Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Поч.Сутерда махсус хәрби операциядәгеләргә маскировка челтәре үрделәр

Солдатларга ярдәм итүне 2022 елда башлаганнар.

Поч.Сутер авылында тырыш, бердәм халык яши. Махсус хәрби операция башланганнан бирле алар, күмәк көч белән, солдатларга ярдәм итә. Бу изге гамәлләре турында берничә мәртәбә газетага да язган булды. Узган атнада без килгәндә дә мәдәният йорты «гөр» килеп тора иде. Бу юлы алар маскировка челтәре үрергә җыелганнар икән.

Поч.Сутер мәдәният йорты директоры Людмила Иванова әлеге вазыйфаны 2002 елдан бирле башкара. Хезмәт тәҗрибәсе аңа эшне оештырганда да, кешеләр белән уртак тел тапканда да булыша. Солдатларга ярдәм итәргә дә менә никадәр кеше килгән бит. 

«Махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм итүне 2022 елдан башладык. Ничек булдыра алабыз, шулай булышабыз: блиндаж шәмнәре ясадык, йорт токмачы кистек, маскировка өчен челтәрләр дә үрдек. Бу юлы да блиндаж шәмнәре эзерләрбез дип уйлаган идек, әмма, ашыгыч рәвештә, сугыштагы авылдашыбызга маскировка челтәре кирәк булды», — диде ул.

Людмила Леонидовнаның ире дә үткән ел контракт төзеп, махсус хәрби операциягә киткән икән. Аңа кадәр металл савыт-сабалар заводында хезмәт куйган булган. Бервакыт ул да тиз арада маскировка челтәре сорап, гаиләсенә мөрәҗәгать иткән. Әмма андый кыска вакыт эчендә авыл халкы белән генә бу эшне башкарып чыгып булмый. Шуңа күрә металл савыт-сабалар заводы директоры Азат Заһидуллин күрше Киров өлкәсеннән 13 үрелгән челтәр табып биргән. Һәм Владимир Аввакумов ярдәме белән, ике көн эчендә, посылканы хәрбигә илтеп тапшырганнар. 

«Бу вакыйганы телефондагы социаль челтәрләрнең берсенә статуска куеп бардым. Барысы да безнең булышканны күрсеннәр, үрнәк алсыннар, солдатлар да тыл хезмәтенә ышансыннар, дидем. Бу статусларны „Абрам“ позывнойлы якташыбыз күреп алган һәм кызым Эльвирага: „Безгә дә булышыгыз әле“, — дип мөрәҗәгать иткән. Көз ае бит, агачларда яфраклар юк, бар җир ачык, шуңа күрә аларга, маскировка өчен, 300 квадрат метрга хәтле челтәр кирәк икән. Исәпләп караганнан соң, унҗиде челтәр килеп чыкты, әмма без аны 20 итеп эшләргә уйладык. Волонтерлардан сорап караган идек, безнең әлегә финанс мөмкинлекләре юк, диделәр. Шуннан соң үзебез гуманитар җыем ачарга булдык. Бик күп кешеләр кушылды, битараф калмаучыларга зур рәхмәт. Тыл эшләсә, фронтка җиңелрәк булачак», — диде Людмила Иванова.

Гуманитар җыем белән Эльвира Садыкова шөгыльләнә, махсус төркем булдыра. Анда җыелган сумма, алынган әйберләрне язып бара.

— Иң беренче, дуслар, туганнар, авылдашлардан гуманитар ярдәм җыюны әти һәм хәрби разведка өчен сорадым. Ул вакытта мунча кирәк-яраклары — себерке, мунчала, сөлгеләргә сорау бар иде. Бик күп кеше булышты. Кемдер себерке, носки, сөлгеләр алып килсә, акчалата бирүчеләр дә булды. Урманга барып, үзебез дә 65 мунча себеркесе бәйләдек. Барысын да хәрбиләргә тапшырдык. Алга таба маскировка челтәре кирәк булды. Аңа материаллар сатып алырга акча җыйганда да бик күп кеше кушылды. Бик сөендем, без үзебез генә түгел икән бит! — дип сөйләде ул. 

Җыелган суммага егерме челтәргә җитәрлек нигезен һәм материал сатып алалар. Билгеле, бу кадәр челтәрне почсутерлылар үзләре генә башкарып чыга алмый. Шуңа күрә Людмила Леонидовна башка җирлекләрдәге хезмәттәшләренә дә мөрәҗәгать иткән, алар барысы да ризалашканнар, кайсысы — бер, кайсысы ике челтәрне үз өстенә алган. 

«Авылдашлар белән социаль челтәрләрдә махсус төркемебез бар, аралашып торабыз. Клубта җыеласыбызны да шунда хәбәр итәм. Кемнәр клубка чыга алмый, тукымаларны өйләрендә кисеп китерәләр. Гуманитар ярдәм җыйганда да халык бердәм, һәрвакыт унбиш-егерме тартма озатабыз. Көннәр салкынга таба бара, шуңа күрә тиздән җылы киемнәр, продукция җыячакбыз», — диде мәдәният йорты җитәкчесе. 

Важашур җирлегеннән махсус хәрби операциягә барлыгы унбер кеше киткән, шуларның өчесе ил тынычлыгы өчен башларын салган. Җирлектә аларның исемнәрен мәңгеләштерү өстендә эшлиләр: мәдәният йортында кызыл почмак булдырганнар, мәктәптә мемориаль такталар урнаштыралар. Батырлар даны мәңгелек, ди алар, якташлары белән горурланып.

Елена Сергеева, Югары Шөн клубы мөдире:

— Минем танышларым арасында да махсус хәрби операциядә катнашучылар бар. Без егетләргә анда ничек авыр булуын аңларга һәм булдыра алган кадәр булышырга тиеш. Әлеге маскировка челтәрләре егетләрне явыз күзләрдән саклар дип ышанабыз. Миңа да хезмәттәшем маскировка челтәре үрү өчен материал бирде. Авылдашлар белән җыелып, әлеге эшне башкарып чыгарбыз, дип ышанам. 

Гөлшат Сабитова, Важашур:
— Мин инде пенсиядә, буш вакытым бар, шуңа күрә мондый эшләрдән читтә калмыйм, җыелу турында игъланны күрү белән, булышырга киләм. Өйдә утыруга караганда, безнең өчен бер шөгыль, физкультура бит бу. Кеше белән күрешәбез, аралашабыз. Иң мөһиме: тизрәк махсус хәрби операция бетеп, егетләр исән-имин туган якларына әйләнеп кайтсыннар иде.

Эльвира Садыкова әтисе Сергей Иванов турында тулырак сөйләде: 

— Әтине сугышка җибәрү авыр булса да, без аның белән горурланабыз. Аңа — 59 яшь. Ул — бик патриот кеше. Хәтта Яңа ел төнендә телевизордан гимн яңгыраганда да честь биреп басып тора. Миңа ватанпәрвәрлек хисләре әтидән бирелгәндер, дип уйлыйм. Мин дә бар күңелем һәм йөрәгем белән солдатлар янында. Аларга булышасым килә. Әти яшь вакытта армия хезмәтен Германиядә узган, артиллерист булган. Махсус хәрби операциягә китәм дигәч, хәрби билетын яшереп тә тордык, кемнең якын кешесен ут эченә җибәрәсе килсен инде?! Өстәвенә, пенсия яшенә җиткән олы кеше бит. Әгәр берәр нәрсә булса, мин сине каян табыйм, дидем. «Син мине күмеп куйма әле», — дип каршы төште. Ә нәрсәгә барырга телисең дигәч, «шулай кирәк» дип җавап бирде. Үткән ел исә барыбер теләгенә иреште: контракт төзеп китте. Аның позывное — «КМС». Ул разведчик булып хезмәт итә. Һәрвакыт алгы сызыкта. Әти — һөнәре буенча ветеринар. Бу белеме аңа бик күп солдатларны үлемнән коткарып калырга ярдәм итә. Хәтта әлеге хәрбиләр рәхмәт белдереп миңа язалар. Әти үзе дә махсус хәрби операция зонасына китү белән югалган иде. Безнең аны табу әкияттәге кебек булды. Банк картасына акча күчерәбез, аны Шахтерск шәһәрендә «салдыра», ә хәбәргә чыкмый. Ә анда иремнең әтисе яши. Акчаны «салдырган» минутта аңа шалтыратып, ул шул урынга барып, әтине табып бирде. Аның телефонын урлаганнар, ә ул номерларны яттан белми иде. Яңа телефон алгач, видеодан аралаштык. Чәчен алдырган, сакал-мыегын кырган әтине күреп шаккаттык. Шуннан бирле хәбәрләшеп торабыз. Әти шушы бер елдан артык вакыт эчендә ике тапкыр яраланды, күпме контузия алганының исәбе юк. Узган ел әтигә «Хезмәттәге аерымлык өчен» билгесе тапшырылды. Әтиебез һәрвакыт йөрәктә, без аны бик каты яратабыз һәм сагынабыз, гел борчылып торабыз. Исән-сау гына йөрсен. Әти еракта булса да, аның кыюлык һәм батырлык рухы һәрвакыт безнең белән. Ул безнең Ватанны саклый һәм ул — безнең Герой. 

Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев