Кукмара яңалыклары

"Хезмәт даны" газетасы - Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Пычак урта мәктәбендә Фоат Галимуллин исемендәге төбәкара шигырь укучылар бәйгесеннән фоторепортаж

Кунаклар арасында Фоат абыйның якын туганы Асия ханым Хафизова, ветеран укытучы Вәсилә апа Җиһаншина да бар иде.

Пычак урта мәктәбендә мөхтәрәм якташыбыз, филология фәннәре докторы, әдәбият белгече, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, күпсанлы хезмәтләр, дәреслекләр авторы Фоат Галимуллин исемендәге төбәкара шигырь укучылар бәйгесенең йомгаклау кичәсе узды. 

Чарага шушы көннәрдә үзенең 85 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Фоат абый үзе, кызы Әлфия ханым, оныгы Айдар, якташларыбыз — КФУ укытучысы Гөлүсә Каюмова, «Киров өлкәсе татар конгрессы» өлкә иҗтимагый оешма рәисе урынбасары Шәмсия Хәлимова кайтты. Шулай ук район һәм күрше төбәкләрдән килгән шигъри җанлы, җыр-моң сөюче укучылар һәм укытучылар җыелды. Кунаклар арасында Фоат абыйның якын туганы Асия ханым Хафизова, ветеран укытучы Вәсилә апа Җиһаншина да бар иде. 

Шигъри бәйрәм истәлекләр белән уртаклашу, тәбрикләү сүзләре, конкурска тәкъдим ителгән иң яхшы чыгыш — шигырьләр һәм җырлар белән үрелеп барды. Сәхнәгә күтәрелгән кунаклар яшь буында туган телгә, милли мәдәнияткә һәм әдәбиятка карата кызыксыну уятуда мондый чараларның әһәмиятен ассызыклады.

«Туган якка кайту — минем өчен зур бәйрәм. Әллә ничә көн инде ашкынып, дулкынланып, әйтәсе сүзләремне барлап яшәдем. Мондый зур чараны минем исемгә багышлап уздыруыгыз, елдан-елга аны үстерә баруыгыз өчен зур рәхмәт», — диде Фоат Галимуллин. 

Бәйге «Йөрәктән чыккан иҗат», «Шигырь язам», «Татар шагыйрьләренең шигырьләрен уку», «Батырлык җыры» номинацияләрендә узды. Йомгаклау кичәсендә җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнеп, аларга дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Фоат Галимуллин исә һәр катнашучыга үзенең китапларын бүләк итте. 

Вәсилә ҖИҺАНШИНА:

— Мин — 37 ел мәгариф өлкәсендә хезмәт куеп лаеклы ялга чыккан укытучы. Укыту-тәрбия процессында без һәрчак Фоат абыйның ярдәмен тоеп эшләдек. Якташыбызга кайчан гына мөрәҗәгать итмә, бар мәшәкатьләрен читкә куеп, туган якларга очрашуларга кайтырга тырыша иде. 
«Көн дә сездән хәбәр бирә
Әкрен искән таң җиле. 
Һәркемгә дә җанга якын,
Кадерле туган җире»
, — дигән шигъри юллар белән кичәләрне башлап җибә­рүебез бүген дә истә. Фоат абый үзенең тырышлыгы белән зур уңышларга иреште. Без аның өчен чын күңелдән куанабыз. Яшь буын укытучыларына карап, мәктәбебезнең лаеклы дәвамчылары барлыгына сөенәбез.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев