Соңгы яңалыклар

Поезд астына эләгеп, ир-ат һәм cигез яшьлек кыз үлгән

Якынлашып килүче поездны күрүгә карамастан, ир-ат белән бала тимер юлга кергән.

Яшел Үзән районында Казан-Мәскәү поезды астына эләгеп, ир-ат һәм cигез яшьлек кыз үлгән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына шаһитлар хәбәр итте.

Фаҗига кичке сәгать 7 тирәсендә “774нче чакрым” платформасы янында булган.

Ир-ат 8 яшьлек кызның кулыннан тотып платформадан ерак түгел тимер юл аша чыккан.

Икесе дә Казан-Мәскәү пассажир поезды астына эләккән.

Хокук саклау органнары хезмәткәрләре фаҗига килеп чыгу сәбәпләрен ачыклыйлар.

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев