Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Рәдиф хәзрәт Тимергалиев мөселманнарны Ураза бәйрәме белән котлады

Ураза гаете һәркемнең күңелен иман нуры белән нурландырсын, йортларыбызга бәрәкәт, иминлек, шатлык һәм бәйрәм рухы китерсен, диелә котлауда.

Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев мөселманнарны Ураза бәйрәме белән котлады.

«Аллаһның олуг рәхмәте вә ярдәме белән айлар солтаны булган Рамазан ае үтеп тә китте. Шушы изге, фазыйләтле чорны мөселманнар ихлас гамәл-гыйбадәттә үткәрергә тырышты: ураза тотты, тәравих намазлары укыды, сәдакаларын бирде, мохтаҗларга ярдәм итте, һәм менә без ислам динендә олуг саналган бәйрәмнәрнең берсен – мөбарәк Ураза гаетен каршы алабыз. 

Әлбәттә, иң мөһиме – шушы айда эшләгән изгелекләребезнең, кылган гыйбадәтләребезнең  кабул булуы. Хәзер без, Аллаһка ялварып, шуны сорыйк һәм, Рамазан ае тәмамлануга карамастан, тупланган савапларны югалтмыйча, ихлас иманыбызга нигезләнеп, алдагы тормышыбызда да Аллаһ Раббыбыз белән рухи элемтәне саклап, чын мөэмин-мөселман булып яшик. 

Мөхтәрәм кардәшләр! Кукмара мөхтәсибәте исеменнән сезне Ураза гаете белән ихлас күңелдән тәбрик итәм! Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларыбызны, кылган гыйбадәтләребезне, догаларыбызны кабуллардан кылсын! Ураза гаете һәркемнең күңелен иман нуры белән нурландырсын, йортларыбызга бәрәкәт, иминлек, шатлык һәм бәйрәм рухы китерсен, игелекле эшләргә һәм гамәлләргә әйдәсен, яңадан-яңа якты өметләр алып килсен! Бәйрәмебез мөбарәк булсын!» - диелә котлауда.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk