Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Район башлыгы җитәкчелегендәге төркем хисап җыелышын Лубян җирлегендә башлады

Ул үткән елгы эш нәтиҗәләренә багышланган иде.

Бүген район башлыгы Сергей Димитриев җитәкчелегендәге төркем Лубян җирлегендә булып кайтты. Анда 2022 елгы эш нәтиҗәләренә багышланган хисап җыелышы узды.

Лубян урман-техник көллияте директоры Рим Фәхрәзиев, Лубян урманчылыгы җитәкчесе Фәрдүс Хәбибрахманов, җирлек башлыгы Гүзәлия Тежикова һәм башкалар үткән ел башкарылган эшләр турында сөйләделәр.

Район башлыгы Сергей Димитриев районда дәүләт программаларының үтәлеше, сәнәгать һәм авыл хуҗалыкларындагы икътисади күрсәткечләр, алда торган бурычлар белән таныштырды. Ул шулай ук җирлекне яшәтү өчен эшмәкәрлекне үстерү, эш урыннары булдыру кирәклеге турында да билгеләп үтте. Демографик хәлнең начар булуы өчен борчылуын белдерде.

Чыгышлардан соң сорауларга җаваплар бирелде, хезмәт алдынгылары бүләкләнде.

Җыелыштан соң шәхси мәсьәләләр белән мөрәҗәгать итүче гражданнарны кабул итү булды. Анда һәркем үзен борчыган сораулар белән мөрәҗәгать итә алды.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев