Район башлыгы Сергей Димитриев кукмаралыларны һәм кунакларны бәйрәмнәр белән котлады
Ил, республикабыз ирешкән казанышларда районыбыз хезмәтчәннәренең дә саллы өлеше бар, диелә котлауда.
Район башлыгы Сергей Димитриев 29 август – Шәһәр көне,
30 август – Республика көне,
1 сентябрь – Белем көне уңаеннан кукмаралыларны һәм кунакларны якынлашып килүче бәйрәмнәр белән котлады:
– Ил, республикабыз ирешкән казанышларда районыбыз хезмәтчәннәренең дә саллы өлеше бар, – диелә котлауда. – Сәнәгать, мәгариф, авыл хуҗалыгы, төзелеш, мәдәният һәм спорт өлкәләрендә уңышларыбыз аз түгел. Районыбызда яшәүче төрле милләт вәкилләренең какшамас дуслыгы иҗади хезмәткә тулы мөмкинлекләр ача. Барыбызның да тырышлыгы үз төбәгебезне, республикабызны үстерүгә, ныгытуга юнәлдерелгән. Киләчәктә дә Татарстаныбыз чәчәк атсын, башкарган хезмәтебезнең уңай нәтиҗәләрен күрергә язсын.
Мәгариф тармагы хезмәткәрләренә, укучыларга, аларның әти-әниләренә дә яңа уку елында зур уңышлар телим. Илебезнең якты киләчәге бүгенге яшь буын кулында. Моны балалар үзләре дә, укытучылар да онытмасын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев