Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова һәм кукмаралылар «Батырлык тартмасы” акциясендә катнашты

Акциядә районның барлык оешма-предприятиеләре актив катнашты.

Бүген район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова һәм район үзәк дәваханәсенең баш табибы Вадим Рәхмәтуллин Кыш бабай һәм Кар кызы белән бергәләп, район үзәк дәваханәсенең балаларны дәвалау бүлегендә булдылар. Алар сабыйларга Яңа ел күчтәнәчләре өләшеп, якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар, тизрәк савыгуларын теләделәр.

Әлеге күркәм чара “Бердәм Россия” партиясенең “Батырлык тартмасы” хәйрия акциясе кысаларында уздырылды. Акциядә районның барлык оешма-предприятиеләре актив катнашты.

Җыелган әйберләрнең бер өлеше шефлыкка алынган Луганск Халык Республикасының Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә яшәүче, шулай ук Казан дәваханәләрендә озак вакыт дәваланучы балаларга җибәрелде.

-Әлбәттә, үзебезнең район сабыйларын да игътибарсыз калдыра алмыйбыз. Бүген без аларны да шатландыру өчен килдек, - дип билгеләп үтте Резеда Гаянова.

Балалар һәм аларның әти-әниләре күрсәтелгән игътибар, җылы сүзләр һәм бүләкләр өчен оештыручыларга ихлас рәхмәтләрен белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев