Пычак урта мәктәбе укучысы: Дәү әти җиңү белән кайтты
Сәлахетдинов Биктимер Сәлахетдин улы сугышчан исемнәр ала.
Сугыш — ул авыр вакытлар, үлем, ачлык, җиңелү, җиңү. Безнең укытучылар, әти-әниләр аның турында шулай сөйлиләр. Сугышта булган һәркем — герой. Алар безгә тыныч җирдә тормыш бүләк иттеләр.
Минем дәү әти Сәлахетдинов Биктимер Сәлахетдин улы 1921 елда гаиләдә уникенче бала булып туган. Абыйлары-апалары үлеп беткән. Нәкъ менә шуңа күрә әтисе белән әнисе аңа «Биктимер» дигән исем кушканнар.
Аларның гаиләсен дә сугыш читләп узмаган. Минем дәү әти сугышта илебезне фашистлардан саклады, шунда яраланып, өенә исән-имин кайтты. Аның Ватан алдындагы казанышлары өчен төрле медальләре күп.
Дәү әти 7 сыйныфка кадәр мәктәптә укыган. Сугыштан соң ул «Әсәнбаш» колхозында колхозчы булып эшләгән.
Сугышта безнең дәү әти бик күп сугышчан исемнәр алды. 1941 елның 3 сентябрендә ул фронтка кызылармияче итеп 41нче гвардия-төзелеш дивизиясенә 126нчы строевой полкка мобилизацияләнә. 1942 елның 18 октябрендә 29 чаңгы бригадасында сапер итеп билгеләнә. 1943 елның 20 августында 159 сап.в.н бүлегендә «сержант» исеме бирелә. Ә 1944 елда яралана. 1945 елның 15 сентябрендә «старшина» исеме ала. 1946 елда «старшина полк взводы» исеме шулай ук бирелә. 1946 елның 22 октябрендә ул демобилизацияләнә.
Үземнең дәү әтине, кызганычка каршы, хәтерләмим. Ләкин ул безнең йөрәкләрдә яши. Аның истәлегенә мактаулы урында без фотосурәтләр, медальләр, исәпкә алынган хезмәт карточкасы, кызылармияче китабын саклыйбыз. Шулай ук безнең бабайның исемен «Алар җиңү белән кайттылар» дип аталган Кукмара районы китабына керттеләр. Барлык әйберләр безгә бик кадерле. Гаиләбездә шундый Герой булуы белән без бик горурланабыз!
Әминә Сәлахетдинова, Пычак урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы
Фото: гаилә архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев