мөмкин. Әле иртәнге сәгать биштә юл өстендәге бер кафега тукталгач, бөтенләй югалып калдык: автобустан төшүгә һәркемне вак чебен сырып алды, автобусларга да тулды, хәтта авызыңны да ачарга куркып торырсың. Бу тирәдә яшәүчеләр моның кадәр көйсезлеккә ничек түзә икән?!
Әстерхан өлкәсенә килеп кергәндә анда-монда кечкенәрәк кенә мәйданны биләгән карбыз басулары күзгә ташлана. Әле аңа җитешергә иртәрәк, үсентеләр күтәрелеп кенә килә.
Идел елгасының култыгына урнашкан борынгы Әстерхан шәһәренең мәдәнияте һәм тарихы бай, күптөрле. Беренче тапкыр ул XII гасырның язма чыганакларында Алтын Урдага караган чорында искә алына. Россия дәүләте составына ул Әстерхан ханлыгын басып алган Иван Грозный ярдәмендә 1556 елда кергән. Шәһәрнең төп истәлекле урыны һәм визит карточкасы – Кремль. Урта гасырлар чоры корылмасының беренче агач ныгытмалары 1558 елда төзелә, тиздән таш белән алыштырыла. Яшеллеккә чумган, территориясендәге бизәлеше ягыннан заманча стиль белән элеккеге гасырны бергә бәйләгән, диварлары илебезнең күп кенә мөһим вакыйгаларының шаһитына әверелгән, этнографик һәм тарихи музей да булган Кремльгә кунаклар күп килә икән.
Әстерхан каласы - контрастлар каласы, дигән фикер туды. Чөнки узган гасырдан калган, инде авам-авам дип торган, тәрәзә-ишекләре ватылып беткән өйләр янында биек, заманча, матур йортлар төзелгән. Үзәк урамнарны үткәндә дә күптән җыештырылмаган чүп өеме күзгә ташлана. Күңелгә бары тик бер генә чагыштыру килә: мондый күренеш безнең Кукмарада булса, район җитәкчелеге беркемне дә йоклатмаса йоклатмый, әмма тәртип салачак!
Бу шәһәр төрле фонтаннарга һәм скульптураларга да бай. Моннан берничә ел элек яңартылган Идел елгасының яр буенда йөргәндә үзеңне курорт шәһәрендә кебек хис итәсең.
Биредә татар рухы сизелеп тора: җиде мәчет бар, диделәр, урамда мөселманча киенгән хатын-кызлар еш очрый. Без Муса Җәлил урамына урнашкан кунакханәдә төн кундык. Шәһәрдә Габдулла Тукайга һәйкәл дә куелган. Шулай ук “Татар базар” дип аталган сату үзәге дә бар икән. Сүз уңаеннан, анда кода-кодагые безнең районнан булган Саҗидә исемле эшмәкәр ханымның балык сату ноктасында “үзебезнекеләр” дип ташлама да ясадылар.
Три Протока – Җәмәле дигән сүз
Әстерхан өлкәсендә авыл Сабан туе 26 майда башланып китте. Бу көнне шәһәрдән ерак булмаган Старокучергановка (Иске Күчергән) авылында Татарстанның сәнгать осталары һәм коллективлары концерты булды. Ә 27 майда шулай ук шәһәрдән берничә чакрым гына ераклыкта булган Три Протока – Җәмәле авылы янындагы далада Сабантуй гөрләде.
Сабантуйның төп капкасын үтүгә үк илебезнең 40ка якын төбәгеннән килгән Бөтендөнья татар конгрессының татар оешмалары әгъзалары, вәкилләре Дагестан, Саратов, Свердловск, Төмән, Курган өлкәсе... дип язылган элмә такталарны күтәреп каршы ала. Гармунчы агайларның, җилкенә-җилкенә, татар моңнарын башкаруларын күреп, үзлегеннән йөрәк кысылып куя. Җирсүеме бу аларның, әллә без бергә булганда, татар яши дип, гармун күрекләре аша әйтүләреме... Аларны сәламләп, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Сабантуй сөлгесен колгага элгәндә, янәшәсендә булган Әстерхан өлкәсе губернаторы Игорь Бабушкин, Пермь крае губернаторы Дмитрий Махониннарны: “Элек Сабантуйларда менә шулай бүләк җыйганнар”, – дип таныштырды.
...Сабантуйның төп сәнгать мәйданында да татар моңы яңгырый, татар гармуны уйный. Аңа русларның “Боярушки...” җыры кушыла. Әнә сәнгать җитәкчесе, Татарстанның халык артисты Чулпан Закирова булган “Казан” бию ансамбле һәм республиканың башка коллективлары артистлары театральләштерелгән тамаша аша татар халкының элек-электән Сабантуй бәйрәменә әзерләнгәннәрен, аның ничек үтүен күрсәтсәләр, шул арада сәхнәгә йөгереп чыккан Әстерхан артистлары елга, диңгез яры буйларына урнашкан бу төбәкнең тормышның кайсы өлкәләрдә актив баруын, халкының ничек яшәвен җыр-бию аша тасвирлый. Әлеге Сабантуй прологында татар һәм әстерхан мәдәниятләренең үзара бәйләнеше нык булуы ачык чагылды.
- Чын күңелдән үзебезнең яраткан бәйрәмебез белән котлыйм. Сабантуй – дуслык бәйрәме. Ул безне берләштерә, татарларның, русларның, мариларның, удмуртларның, керәшеннәрнең һәм башка халыкларның бердәмлеген чагылдыра. Без барыбыз да зур Россиядә яшибез, - диде Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә.
“Әстерхан төбәге – кунакчыл җир. Бездә Сабантуй һәрвакыт зурлап бәйрәм ителә. Кыр эшләре тәмамлану бәйрәме белән! Әстерханда Сабантуй – халыкны берләштерү чарасы. Һәрберегезгә бәхет, сәламәтлек телим”, - диде губернатор Игорь Бабушкин да үз чыгышында.
https://vk.com/video-33406351_456241363
Ун гектарга якын мәйданны биләгән, 50 меңнән артык тамашачы килгән Сабантуйның бәйрәм мәйданчыкларында Татарстан, Дагестан, Ставрополь крае, Волгоград һәм Әстерхан өлкәләреннән 70тән артык останың декоратив-кулланма сәнгать эшләнмәләре күргәзмәсе, этно-авыл җирлеге тәкъдим ителде, шулай ук традицион һөнәрләр буенча мастер-шоу күрсәтелде. Теләгәннәр милли ризыклар белән сыйланды. Мордовия якларыннан килгән эшмәкәрләрнең казылыклары, Ставрополь өлкәсе умартачыларының баллары, җиләкләре дә яхшы сатылды. Сабантуйның өч сәнгать мәйданчыгында да көн дәвамында җыр-бию өзелмәде. Ат чабышыннан тыш, илдәге бердәнбер, инде биредә егерме елдан артык үткәрелүче дөядә узышуны карарга да меңәрләгән кеше килде.
Три Протока авылы халкының 58 процентын татарлар тәшкил итә икән. Ә татар авыллары нинди? Әлбәттә, төзек, бай. Бу авылны үтеп киткәндә дә шактый йортларның икешәр, өчәр катлы икәнен күрдек. Күбесенең бакчасында бәрәңге, алма-чияләр үсми, ә алар урынына зур-зур теплицалар урнаштырылган. Гомумән, янбакчаларда гына түгел, авылның кайда буш урыны бар, шунда рәт-рәт кыяр, помидор теплицалары тезелгән. Эшмәкәрләр, эшчән, булган халык яшәгәнен күрсәтүче ныклы дәлил инде бу. Шушы авылда туып-үскән, Сабантуй кунагы – хәзергесе көндә Махачкала шәһәрендә яшәүче Гөлбастан апа Корбанова да якташларының булдыклы халык икәнен горурланып сөйләде.
...Сабантуйның йөзек кашы булган, биредәге иң зур объект - Кукмара утарында, традицион татар ишегалдында көн дәвамында ничә меңләп кеше үтте икән? Кукмара үзешчәннәренең сәхнәсе яныннан китә алмыйча, рәхәтләнеп аларга кушылып җырлап, тыпырдап биеп торучылар үзләре үк бәйрәмнең бер бизәге булса, борынгы бәбәй арбасындагы курчакны кочаклап, ат арбасына утырып, сыер скульптурасы янәшәсендә истәлеккә фоторәсемнәргә төшүчеләрне күрү чираттагы тапкыр елмаерга мәҗбүр итте. Лубян урман көллияте хезмәткәрләре тәкъдим иткән үрелгән кәрзиннәрен дә яратып алдылар.
Кукмара итекләре сатылучы ноктада Әстерханның танылган теш табибы, төрекмән Ризабек Корбанов белән аралаштык.
- Моннан берничә атна элек далага килеп казык каккан, салкын җилгә, кар-яңгырга карамыйча, Кукмара төзүчеләренең шундый затлы, искиткеч матур утар – ишегалды төзүләре соклануга, зур мәртәбәгә лаек, - ди ул. - Гомумән, татарлар үзләренең эшчән, булдыклы булулары белән аерылып тора. Мин һәрвакыт җае чыкканда, аларны башкаларга үрнәк итеп күрсәтәм, сөйлим һәм үземә өлге итеп яшим. Күрәсезме: Кукмара итекләрен, Кукмара табаларын, өс киемнәрен халык ничек ошата? Чөнки алар нәкъ сезнеңчә, сыйфат белән, булсынга дип эшләнелгән.
Безнең ишегалдындагы татар өендә чиккән сөлгеләрне, тәрәзә пәрдәләрен, кулъяулыкларны, милли бизәнгечләр, музей хезмәткәрләре тарафыннан тәкъдим ителгән экспонатларны да халык кызыксынып карады, фоторәсемнәргә төште. Намаз вакыты җиткәч, биредә урын алган мәчеткә кереп, намаз укучы ике төрекмән егетен күргәч тә, әлеге хезмәтнең юкка сарыф ителмәгәнлеген аңладык. Утыннары очкыннар чәчеп торучы мичтән чыккан кайнар, майлы мич коймагыннан утарыбыз һәм дәрәҗәле кунакларның көн дәвамында бик теләп авыз итүләре дә күңелгә ошады.
- Биредәге татар халкы Сабантуйга, татарча сөйләшүгә сусаган. Күршедәге авыллардан, районнардан килүче татарлар күп, - диләр Кукмара итекләре белән сату итүче кызлар. - Алар безнең татарча сөйләшкәнебезне күреп сөенәләр, хәтта күз яшьләрен дә яшермиләр. Интернет челтәре эшләмәгәнлектән, кызганыч, банк картасы ярдәмендә сату-алуны башкарып булмады. Ә күпләрнең акчасы бары тик шунда гына. Әмма нәкъ менә безнең аяк киемнәребезне алу өчен, махсус өйләренә кайтып акча алып килүчеләрне күрү – меңнән артык чакрымны үтеп баруыбызны оныттырды да.
...Илнең кайсы гына төбәгендә булмасын, халкыбыз тарихи Ватаны - Казан белән элемтәне тоеп яши. Киләсе елда XIV Бөтенроссия авыл Сабан туе узачак Пермь өлкәсе губернаторы Дмитрий Махонин да Сабантуйны бөтен илдә яратуларына игътибарны юнәлтте. “Пермь якларында да Сабантуйны яраталар. Без 2024 елда бәйрәмне иң югары дәрәҗәдә уздырырга тырышачакбыз. Барыгызны да кунакка көтәбез”, - диде ул. Димәк, кем белә, бәлки Кукмараны бу якларда да тагын бер танылу көтәр әле. Гөлзада Сәфиуллина, җырчы һәм җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисткасы, Муса Җәлил премиясе лауреаты:
Кукмаралылар Татарстанның данын күтәрү өчен, бөтен эшне башкарганнар: йортларын төзегәннәр, мичен, мәчетен, музеен салганнар. Бөтен Татарстанның байлыгын алар монда алып килгәннәр. Ул рәшәткәләр, ул тәрәзә-ишекләрдәге, зур капкалардагы бизәкләр, дисеңме – болар һәммәсе татарның данын, татарның сәнгатен дөньяга таныта. Башка милләтләргә татарның кем икәнен күрсәтү, күтәрү өчен шуның кадәр зур эш башкарганнар. Ә бит бу быел гына түгел, федераль сабантуйлар саен! Шуңа күрә, шөкер, мин кукмаралыларыбыз өчен бик сөенәм. Шундый һөнәрчеләребез, татар җанлы милләттәшләребез, моны аңлаган җитәкчеләр булу – безнең өчен зур күрсәткеч.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев