Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Поч. Кучукта яшәүче Маний Алексеевна 90 яшьлеген билгеләп үтте

Юбилярга район башлыгының Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырдылар.

Поч. Кучук авылында гомер итүче Михайлова Маний Алексеевна шушы көннәрдә үзенең 90 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтте. Маний апаны гомер бәйрәме белән район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова, Поч. Кучук авыл җирлеге башлыгы Риналь Гыйниятовлар котлады, район башлыгының Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды.

Поч. Кучукта яшәүче Маний Алексеевна 90 яшьлеген билгеләп үтте

Маний Алексеевна гомер буе күмәк хуҗалыкта эшләп лаеклы ялга чыга. Тормыш иптәше Алексей Иванович белән дүрт балага гомер бирәләр. Аларның һәрберсенең үз тормышлары. Әбинең оныклары, оныкчыклары бар. 

Юбилярның янәшәсендә — кызы Любовь ханым. Алар күп еллар Нократ Аланында гомер итеп, лаеклы ялга чыккач, бирегә кайтып төпләнгәннәр.

Поч. Кучукта яшәүче Маний Алексеевна 90 яшьлеген билгеләп үтте

«Әниле булу — зур бәхет. Яшәсен иде әле», — ди ул.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев