Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Поч. Кучук җирлегендә хисап җыелышы үтте

Җирлек халкы белән район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова җитәкчелегендәге төркем очрашты.

Поч. Кучук авылында үткән елгы эш нәтиҗәләренә багышланган халык белән очрашу узды. Җирлек халкы белән район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова җитәкчелегендәге төркем очрашты.

Поч. Кучук җирлегендә хисап җыелышы үтте 

Поч. Кучук авыл җирлеге башлыгы Риналь Гыйниятов үзенең чыгышында җирлек тормышы белән таныштырды, булган проблемаларны әйтте. Җирлек 8 авылны берләштерә.

Авылларда яшәүче 982 кешенең 585е — эш яшендәгеләр, пенсионерлар — 237, 17 яшькә кадәрге балалар — 160. 2023 елда 7 бала дөньяга килгән, 23 кеше вафат булган, 5 пар үзләренең никахларын теркәгән, 1 пар аерылышкан. 

«„Үзара салым“ программасы буенча халыктан 1 миллион 680 мең 500 сум акча җыелган иде. Республика бюджетыннан 6 миллион 722 мең сум өстәлгәч, ул 8 миллион 402 мең 500 сумны тәшкил итте. Әлеге акчалар юлларны төзекләндерү һәм ремонтлауга, урам юлларын тәртиптә тотуга, юл асфальтлауга, чишмәләрне төзекләндерүгә, янгынга каршы җиһазлар, зират өчен кирәк-яраклар, су башнясы өчен насос, урам баганаларындагы яктыркычларны төзекләндерү һәм башка эшләр өчен тотылды», — дип сөйләде Риналь Гыйниятов. 

Поч. Кучук җирлегендә хисап җыелышы үтте 

Район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова районда дәүләт һәм республика программаларының үтәлеше, һәр тармакта башкарылган эшләр, сәнәгать һәм авыл хуҗалыкларындагы икътисади күрсәткечләр, алда торган бурычлар белән таныштырды.

Поч. Кучук җирлегендә хисап җыелышы үтте 

Чыгышлардан соң сорауларга җаваплар бирелде, алдынгылар бүләкләнде.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны» 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев