Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Район башлыгы Сергей Димитриев кукмаралыларны борчыган сорауларга җавап бирде

Проблемаларны хәл итү диалогтан башлана.

Район тормышында көндәлек мәшәкатьләр, җәмәгатьчелекне борчыган сораулар һәм тормыш шартларын яхшыртуга кагылышлы тәкъдимнәр беркайчан да кимеми. Халык яшәешенең һәр тармагы җитәкчелек белән даими аралашуны, проблемаларны уртаклашуны таләп итә.

Бүген район Советы бинасында райондашлар үзләрен борчыган сорауларын турыдан-туры район башлыгы Сергей Димитриевка җиткерә алды. Мондый очрашулар халыкка проблемалары белән уртаклашу, җитәкчелекнең исә аларны вакытында ишетеп, мөмкин кадәр тиз арада чишү юлларын табуы өчен әһәмиятле мәйданчык булып тора. 

Кешеләр көнүзәк сорауларны күтәреп, тормыш сыйфатын яхшыртуга кагылышлы тәкъдимнәрен дә белдерде. Кабул итү барышында яңа йортка электр линиясе сузу, юлларның торышы, авыл хуҗалыгы техникалары өлкәсендә хезмәттәшлек, район үзәк дәваханәсенә эшкә урнашу, торак белән тәэмин итү кебек сораулар яңгырады. 

Район җитәкчесе һәр мөрәҗәгатьне игътибар белән тыңлады, тиешле җаваплар бирде һәм проблемаларны хәл итү өчен җаваплы органнарга тапшырырга вәгъдә итте.

Мәчкәрә авылыннан килгән Мөнир хәзрәт Йосыпов — авыл тормышы өчен янып йөрүче кеше буларак, газетабыз битләрендә дә еш телгә алына. Бу юлы да аның гозере авылның торышы белән бәйле иде.

 

«Зиратка илтә торган юлга асфальт җәелде. Ул хәзер шактый биекләнде. Зират белән ике арада чокыр барлыкка килде, юлны бозып бетергәнче, таш салып, шуны рәтлисе иде», — диде ул, борчылуын белдереп. 

Шулай ук мәчетне күрергә, анда гыйбадәт кылырга кеше күп килүен дә сөенеп сөйләде. Шулай ук хәзрәт яңа төзекләндерелгән, бай тарихлы Беренче җәмигъ мәчетенә гыйбадәт кылырга килүчеләрнең артуын әйтеп, сөенечен дә уртаклашты. Авыл халкының тагын бер гозерен — клуб кирәклеген дә җиткерде.

Зур Кукмарадан Галимуллиннар гаиләсе «Сиксәнгә егерме» федераль программасы ярдәмендә яңа йортлы булган. Тик әлегә анда яшәп булмый, чөнки ут кермәгән икән.

«Хәзер яши торган йортыбыз бик иске, аны ремонтлап бетерерлек түгел, шуңа күрә тизрәк яңа йортка күчәсебез килә. Әлеге йорт безнең гаилә өчен кечкенә дә, бары 19 квадрат метр мәйданны били. Ә без гаиләдә җиде кеше — биш балабыз бар. Яңа йортның төзелеше күңелебезгә хуш килде, безгә шундый мөмкинлек биргәнегез өчен рәхмәт. Хәзер тизрәк электр линиясе сузарга кирәк», — дип мөрәҗәгать итте алар.

Галимуллиннар яңа урамдагы юл мәсьәләсен дә күтәрде.

Әлеге очрашулар — район җитәкчелеге белән халык арасында ачык аралашу булуын дәлилли. Мондый формат кешеләргә үз проблемаларын турыдан-туры җиткерергә, ә хакимияткә аларны оператив рәвештә өйрәнеп, мөмкин булган иң нәтиҗәле һәм реаль чишелешләр табарга ярдәм итә. Һәр мөрәҗәгать индивидуаль карала, һәм бу, үз чиратында, районда яшәүчеләрнең тормыш шартларын яхшыртуга тагын бер адым булып тора.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев