Агымдагы елда 6 кеше мошенниклар тозагына эләккән, 6 миллионга якын акча күчергән
о
Ялган юл белән акча үзләштерүчеләр һич кенә дә тынычланырга уйламый: көн тудымы, үзләренең ятьмәләренә кемне дә булса эләктерергә генә тора.
Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, хәзер инде кешеләргә килгән зыян меңнәрдә түгел, ә миллионнар белән исәпләнә.
«Мине ишетергә, тыңларга теләмәде»
Районыбыз авылларының берсендә яшәүче хатын-кыз хокук сагында торучыларга тормыш иптәше турында әнә шулай дип әйтә. Иренең мошенниклар белән аралашуын, төпсез "кое"га бата баруын күрә, әмма берни эшли алмый ул. Ахырдан көч-хәл белән аны полициягә алып килә.
— Шушы көннәрдә ир кеше интернет челтәрендә утырганда инвестиция платформаларының берсендә процентлар ярдәмендә яхшы гына акча эшләү турындагы белдерүгә тап була. Райондашыбыз үзен сынап карарга ниятли. Аралашу ватсап мессенджеры аша алып барыла, аңа эш тәртибен, акча салып барган саен табышның күбрәк булачагын аңлаталар. Ул исә иң элек 20 мең сум акча җибәреп карый, алга таба сумманы арттыра. Картада акчасы калмаганлыктан, онлайн рәвештә 400 мең сум кредит ала һәм тиешле счетка җибәрә. Хатыны аны кисәтә, ялгышасың, акылыңа кил дип үгетли. Тик җәмәгатен тыңлыйсы урынга әлеге ир кеше, талашып, өйдән үк чыгып китә. Шуннан соң ул күршесенә керә дә, бергәләп аның телефоныннан 900 мең сум кредит рәсмиләштерәләр. Элемтәнең икенче очындагы яңа "таныш«ы аңа бар да яхшы икәнен әйтә, гел акча өстәп торгач, «чылбыр» өзелми, димәк, табыш тагын да күбрәк булачак, тиздән күчерелгән акчаларның һәммәсен кайтарып бетерә алачагын ышандыра. Нәтиҗәдә беркатлы райондашыбыз 1 миллион 350 мең сум акчасыннан колак кага, — дип сөйләде әлеге факт турында район эчке эшләр бүлегенең оператив эшләр буенча полиция начальнигы урынбасары Илгиз Әхәтов. — Җайлы гына акча эшлим дип, мошенниклар тозагына төшкән ир-ат кырыгалдарлар турында яхшы белә, аяныч хәлләрне дә ишеткәне бар икән. Әмма никтер боларга ышанган. Тик менә эш узгач, үкенүдән файда юк.
Ышан, әмма тикшер
Полиция начальнигы урынбасары Илгиз Әхәтов алдагы райондашыбызның ялгышы турында да ачынып сөйләде. Хәл болай була:
— Әлеге ир-атның кәрәзле телефонына таныш түгел номердан шалтыраталар. Элемтәнең икенче очындагы кеше үзен Федераль иминлек хезмәтеннән дип таныштыра, аның картасы аша махсус хәрби операция зонасына зур күләмдә акча күчерелүен әйтә. Райондашыбыз бу фактны кире кага. «Димәк, бу эшне мошенниклар башкарган», — дип үз сүзендә тора алар. 1 миллион 400 мең сум акчаны имин счетка күчерергә кирәклеген ирештерәләр. Ялган юл белән акча үзләштерүчеләр зыян күрүченең барлык шәхси мәгълүматларын да төгәл итеп сөйләп бирә. Нәтиҗәдә райондашыбыз аларга ышана. Ул банктан кредитлар рәсмиләштерә һәм шалтыратучыларның таләбе буенча тиешле сумманы банкомат терминалы аша телефоннан әйтелгән счетларга күчерә, — ди Илгиз Әхәтов. — Шушы көннәрдә райондашыбыз безгә килеп гариза язды. Бу факт буенча да җинаять эше кузгатылды.
Терсәк якын, тик...
Читкә китеп эшләүче чираттагы райондашыбыз да хәзер үз гамәлләре өчен бик үкенәдер. Әмма терсәк якын да бит, тешләп кенә булмый...
Декабрь аенда әлеге ир кешенең кәрәзле телефоны шалтырый, һәм элемтәнең икенче очындагы хатын-кыз аның "Дәүләт хезмәтләр порталы«нда ачылган шәхси кабинетының паролен «ватып», анда читләр керүен, бу хакта тикшерүчегә гариза тапшырачагын әйтә. Берәр сәгатьтән ватсап мессенджерыннан икенче берәү хәбәргә чыга, ул инде үзен тикшерүче дип атый, сезнең шәхси мәгълүматларны кулланып, төрле банкларга кредит алу өчен гаризалар бирелгән, ди. Алга таба банк эмблемасы куелган номер белән өченче берәү шалтыратып, аңа банкларга барырга һәм мошенниклар кредит рәсмиләштерергә өлгергәнче гаризалар язып, тиз арада кредит алуның мөһимлеген аңлата. Ир кеше боларга, чыннан да, ышана. Өч төрле банктан иң элек — 600, соңыннан 250 һәм тагын 600 мең сум акча алып, аларны яңа "таныш«лары әйткән виртуаль счетларга банкомат аша күчереп бетерә.
— Әлеге ир туган ягына кайткан вакытта юлда гына гамәлләре турында уйлый һәм анализлый башлый. Бераздан ул үзенең тозакка эләгүен аңлый һәм тиз арада хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итә. Без аннан: «Бер дә шик тумадымыни?» — дип сораган идек. «Минем ул вакытта эшем дә бик күп булды. Шуның өчен аны-моны уйламадым, шалтыратучыларны мошенниклардан якларга телиләр дип уйладым», — дигән җавап алдык. Кызганыч. Хәзер аңа 1 миллион 450 мең сум кредит түләргә туры киләчәк, — ди Илгиз Әхәтов. — Бу хәлгә кадәр райондашыбыз ялган юл белән акча үзләштерүчеләр турында кисәтелгән буклетларга, мошенниклыкның иң таралган төрләре турындагы хәбәрләргә бөтенләй дә игътибар итми, ул турыда хәтта укымый да.
Тагын бер райондашыбызга, ялган банк хезмәткәре исеменнән хәбәргә чыгып, мошенниклар сезнең банк картасы мәгълүматлары ярдәмендә 450 мең сумга автокредит рәсмиләштерергә җыена дип әйтәләр, шәхси кабинетка кереп, дөреслеген тикшерергә кушалар. Әлеге хатын-кызның кәрәзле телефонына бераздан банк мөһере белән кредит рәсмиләштерү өчен гариза юллану хакындагы хәбәр дә килә.
— Бу СМС-хәбәрне күргән райондашыбыз куркуга кала. Ул кырыгалдарлар әйткән кушымтаны телефонына «йөкли». Аңа банк карталарыннан акчаларны алып бетерергә кушалар. Берсеннән — 47, икенчесеннән — 48, өченчесеннән 67 мең сум акчасын салдыра. Озак та тормый, мошенниклар сүзе белән банкомат аша 114 мең сум акчасын ниндидер чит счетка күчерә, — ди полиция начальнигы урынбасары. — Берникадәр вакыт үткәч, зыян күрүче хатын-кыз яңа "таныш«ына шалтырата. Ул: «Алдагы көнне бергәләп шул акчаларны кире алырбыз», — дип әйтә һәм югала. Менә шундый хәлләр!
Өстәмә акча эшлим дип...
Соңгы вакытта телефондагы мессенджерларга эш тәкъдим иткән хәбәрләр аеруча еш килә. Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, Кукмара районында яшәүче ханымга да интернет-кибетләрнең берсендә өстәмә акча эшләү мөмкинлеге турында язалар. Ни дә булса сатып аласың да, аның суммасына товарны сатуның 20 проценты да өстәлеп, акча кире сиңа кайта. Бу тәкъдим райондашыбызда кызыксыну уята. Шарт буенча товарны сатып алу өчен башка кешенең банк картасына акча күчерергә, шулай ук кәрәзле телефонга махсус кушымта йөкләргә, теркәлергә кирәк була. Зыян күрүче шулай эшли һәм онлайн-режимда үзенең керемнәрен күрә.
Алга таба аңа «инструктор» төрле эшләр, интернет-кибеттән берничә төр товар юллый. Райондашыбыз 4200 сумга сайлап ала, акча күчерә, чекны инструкторга җибәрә. Шуннан соң аның яңа "таныш«лары әйткән кушымтадагы шәхси кабинетына 5 мең 166 сум акча керә. Әмма алар тиз генә синеке булмый. «Әлеге акчаларны алу өчен янәдән 23 мең 870 сумлык товар сатып алырга кирәк», — дип яза администратор. Хатын-кыз анысын да күчерә. Алга таба сумма 63 мең 940 сумга күтәрелә. Ә инде киләсе биремдә сумма тагын да арта, 128 мең яисә 489 мең 800 сумлык товар аласы була. СМС-хәбәр белән килгән соңгы текстны күргән райондашыбыз боларның мошенниклар икәнен аңлый һәм полициягә мөрәҗәгать итә. Ул барлыгы 92 мең сумнан артык акчасыннан колак кага.
Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, узган ел районда мошенниклыкның — 88, ә банк карталарыннан акча урлауның 15 очрагы теркәлгән. Халыкка килгән зыян 8 миллион сумнан артыкны тәшкил итә. Шуларның якынча 2 миллион 340 мең сумы ияләренә кайтарылган.
Быел инде 6 кеше ялган юл белән акча эшләүчеләр капкынына эләккән. Районыбыз кешеләре якынча 6 миллион сум акчасыннан колак каккан. Бу фактлар буенча җинаять эшләре кузгатылган, тикшерү бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев